Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 311 312 313 314 315 316 317 318 ( 319 ) 320 >>
-
Фәнни -Гамәли конференция 21.04.2014

19 апрель көнне Галимҗан Ибраһимов исемендәге VI Республика фәнни-гамәли конференциясендә безнең лицейның 8 класс укучысы Сафина Илүзә катнашты һәм II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.(укытучы Габдрахманова И.М.).Аны чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз.
-
Маликовлар гаиләсе бездә кунакта. 19.04.2014

Бүген лицейга Муса Маликов,Гайсә Маликов һәм Гүзәл Маликовалар кунакка килделәр .Алар бик матур концерт куйдылар .Гайсә Маликов төрле уен коралларында уйнады,Муса Маликов үзенең иҗаты белән таныштырды.Концетр укучыларга бик ошады.
-
Математик фестиваль 17.04.2014

16 апрель көнне Яңа Кенәр лицеенда республика күләмендә математик фестиваль булды.Анда барлыгы 8 районнан математика укытучылары килгән иде.Алар ачык дәресләр карадылар,мастер-класс күрсәттеләр.үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.Фестиваль бик эшлекле һәм күңелле үтте.
-
Волейбол ярышы. 14.04.2014

12 апрель көнне Яңа Кенәр лицеенда укучылар арасында волейбол ярышының зона этабы үтте.Анда Яңа Кырлай урта мәктәбе.Шушмабаш урта мәктәбе,Ашытбаш урта мәктәбе,Апаз урта мәктәбе,Яңа Кенәр лицее командалары катнашты.Яңа Кенәр лицее командасы беренче урынны алды Аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Гагарин белән 108 минут 12.04.2014

9 сәгать 7 минутта Гагаринның космоска очуы турындагы фильм белән башланып киткән кичә,космонавтикага багышланган шигырьләр,җырлар белән үрелеп барды.Гагаринның очыштан соңгы тормышы турындагы "Семь лет одиночество"дигән фильм күрсәтелде.
-
Зихангириада. 11.04.2014

11 апрель көнне җиһангирлар отряды(5А классы) һәм 5Б класслары арасында космонавтика көненә багышланган сорт ярышы үтте.Күп төрле сынаулардан соң 5Б классы командасы беренче урынны алды.Аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Космонавтика атналыгы. 10.04.2014

Лицейда космонавтика атналыгы кысаларында төрле чаралар үткәрелә. Космонавтикага багышланган рәсемнәр һәм эшләнмәләр конкурсы булды Укучылар бу конкурста бик теләп катнаштылар.
-
Ата-аналар җыелышы. 10.04.2014

10 апрель көнне Яңа Кенәр филиалы Түбән Оры башлангыч мәктәбендә ата-аналар өчен "Ачык ишекләр" көне булды.Әти-әниләр дәресләрдә булдылар.
-
Лицейда информатика көне 09.04.2014

Яңа Кенәр лицеенда "Информатика көне" кысаларында 5А классы һәм 5Б класслары арасында "Информатика иленә сәяхәт" дигән конкурс үткәрелде.Алар информатика иленә 7 станция аша хәрәкәт иттеләр.Шушы станциядәге конкурслар нәтиҗәсендә 5а классының "Прогресс" командасы беренче урынны алды.Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз,аларга уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 08.04.2014

8 апрель көнне иртәнге линейкада Татарстан Республикасының беренче презеденты М.Ш.Шәймиев кубогына татар-башкорт көрәше буенча үткәрелгән республика ярышында 1 урынны алган Иванов Рәмисне(8 класс),3 нче урын алган Ахметзянов Фидаилне(9 класс) тәбрик иттеләр.Аларна чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.








