Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
12 апреля- День космонавтики
15.04.2021
9 нчы сыйныф укучылары «12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне» уңаеннан сыйныф сәгатендә Юрий Гагаринның беренче тапкыр ачык космоска “Восток” космик кораблендә очуына багышланган үзләре әзерләгән докладлары белән сыйныфташларын таныштырдылар.12 апреля – Всемирного дня авиации и космонавтики. В связи с этим событием на классном часе учащиеся 9 класса ознакомили своих одноклассников с докладами, посвященными первому полету Юрия Гагарина в открытый космос на космическом корабле «Восток».
-
Туган телдә дөнья әдәбиятын укыйбыз.
14.04.2021
7 нче класс укучылары белән “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан үткәрелгән чираттагы класс сәгатенең темасы “Дөнья халыклары әдәбияты үрнәкләрен татар телендә укыйбыз” дип аталды. Укучылар белән халкыбызның төп әдәби басмасы саналган “Казан утлары” журналында дөнья күргән әсәрләрне укыдык.Аерым алганда, Азәрбайҗан шагыйрәсе Афаг Шихлы, Австрия шагыйре Райнер Мария Рильке, казакъ халкының күренекле әдибе Магжан Жумабаев, рус шагыйре Евгений Евтушенко, Карачай- Черкес Республикасының халык шагыйре Әскәр Додуев, Дагыстан шагыйрьләре Кайсын Кулиев, Билал Аппаев әсәрләре белән тата теленә тәрҗемәдә таныштык. Аларны туган телебезгә С.Әхмәтҗанова, Рафис Корбан, Шамил Маннапов, Флера Тарханова, Лена Шагыйрьҗан, Фәнил Гыйләҗев тәрҗемә иткәннәр.
Шул рәвешле, туган телебез укучыларга дөнья халыклары әдәбияты белән танышу мөмкинлеген бирде. Телебезгә карата горурлык хисләре кичердек.
Классный час в 7 классе, прирученный Году родных языков и народного единства, был посвящен литературной тематике. Учащиеся познакомились произведениями писателей и поэтов, чьи имена известны в мировом масштабе, в переводе на наш родной язык. Прочитали стихи азербайджанских, казахских, дагестанских, карачай –черкесских и других мастеров слова. Организовать этот классный час нам помог журнал татарских писателей «Огни Казани».
Таким образом, наш родной язык дал нам возможность познакомиться с произведениями писателей мирового значения.
-
12 апреля - День Космонавтики
12.04.2021
День космонавтики – важное событие в жизни нашей страны, и об этом должны знать дети.12 апреля 2021 года исполнилось 60 лет со дня полета первого человека в космос. И сделал это наш соотечественник Юрий Алексеевич Гагарин. 108 минут проведенные им в космосе открыли дорогу другим исследователям космического пространства. За короткий срок с момента первого полета в космос человек посетил Луну, исследовал почти все планеты Солнечной системы, но тот первый полет был самым трудным и опасным. Но уверенность и оптимизм, стремление к покорению космоса преодолели все преграды.В нашей школе провели мероприятие , посвященная Дню космонавтики.
Ребята знакомились с информацией о первом полете человека в космос и о космосе вообще. Старшее и среднее звено посмотрели интересную презентацию, видеоролик, посвященный Юрию Гагарину.
Космонавтика көне-илебез тормышында мөһим вакыйга, һәм бу хакта балалар белергә тиеш.2021 елның 12 апрелендә беренче кешенең галәмгә очуына 60 ел тулды. Һәм моны безнең ватандашыбыз Юрий Алексеевич Гагарин эшләде. 108 минут Галәмдә үткәрелгән юл галәм киңлеген өйрәнүчеләргә юл ачты. Кыска гына вакыт эчендә кеше галәмгә беренче очыштан бирле Айга барып, Кояш системасының барлык планеталарын да диярлек өйрәнде, ләкин ул беренче очыш иң авыр һәм куркыныч булды. Әмма ышаныч һәм оптимизм, космосны яулауга омтылыш барлык киртәләрне дә узды.
