Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
12 нче апрель - космонавтика көне 12.04.2025

1961 елның 12 апреле – дөнья күләмендә тарихка кереп калган истәлекле дата. Бу көнне космоска кешелек тарихында беренче пилотлы очыш ясалды. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Шул уңайдан, башлангыч сыйныф укучылары өчен класс сәгате үткәрелде. Укучылар матур рәсемнәр дә ясап алып килделәр. Молодцы!
-
Обелискны карап, чистартып тору - безнең изге бурычыбыз 12.04.2025

Бөек Жиңүгә багышланган обелиск барыбыз өчен дә кадерле санала. Без hәрберебез дә өлкәннәребезгә рәхмәтле. Әлеге обелискны карап, чистартып тору безнең изге бурычыбыз булып тора. Шуңа күрә мәктәбебезнең Җиңү волонтерлары аны hәрдаим карап, чистартып торалар.
-
Волейбол ярышлары 12.04.2025

12 нче апрельдә Хәкимов Д. Г. исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә “Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Сабиров Айдар Фәрит улы призына волейбол ярышлары булып узды. Ярышта укучылар, укытучылар, Иске Кырлай авыл җирлеге яшьләре командалары көч сынашты. Ярышта җиңгән командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ярышны оештыруда матди ярдәм күрсәткән Айдар Фәрит улына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Проект эшләрен яклау 11.04.2025

Бүген 2, 4 нче сыйныф укучылары проект эшләрен якладылар. Барлык укучылар да бик яхшы әзерләнгәннәр. Һәр эш бик кызык, мәгълүмати hәм үзенчәлекле иде.
-
Каен бөресе җыеп тапшырылды 08.04.2025

Укучыларыбыз язгы каникул чорында каен бөресе җыеп, киптерү эше белән шөгыльләнделәр. Һәрбер укучы тиешле норманы үтәп, бөреләрне алып килеп тапшырды. Бу акциядә катнашкан барлык укучыларга, әти-әниләргә зур рәхмәт!
-
Разговоры о важном. День единения народов России и Беларуси. Союзное государство 07.04.2025

Сегодня прошло очередное занятие из цикла "Разговоры о важном". Занятие приурочено к празднованию Дня единения народов России и Беларуси и посвящено укреплению союзных отношений между двумя странами.
-
Укучыларыбыз "Солдатка хат" акциясендә катнаштылар 07.04.2025

Укучыларыбыз "Солдатка хат" акциясендә катнаштылар. Балалар үз хатларында хәзерге вакытта хәрби бурычларын үтәүче солдатларга илебезнең тынычлыгы өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Хәрби бурычларын уңышлы үтәп, исән-сау өйләренә кайтуларын теләделәр.
-
Язгы өмәләр башланды 05.04.2025

Укучыларыбыз тырышып язгы өмәдә катнаштылар. Молодцы!
-
Кошлар – безнең дусларыбыз 01.04.2025

1 нче апрель ел саен Халыкара кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, озынайтылган көн төркемендә тәрбияләнүче балалар өчен “Кошлар – безнең дусларыбыз” дигән темага танып-белү сәгате үткәрелде. Балалар матур итеп рәсем дә ясадылар.
-
"Чишмә башы" газетасының чираттагы саны 27.03.2025

Мәктәбебездә ай саен чыгып бара торган "Чишмә башы" газетасы дөнья күрде. Сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Рәхим итеп укыгыз!








