Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Җиңү диктанты - 2025 25.04.2025

25 нче апрель көнне укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз "Җиңү диктанты - 2025" халыкара тарихи акциясенә кушылдылар.
-
Казиле башлангыч мәктәбе укучылары табигатьне саклау буенча актив эшлиләр 25.04.2025

Казиле башлангыч мәктәбе укучылары табигатьне саклау буенча актив эшлиләр.
-
Табигать – ул безнең уртак байлыгыбыз 25.04.2025

Бүген 3 класс укучылары белән Бөтенроссия «Эколяталар көне» кысаларында экологик проблемаларга багышланган «Табигать – ул безнең уртак байлыгыбыз» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Укучылар урманны сакларга һәм якларга, анда яшәүче үсемлекләр һәм агачлар турында кайгыртырга кирәк дигән кагыйдәләрне ныгыттылар.
-
Бөтенроссия эколяталар көне 25.04.2025

Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2г сыйныф укучылары, бүген Бөтенроссия эколяталар көне булу уңаеннан, мәктәп тирәсенә агач утыртуда катнаштылар.Табигатьнең чын дуслары булган укучылар утырткан агачлар тирә-юньгә ямь биреп, экологиянең тагын да яхшыруына китерү максаты белән башкарылган эш кызыклы да, файдалы булды.
-
Табигатьне яратыйк, аның дуслары булыйк! 25.04.2025

25 нче апрель бөтендөнья эколяталар көне. Шушы уңайдан 3-4 класс укучылары белән Тәһәү чишмәсен чистарттык. Табигатьне яратыйк, аның дуслары булыйк.
-
Эколяталар - табигатьнең чын дуслары 25.04.2025

25 нче апрель - Бөтенроссия эколяталар көне. Эколяталар - табигатьнең чын дуслары, әйләнә-тирә мохитны яратучы һәм табигатьне саклаучы балалар. Әлеге уңайдан Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 Г сыйныф укучылары авылыбызның борынгы чишмәләренең берсе -"Тәһау" чишмәсен чүп-чарлардан чистарттылар.
-
Всероссийский "День Эколят" 25.04.2025

Сегодня, в рамках Всероссийского "Дня Эколят", во 2 классе был проведён урок "Познаём природу с Эколятами".
-
Куркынычсыз тәгәрмәч - 2025 24.04.2025

24 нче апрель көнне районда "Куркынычсыз тәгәрмәч - 2025" конкурсы булып узды. Мондый конкурслар балаларга юлларда куркынычсызлык күнекмәләрен тәрбияләргә ярдәм итә: велосипедны ничек дөрес йөртергә, юлдагы куркыныч хәлдә зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтергә, бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча нинди мәгълүматка ия булырга. Сәламәтлекне һәм тормышны саклап калу өчен безгэ боларның барысын да белергә кирәк.
-
Җылы һәм күңелле очрашу 23.04.2025

23 нче апрель көнне махсус-хәрби операциядә катнашучы, вакытлыча ялга кайткан укучыбыз, Мөндеш авылы егете Әскәров Ринас Ильяс улы белән бик матур, җылы очрашу булды.
-
Мин Арча баласы 23.04.2025

23 нче апрель көнне укучыларыбыз "Мин Арча баласы" проекты кысаларында Арча тарихы буенча, квест-уенда катнашып кайттылар. 8 нче сыйныф укучылары Шәрәпова Зилә - 2 нче, Бәйрәмова Ралинә һәм Әхмәтова Ильвина - 3 нче урынны яулап кайттылар. Молодцы!