Безнең мәктәптә Космонавтика көненә багышланган чара үткәрелде.
Балалар кешенең космоска беренче очышы һәм гомумән галәм турында мәгълүмат белән таныштылар. Өлкән һәм урта буын Юрий Гагаринга багышланган кызыклы презентация һәм видеоролик карадылар.
-
“Бәләкәй Апуш маҗаралары”
11.04.2021
Мәктәп Мәдәният йорты белән дә тыгыз бәйләнештә тора. 3 нче сыйныф укучысы Маликов Рүзәл Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан “Бәләкәй Апуш маҗаралары” исемле видеоролик төшерүдә катнашты. Бу видеоролик әти – әниләргә дә , укучыларга да бик ошады. -
12 апрель. Космонавтика көне
11.04.2021
12 апрельдә Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. Мәктәптә укчылар өчен «12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне» дигән выставка әзерләнде.1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр,язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космик гасыры”булгандыр. Чыннан да,1957 нче елның 4 нче октябрендә Советлар Союзында Җирнең беренче ясалма иярчененең тиешле орбитага чыгарылуы күпләр өчен көтелмәгән вакыйга, могҗиза булды.Ясалма күк җисеме зур да, авыр да түгел иде: диаметры 580 мм, массасы 83,6 кг. Совет иленең космостагы көмешсыман ак шар рәвешендәге беренче “вәкиле” нең , 15 һәм 7,5 метрлы дулкында эшләгән ике радиотапшыргычы яңгыраган “бип-бип” дигән сигналлары космик эра башлануы турында игълан итте.
12 апреля - День космонавтики. Для учащихся школы была подготовлена выставка «12 апреля – Всемирный день авиации и космонавтики».
12 апреля 1961 года первый в мире космический корабль “Восток” с человеком на борту был выведен на околоземную орбиту. Этот человек - летчик-космонавт Юрий Алексеевич Гагарин. Он выполнил поручение правительства страны. Прошлый век ученые, писатели и журналисты называли по-разному: атомный век, век генетики, век кибернетики и т. д. Наиболее часто используемым названием был “космический век”. Действительно, для многих неожиданностью, чудом стало то, что 4 октября 1957 года в Советском Союзе на соответствующую орбиту был выведен первый искусственный спутник Земли. Искусственный небесный рукав не был ни большим, ни тяжелым: диаметр 580 мм, масса 83,6 кг. Сигналы первого “представителя” советской страны в космосе в виде серебристо-белого шара “бип-бип”, прозвучавшие от двух радиопередатчиков, работающих на волнах 15 и 7,5 метров, объявили о начале космической эры.
-
Неделя финансовой грамотности-2021 /Финанслыкка өйрәнү атналыгы- 2021
10.04.2021
С 22 марта по апрель 2021 года проходит Всероссийская Неделя финансовой грамотности для детей. Основная цель мероприятия - обеспечение массового распространения просветительской информации, необходимой для грамотного решения финансовых вопросов. Наша школа присоединилась к этим мероприятиям. Ученики 5 класса и 9 класса. рассмотрели 2 фильма из серии Финансовой грамотности для детей и подростков. Организовал показ учитель обществознания.Безнең мәктәпнең 5 һәм 9 классс укучылары финанс өлкәсендәге белемнәрен арттырдылар. Банк картасы белән эш итү юлларын өйрәнделәр.
