Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Ут – дус та, дошман да
28.01.2021
Ут – дус та, дошман да...Укучыларга утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эшиткән очракта күп бәла-казалар сәбәпчесе булуын төшендерү, ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә өйрәтү, балаларны янгын сүндерүчеләр һөнәре белән якыннанрак таныштыру максатыннан, 5,7 нчекласс укучылары белән класс сәгате үткәрелде. Утның безнең өчен дус кына түгел, дошман да икәнлеге турында вакытлы матбугат материалларына таянып, эчтәлекле әңгәмә оештырылды.Ут-күз чыга калганда үз-үзеңне дөрес Янгын сүндерүчеләргә нинди сыйфатлар хас? Укучылар белән әнә шул сорауга җавап бирдек. Ныклы физик әзерлек тә, сәламәт булу да мөһим. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында алар кешеләргә ярдәмгә ашыгалар. -
День снятия блокады Ленинграда
27.01.2021
27 января 1944 года закончились страшные 900 дней блокады, в Ленинград пришла Победа, в которую верили и которую так долго ждали. До сих пор Блокада отзывается болью в сердце не только тех, кто ее пережил. Память о ленинградцах чтут и хранят во всем мире.В РФ отметили День снятия блокады Ленинграда и почтили память ее жертв. По всей России проводят различные мероприятия по этому поводу. Сегодня был проведен по Интернету видео урок «Урок мужества». В акции участвовали живые участники долгих и трудных блокадных дней Ленинграда – дети блокады. Они рассказывали об ужасах и голоде, и лишениях этих дней. Сегодняшнему поколению ребят не безразлично знать и запомнить как, под огнем противника, страдая от голода и холода, жители города на Неве находили в себе силы помогать друг другу и фронту, демонстрируя всему человечеству беспримерный героизм. Ученики 5-9 классов нашей школы стали участниками этого урока.
-
Мәдәният йортында
27.01.2021
Бүген башлангыч класс укучылары Мәдәният йортында булдылар. Мәдәният йорты җитәкчесе Мухаметгалиева Илсөя апа укучыларга Ленинград блокадасы турында сөйләде һәм видеофильм күрсәтте. -
“Сабантуй” журналы белән туры эфирда.
22.01.2021
Мәктәбебездә һәр укучы татар телендәге газета-журналлар алдырып укый.Алар оештырган төрле бәйгеләрдә дә бик теләп катнашалар. Биремнәрен класслары белән бергәләп тә чишәләр. Берничә укучыбызның язмаларын газета- журналлардан укып та куандык инде.Ә бүген 4 нче сыйныфта укучы кызыбыз Хәлиуллина Ләйсән “Сабантуй” журналы хезмәткәре Руфия апа Нурмөхәммәтова белән турыдан-туры эфирда әңгәмә корды: “Мин булдырам” проектында катнашты.Алар Ләйсәннең гаиләсе,шөгыльләре, “Сабантуй” журналының яңа саны турында фикер алыштылар.Ләйсәннең ничек аралашуын барыбыз кызыксынып күзәттек.Афәрин,Ләйсән!
Барлык укучыларыбызга да иҗади уңышлар телибез. Безне матур газета-журналлар белән куандырып торучы, балаларны дөрес аралашырга,кызыксынучан булырга өйрәтүчеләргә дә зур рәхмәт әйтәсе килә.
-
21.01.2021
2021 нче ел- Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
Бу ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юлламасында хәбәр итте. «Без милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Рус, чуваш, удмурт, мордва, марилар һәм башкалар. Бу мәсьәләгә зур игътибар биреп, киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм», — диде Президент. «Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиягә дә зур өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Туган тел — үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч», — диде Президент. 2021 год - Год родных языков и народного единства в Татарстане
В целях сохранения и развития родных языков, культуры и традиций представителей народов, проживающих в Республике Татарстан, укрепления единства многонационального народа республики 2021 год объявлен в Татарстане Годом родных языков и народного единства.
-
«ТАТАR СҮЗЕ» бәйгесендә
21.01.2021
Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесендә мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары,башлангыч сыйныф укучылары, V-VI cыйныф укучылары актив катнаштылар.Үзләренең яраткан шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләгән һәр катнашучы Рәхмәт хатына ия булды.
-
Ел укытучысы. 15.01.2021

Мәктәбебездә татар (туган) теле һәм әдәбияты укытучыларының “Татар ( туган ) тел укытучысы” номинациясе булып узды. Бу ярышта татар( туган) тел укытучысы Маликова Г.Г. катнашты. Ул 8 нче сыйныф укучылары белән “ Һөнәр сайлау – җаваплы эш “ дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Дәрес кызыклы һәм укучылар өчен файдалы иде.
-
Профсоюз ярышлары 06.01.2021

06.01.2021 көнне Ашытбаш урта мәктәбендә башлангыч проюсоюз оешмасының мәгариф хезмәткәрләре арасында шашка һәм шахмат буенча финал туры булып узды. Мәктәбебездән Рәдис Наилович шахмат уйнап уңышлы гына уен күрсәтеп кайтты. Эшегездә уңышлар, сәламәтлек телибез.
-
Мәгариф хезмәткәрләре арасында шашка – шахмат ярышы 29.12.2020

29 декабрьдә Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләренең башлангыч профсоюз оешмалары арасында Түбән Аты төп гомумбелем мәктәбендә шашка – шахмат буенча зона ярышлары булып узды. Әлеге чарада мәктәбебездән Шакиров Р.Н., Хәсәнова Э.И., Даутова Р.Г., Хәкимҗанов Р.Р лар катнашты. Шакиров Р.Н. шахмат уйнау буенча I урынга лаек булды. Ана финал ярышында зур уңышлар телибез.
-
“Сабантуй”да - кунакта. 29.12.2020

Мәктәбебез укучылары “Сабантуй”, “Ялкын”, “Салават күпере” журналларын бик яратып укыйлар.Төрле бәйгеләрдә катнашып үз көчләрен сынап карыйлар.Мәкаләләрен,төрле иҗади эшләрен тәкъдим итәләр.
“Сабантуй” журналының декабрь санындагы комикс биреме буенча берничә укучыбыз үзләренең уңышлары турында язып җибәргәннәр иде.Бик күп хатлар арасында 6 нчы сыйныф укучысы Шәмсетдинов Инсафның хаты иң эчтәлекле дип табылган һәм Инсафка Казан каласына бару мөмкинлеге булды! Тылсымлы шул ул Яңа ел бәйрәме!!!
Инсаф Шәвәли дус белән очрашып, редакция Кыш бабаеннан алган күчтәнәч- бүләкләрен төяп кич кенә авылыбызга кайтып керде.Әтисе белән бәйрәмчә Казанның матурлыгына сокланып йөрергә,сеңелкәшләренә күчтәнәчләр алырга да өлгерде әле!
Безне шундый матур журналлар белән сөендергәнгә,кызыклы бәйгеләр оештырганга редакциядә эшләүче абый-апаларга рәхмәт инде!
















