Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Яраткан язучыбызның юбилее. 01.02.2022

Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов — татар язучысы, шагыйре, драматургы һәм әдәбият белгече. Галимҗан Гыйльманов 1957 елның 1 февралендә Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылында колхозчы
гаиләсендә туган.
Бүген мәктәбебездә яраткан язучыбызның юбилее уңаеннан укучыларыбыз аның әдәби әсәрләрен искә төшерделәр,нәниләргә атап язган шигырьләрен сөйләделәр.”Кыш бабайда сер бар”,”Шүрәлеләр ни атлы?”,
“Миңа дус кирәк” пьесаларын сәхнәләштерү турында сөйләштеләр. Казанда яшәүче һәм иҗат итүче әдипне олы бәйрәме белән котлап сәламәтлек,иҗади уңышлар телибез.
-
Комикслар бәйгесендә. 28.01.2022

Комикслар бәйгесендә.
“Көмеш кыңгырау” газетасы “Юлбарыс маҗаралары” дип исемләнгән комикслар бәйгесе игълан итте.Иҗат итәргә яратучы укучыларыбыз бу мөмкинлектән бик теләп файдаландылар. 5-7 нче сыйныфтагы укучылар әкият иҗат итеп, комикслар ясадылар.Аларга иҗади уңышлар телибез.
На конкурсе комиксов.
Газета “Серебристый колокольчик» объявил конкурс «Приключения тигра».Наши ученики очень любят заниматься творческой работой. Творческая группа учеников 5-7 классов нарисовали комиксы- рисунки на собственную сказку.
-
«Будь осторожен на железнодорожном пути». 28.01.2022

С 17 по 28 января в школе проводились классные часы, беседы, конкурс рисунков на тему «Будь осторожен на железнодорожном пути». Ученики повторили правила безопасности, сделали рисунки, ознакомились с железнодорожным транспортом.
17 нче гыйнвардан 28 нче гыйнварга кадәр мәктәптә сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, «Тимер юлда сак бул»дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Укучылар куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар, рәсемнәр ясадылар, тимер юл транспорты белән таныштылар.
-
«Мәңге Тере шәһәр» 27.01.2022

Сегодня 27 января состоялся Всероссийский открытый урок «Город вечно живых», посвященный 78-летию со дня окончательного снятия блокады Ленинграда советскими войсками, которая
длилась 872 дня.
Бүген, 27 гыйнварда, совет гаскәрләре тарафыннан Ленинград блокадасын өзүгә 78 ел тулу уңаеннан, «Мәңге Тере шәһәр» дигән Бөтенроссия ачык дәрес булды. Укучылар Ленинград блокадасы турындагы видеоязманы кызыксынып карадылар.
-
Акции памяти «Блокадный хлеб». 26.01.2022

27 января 2022 года исполняется 78 лет со дня снятия блокады Ленинграда. В этом году к этой дате приурочено проведение Всероссийской акции памяти «Блокадный хлеб». Акция призвана напомнить о мужестве жителей Ленинграда, переживших беспрецедентную блокаду миллионного города вражескими захватчиками.
Блокада Ленинграда длилась 872 дня. И это не просто цифра — каждый день стал тяжелым испытанием в жизни блокадников. По разным подсчетам, в городе погибло от 692 тысяч до 1,5 миллионов человек – и 97% из них умерли от голода. Единственной надеждой на завтрашний день был паек. Буханка хлеба постепенно превратилась в 125-ти граммовый кусочек – именно такой была минимальная норма выдачи хлеба для жителей блокадного Ленинграда.
Трагедия блокады навсегда изменила жизни не только людей военного времени, но и последующих поколений. И мы сегодняшние россияне должны об этом всегда знать и помнить. Что бы такое больше не повторилось, никогда … Именно поэтому мы сегодня в нашей школе вместе смотрели видеофильм и слушали рассказ о трагических днях Ленинградской блокады. Участниками этого мероприятия стали ученики 4-8 классов. Урок вел учитель истории Ф.Х, Кашшапов.
-
Яшь туристлар уңышы 26.01.2022

26 гыйнварда Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләре арасында чаңгы дистанцияләрендә туризм буенча шәхси - команда ярышлары узды. Ярышларда безнең мәктәпнең яшь туристлары да актив катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча 2001 – 2006 нчы елгы яшь төркемендә Сибгатуллина С. - I урын, шулай ук мәктәбебезнең туристлар командасы да I урын алды. Ярышта катнашкан барлык укучыларны да котлыйбыз.
-
Кошларга ярдәм итәбез. 20.01.2022

Урамда буранлы-карлы салкын кыш. Кышкы салкын көннәрдә канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Салкыннан түгел, ачлыктан бик суык көннәрдә күп кенә кошлар үлемгә дучар булалар. Шуңа да әлеге җан ияләренә карата игелекле эшне бергәләшеп башкарсак иде. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү - саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде.
Шундый ният белән мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары мәктәп ишегалдындагы чыршыларга җимлекләр ясап элделәр.”Кошлар өчен ресторанга” төрле сыйлар: ипи валчыклары, ярма бөртекләре, көнбагыш салдылар. Менюны көн дә төрләндереп,тәмле-тәмле сыйлар белән сыйлап торырга килештеләр.Барлык тереклек ияләре дә исән-сау кышны чыгып,ямьле язны шатланып каршы алсын иде!
Кыш җиттеме - кошлар өчен
Без ресторан ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
- Рәхим итеп ашагыз!
-
Һәйкәл тирәсен чистарттык. 15.01.2022

Кыш зәмһәрир суыклары, карлы бураннары белән матур ул. Шундый матур көннәрнең берсендә Бөек Ватан сугышында Һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл-обелиск тирәсен кардан чистарттык. 7 нче сыйныфта укучы һәр укучы үзенең әби-бабасы турында сөйләде.Исемлектән кабат-кабат укый-укый һәлак булган авылдашларыбызны искә алдык.
-
«Лучший шашист-2022» 06.01.2022

Сегодня 6 января во Дворце Школьников состоялся 1 этап лично-командных соревнований по шашкам на звание «Лучший шашист-2022».В соревновании активно участвовали и ученики нашей школы. По итогам соревнований ученики: Гайфуллин, Гаптулхакова в 4ом возрастном категории заняли 3 место. По сумме набранных очков команда заняла 3 место. Тренер: Закирова А.Р.
Бүген 6 гыйнвар Укучылар сараенда «иң яхшы шашкачы-2022»исеменә шашка буенча шәхси-команда ярышларының 1 этабы булып узды. Бу ярышта безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча: Гайфуллин, Гаптелхакова үз яшь категорияләрендә 3 нче урынны яуладылар. Җыелган очколар суммасы буенча команда 3 урынны яулады. Тренер: Закирова А. Р.
-
Шашка һәм шахмат ярышы. 29.12.2021

Иске Кырлай төп гомумбелем мәктәбендә профсоюз оешмалары арасында шашка һәм шахмат буенча зона ярышы булып узды. Бу ярышларда безнең мәктәп коллективы да актив катнашты. Закирова А.Р. I урын(шахмат),
Шакиров Р.Н. II урын (шахмат), Хәмидуллин Д.М. III урын (шашка), Маликова Г.Г. III урын (шашка). Укытучыларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез.
