-
“Милли кием – халкым мирасы” исемле флешмоб
10.04.2021
Без , Түбән Аты төп гомумбелем мәктәбе “Милли кием – халкым мирасы” исемле флешмобта катнаштык. Дуслар, Сезне дә флешмобта катнашырга чакырып калабыз. -
День здоровья/Сәламәтлек көне
07.04.2021
День здоровья отмечается ежегодно 7 апреля начиная с 1950 года. В этот день в 1948 году вступил в силу Устав Всемирной организации здравоохранения. Идея Всемирного дня здоровья была выдвинута уже на первой сессии Всемирной ассамблеи здравоохранения в 1948 году.Активная жизнь, движение — залог хорошего самочувствия. Здоровье человека, его физическое, душевное состояние на 50% зависит от того, как человек живет. Поэтому формировать правильное отношение к здоровью необходимо с детских лет. Если школьник научится ценить свое здоровье, понимать важность активного способа жизни, то у него есть большие шансы сберечь свое здоровье и во взрослой жизни. Чтобы учить школьников верно расставлять приоритеты, правильно относиться к здоровью в учебных заведениях проводятся дни здоровья.
В этот день и в нашей школе прошла мероприятия посвященная ко дню здоровья. Дети и учителя школы провели массовую физкультминутку.
Сәламәтлек көне 1950 елдан башлап ел саен 7 апрельдә билгеләп үтелә. Бу көнне 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы уставы үз көченә керә. Бөтендөнья сәламәтлек көненең идеясе 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясенең беренче сессиясендә ук тәкъдим ителә. Актив тормыш, хәрәкәт — яхшы кәеф нигезе. Кешенең сәламәтлеге, аның физик, рухи халәте кешенең ничек яшәвеннән 50% ка тора. Шуңа күрә сәламәтлеккә дөрес карашны балалар бакчаларыннан башлап формалаштырырга кирәк. Әгәр укучы үз сәламәтлеген бәяләргә, актив тормыш алымының мөһимлеген аңларга өйрәнсә, аның үз сәламәтлеген олы тормышта да саклап калу мөмкинлеге бар. Укучыларны приоритетларны дөрес куярга өйрәтү өчен уку йортларында Сәламәтлек көннәре үткәрелә. Бу көнне безнең мәктәптә дә сәламәтлек көненә багышланган чаралар узды. Мәктәп балалары һәм укытучылары массакүләм физкультминутка үткәрделәр.
-
Сак булыгыз, туберкулез!
03.04.2021
Бөтендөнья туберкулёзга каршы көрәш көне уңаеннан укучыларга әлеге авыру турында төшенчә бирү, саклану чаралары белән таныштыру, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатыннан 7 нче класс укучылары белән тәрбия сәгате үткәрелде.Укучыларга әлеге авыруга китерүче факторлар аталды. Туберкулез – төчкерү, йөткерү һәм башка юллар белән йога торган чир. Туклану сыйфаты санга сукмаган, токсик продуктлар кулланган, авырулар, стресс, депрессия кичергән кешеләргә куркыныч яный.
Туберкулездан саклану юллары турында сүз булды. Халык күп җыелган урыннарда даими ютәлләүче кеше белән туры килгәндә, аннан читкәрәк китү җаен карарга кирәк. Гигиена таләпләрен үтәргә кирәк. Туклану режимына игътибарлы булырга кирәк. Дөрес туклану даими, системалы һәм сыйфатлы булырга тиеш. Кыскасы, һәрбер кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Сәламәт тормыш рәвеше алып баруны беренче планга кую әһәмиятле. Авыру билгеләре сизелгән очракта, табибка мөрәҗәгать итү кирәк, үз белдегең белән дәвалануның нәтиҗәләре аяныч тәмамланырга мөмкин.
-
Туризм ярышы
03.04.2021
Арча Укучылар сараенда мәктәп укучылары арасында спорт туризмы (залинг) буенча ярыш булып узды. Мәктәбебездән Сибгатуллина С., Габдрахманов Р., Гайфуллин Н., Шәмсетдинов И. катнашты. Габдрахманов Рөстәм, Гайфуллин Наил уңышлы уен көрсәтеп II урын алып кайттылар. Укучыларга сәламәтлек, укуларында уңышлар телибез.
















