Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, Республика Татарстан,Арский район, с.Новый Кинер, ул.Пионерская, д.10 |
| Телефон: | 8(843)-669-11-32 |
| E-Mail: | dsnkiner.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Новокинерский детский сад" |
| Руководитель: | Идиятуллина Ляля Фоатовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 67 воспитанникoв |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Новокинерский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Яңа Кенәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Сак булыйк! 07.04.2017

Террорчылык буенча әти-әниләр белән әңгәмәләр,инструктажлар үткәрелде. Шулай ук теракт куркынычы янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре дә аңлатылды. Һәр кеше игьтибарлы сак булсын иде.
-
Куркынычсызлык кагыйдәләрен исеңнән чыгарма! 05.04.2017

Озакламый язгы ташулар башланыр. Су буйларына, елга ярларына якын бармаска, бозга кермәскә кирәклеге балаларга, әти-әниләргә аңлатылды. Инструктажга куллар куйдырылды. Әти-әниләр, балалар, сак булыгыз!
-
Янгыннан саклан,бала! 04.04.2017

Зурлар төркеме балалары янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бик тырышып үзләштерәләр. Төркемдә булдырылган янгын куркынычсызлыгы почмагында гел әңгәмәләр үткәрелә. Балалар өчен бу почмакта буяу китапчыклары да бар. Алар бу китапчыкларны буяп җыеп баралар. Аларда янгынның зур афәтләр китерүе сурәтләнгән.
-
Канатлы дусларыбыз.
03.04.2017
Ел саен 1 нче апрель - Халыкара кошлар көне, дип билгеләп үтелә. Кошларга карата мәхәббәт уяту максатыннан әңгәмәләр, төрле чаралар үткәрәбез.Әтиләр ярдәме белән сыерчык оялары ясап алып килделәр, канатлы дусларыбыз турында балаларыбыз бик күп мәгълүматлар белделәр. Балаларның нәни күңелләренә мәрхәмәтлелек орлыклары салынды.
-
Өч буын очрашуы 31.03.2017

Бүген Арча шәһәренең 5 нче номерлы балалар бакчасында районыбызның олы хөрмәткә ия ветераннары,балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре кунакта булды. Татар халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын искә алу максатыннаноештырылган бу бәйрәм зур әзерлек белән үтте. Кыскасы өч буын кешеләре очрашып, милли байлыгыбыз булган йола уеннарыбызның милли тәрбия бирүдә нинди зур йогынты ясавына тагын бер кат ышандык
-
"Жемчужинки Поволжья" район конкурсы 30.03.2017

Бүген Арча шәһәрендә "Жемчужинки Поволжья" конкурсы булды. Безнеңзурлар төркемендә тәрбияләнүче балаларыбыз бу конкурста "Рус халык биюе номинациясе"ндә беренче урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре Рәмзия Гилмулловна.
-
"Игра - дело серьезное"
29.03.2017
Безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Мухаметгалиева Фәридә Робертовна "Игра -дело серьезное район конкурсында катнашып, икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Фәридә Робертовнаны чын күңелдән котлыйбыз. Аңа киләчәк эшендә зур уңышлар телибез.
-
Волейбол ярышында катнашу
23.03.2017
Бүген Арча муниципаль районы балалар бакчаларының прфсоюз членнары арасында зона буенча волейбол ярышлары булып узды. Бу ярышта балалар бакчаларыннан 8 команда катнашты. Ярыш җанлы һәм оешкан төстә булды. Яхшы уеннары өчен коллегаларыбызга рәхмәт.
-
Нәүрүз -мөбәрәк булсын 21.03.2017

Безнең бакчабызда Нәүрүз бәйрәме булып узды. Балалар көн белән төннең тигезләшкәнен билгеләп үтә торган бу бәйрәмдә шигырьләр сөйләделәр,җырладылар, биеделәр. Кыскасы, язны сөенеп каршы алдылар. Бәйрәм уеннар,сынамышлар, табышмаклар белән үрелеп барды.
-
Табышмак әйтәм- җавап тап.
15.03.2017
Уртанчылар төркеме балалары табышмакларны бик яраталар. Бик игътибар белән тыңлап. төгәл җавапларын әйтәләр. Табышмакларга җавап бирү өчен бик тапкыр, зирәк булырга кирәк. Табышмаклар балаларның фикерләү сәләтен үстерә,



