Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 311 312 313 314 315 316 317 318 319 ( 320 ) >>
-
Очрашу 08.04.2014

8 апрель көнне лицеебызга Яңа Кенәр янгын сүндерү булеге җитәкчесе Ахметов Хәниф килде.Ул пожар куркынычсызлыгы турында сөйләде.Пожар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты.Статистика белән таныштырды.
-
Әлифба бәйрәме. 05.04.2014

Яңа Кенәр лицее филиалы булган Югары Оры башлангыч мәктәбендә "Әлифба" бәйрәме үтте.
Әлифба,әлифба.
Китәсең бит инде.
Җыр итеп җырлыйбыз,
Иң соңгы битеңне!
-
Котлыйбыз! 03.04.2014

Район күләмендә үткәрелгән "Шигырь сөйләүчеләр" конкурсында 3 нче класс укучысы Хайруллина Азалия 3 урынны алды.Класс җитәкчесе- Муртазина Гүзәл Габделфәрт кызы.Аны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Котлыйбыз! 02.04.2014

Бүген лицейга Арча районының Яшьләр эшләре,спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Сагитов Зиннур Вагыйзович килде.Ул лицейның физкультура укытучысы Аглямов Равил Мухлис улын Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы дигән күкрәк билгесе белән бүләкләде.Равил Мөхлис улын чын күңелдән котлыйбыз.Аңа эшендә һәм тормышында зур уңышлар телибез.
-
Волейбол ярышы. 02.04.2014

Яңа Кенәр лицее командасы республика буенча үткәрелгән волейбол ярышында 2 урынны яулады.Аларны чын күңелебездән шундый зур җиңүләре белән котлыйбыз.
-
IV чирек башланды.
01.04.2014
Каникуллар тәмам.Бүгеннән соңгы чирекне башлыйбыз.Барыгызга да уңышлар телибез.
-
"Йолдызлык"фестиваленең зона этабы 29.03.2014

26 мартта Теләчедә"Созвездие-Йолдызлык"фестиваленең зона этабы үтте.Безнең лицейның 10 класс укучысы Бакиев Раил анда уңышлы чыгыш ясады.Аны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Очрашу. 27.03.2014

Кичә лицейда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Бариев Марат Мансурович белән очрашу булды.Ул мәктәп белән танышты, безне борчыган сорауларга җавап бирде.Марат Мансурович Кырымдагы хәлләр турында сөйләде.Очрашу бездә уңай тәэсирләр калдырды.
-
Волейбол ярышы. 26.03.2014

Бүген бездә профсоюз членнары арасында волейбол ярышы булды.Анда "Олимп"спорт мәктәбе коллективы беренче урынны алды.Яңа Кенәр лицее коллективы икенче урынны алды.Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз.
-
Пробный ГИА,ЕГЭ
24.03.2014
9,11 класс укучылары өчен каникул көннәрендә имтиханнарга әзерлек дәресләре дәвам итә.Шулай ук чыгарылыш класс укучылары үзләренең белемнәрен сынап карау өчен пробный ГИА һәм ЕГЭ да катнашалар.








