Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 ( 287 ) 288 289 290 >>
-
Мониторинг 18.04.2015

Бүген 10 класс укучылары рус теле фәненән мониторинг үттеләр.ABBYY Мониторинг оештырган бу мониторинг 11 класста үтәчәк ЕГЭ га ошаган.Укучылар маниторингны эшләп,үзләренең белемнәрен тикшерделәр.
-
Спектакль карадык.
18.04.2015
18 апрель көнне 8,11 класс укучылары Г.Камал театрына спектакль карарга бардылар.Алар драматург Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган "Мәхәббәт FM" спектаклен карадылар.Спектакль укучыларга бик ошады.
-
4 классларда мониторинг 17.04.2015

Бүген 4 класс укучылары проект эше эшләделәр.Алар группаларга бүленеп метапредмет эшчәнлек формалаштыруны бәяләү буенча проект эше башкардылар.
-
Шашка ярышы 17.04.2015

Яңа Кенәр урта мәктәбендә укучылар арасында шашка ярышы үтте.Бу ярышта җиңгән укучылар 21 апрель көнне ААрча шәһәренә район буенча үткәрелә торган шашка ярышына барачаклар.Аларга уңышлар телибез.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 17.04.2015

Тарих,җәмгыять ,татар теле атналыгы кысаларында тарих һәм җәмгыять укытучысы укытучысы Сагдиев Р. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган очрашу үткәрде.Очрашуга Бөек Ватан сугышы ветераны Сәфәров мидхәт абый килгән иде.Ул укучыларны үзенең истәлекләре белән таныштырды.Сугыш вакытында,сугыштан соңгы еллардагы авыр вакытлар турында сөйләде.Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
4 классларда мониторинг 15.04.2015

15 апрельдән башлап 4 класс укучыларының белем дәрәҗәләрен тикшерү буенча мониторинг үткәрелә.Бүген алар "Литературное чтение" фәненән тест эшләделәр.Мониторингта филиал мәктәпләрдән килгән укучылар белән бергә 42 укучы катнашты.
-
КФУ олимпиадасы 15.04.2015

Татар теле буенча КФУ уздырган регионал предмет олимпиадасында Яңа Кенәр урта мәктәбенең 10 класс укучысы Галиева Ләйсән катнашты һәм икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.Ләйсәнне һәм җитәкчесе Габдрахманова И.М. чын күңелдән котлыйбыз.Ләйсәнгә уңышлар телибез.
-
Әдәби кичә. 14.04.2015

2015 нче ел-әдәбият елы уңаеннан Яңа Кенәр урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары үзешчән шагыйрь,табиб Исмагилов Ирек Исхакович иҗатына багышланган әдәби кичәдә катнашты.Алар Ирек Исхаковичның иҗаты белән якынрак танышып,үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.
-
Котлыйбыз! 14.04.2015

11 апрель көнне Хәсәшаих гомумим белем бирү мәктәбендә татар-башкорт көрәше буенча 1999-2001 елгы егетләр арасында ООО "АФ Ватан" призына ярышлар үтте.Бу ярыш Татарстан республикасының беренче Презеденты кубогына ачык турнирга сайлап алу ярышы иде.Анда Яңа Кенәр урта мәктәбе командасы да катнашты һәм беренче урынны алды.алар дипломнар һәм кубок белән бүләкләнделәр.Егетләрне чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.
-
12 апрель-космонавтика көне 13.04.2015

12 апрель көнне кешенең беренче тапкыр космоска чыккан көнен -комонавтика көнен билгеләп үтәләр.Яңа Кенәр урта мәктәбендә дә бу көн зурлап билгеләп үтелде.Бәйрәм район мәгариф җитәкчесе Дәүләтбаев З.М.ның котлавы белән башланып китте.Җәһангирлар отряды җитәкчесе Хәлил Шәйһенурович космоска очарга старт бирде."Медкомиссия" үтеп,залга кереп урнашкан укучылар Ю.Гагарин белән "космоска очтылар".Бәйрәм җыр- бию белән үрелеп барды."Илһам" түгәрәгенә йөрүче укучылар космонавтикага багышланган шигырьләрен ,хикәяләрен укыдылар.Гагаринның җиргә төшкәч авыл кешеләре белән очрашу күренешен укучылар бик оста итеп күрсәттеләр.Чын косманавтларча ,фольгага төрелгән очучылар ризыгы ашаганнан соң,укучылар "ачык космоска" чыгып спортзалга юнәлделәр.Анда төрле планетадан җыелган командалар көч сынаштылар.Нәтиҗәдә "Венера" команды беренче урынны алды.Бәйрәм бик күңеллне һәм истә калырлык булды.








