Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 311 312 313 314 315 ( 316 ) 317 318 319 320 >>
-
Химия һәм хокук фәненнән БДИ
11.06.2014
Бүген 11 класс укучылары химия һәм хокук фәненнән Бердәм Дәүләт Имтиханы тапшыралар.Аларга уңышлар телибез.
-
Сабантуй бәйрәме 09.06.2014

Авылларда.район үзәкләрендә гөрләп Сабантуй бәйрәме узды.Анда олысы-кечесе,яше-карты,балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.Төрле уеннарда катнаштылар,биеделәр.Бәйрәм һәркем күңелендә якты эз калдырды.
-
Балалар өчен Сабантуй 01.06.2014

1 июнь –Балаларны яклау көнендә Түбән Оры башлангыч мәктәбе укытучылар балалар өчен Сабантуй уздырдылар. Алдагы көндә балалар авыл буйлап бәйге җыйдылар. Сабантуй бәйрәмен карарга күрше авыллардан һәм шәһәрдән кайткан кунаклар килде. Кибетләр эшләп торды. Мичтә пешкән коймак ашау һәм кайнап торган самовардан чәй эчү белән башланып китте. Балалар концерт куйдылар, рәхәтләнеп уеннар уйнадылар. Сабантуй бик күңелле узды.
-
Математикадан ГИА
31.05.2014
31 май көнне 9 класс укучылары математика фәненнән ГИА тапшырдылар.
-
Китапханәдә экскурсиядә. 29.05.2014

29 май көнне Түбән Оры башлангыч мәктәбе укучылары Сөрде авылы китапханәсенә экскурсиягә бардылар.Китапханәче Валиева Албина укучыларны китапханә белән ,андагы китаплар белән таныштырды,наркомания турында әңгәмә алып барды.Укучылар "Наркомания -ак үлем "дигән темага рәсемнәр алып килгәннәр иде.Экскурсия укучыларга бик ошады.
-
Каникулга киткәндә... 28.05.2014

Бүген Яңа Кенәр лицееның 3А,3Б класс укучылары янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ахметов Ханиф абый белән очраштылар.Ул укучыларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатты.Җәйге ял вакытында кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклеген искәртте.Каникул вакытында тагы да игътибарлы булырга кирәклеген әйтте.
-
ГТО значоклары тапшырылды 27.05.2014

Бүген лицейда линейка вакытында ГТО нормаларын тапшырган укучыларга значоклар тапшырдылар.Укучылар алтын һәм көмеш значокларга ия булдылар.Аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме. 25.05.2014

Кичә лицейда соңгы кыңгырау бәйрәме узды .Анда әти-әниләр,ветеран укытучылар,кунаклар катнашты.Алар һәркайсы чыгарылыш класс укучыларына үзләренең теләкләрен җиткерделәр.Үз чиратында чыгарылыш класс укучылары әти-әниләргә ,укытучыларга рәхмәт сзләрен әйттеләр.
-
Бәйрәм белән! 24.05.2014

Бүген күңелле дә ,шул ук вакытты моңсу да кән.Бүген соңгы кыңгырау бәйрәме.Барлык укытучыларны,чыгарылыш класс укучыларын бәйрәм белән котлыйбыз.Чыгарылыш класс укучыларына алдагы тормышларында уңышлар телибез.
-
Яшә жирдә эз калдырып 20.05.2014

20 май көнне Мәдәният йортында Әлфия Бәдретдиновага багышланган"Яшә жирдә эз калдырып" дип исемләнгэн чара уздырылды. Бу чарада лицеебызнын 4 сыйныф укучылары катнашты алар Әлфия апага изге теләкләрен жырларын биюләрен бүләк иттеләр.








