Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
"Нәуруз котлы булсын!"
19.03.2021
19 март көнне Урта Сәрдә мәктәбе һәм балалар бакчасы коллективы "Нәуруз котлы булсын!" исемле бәйрәм уткәрдек. Бәйрәмдә балалар төрле уеннар уйнап куңел ачтылар, коймак белән сыйландылар. Ел фасылларының алмашуы, табигатьтәге язгы үзгәрешләр, кошлар тормышы турында куп мәгълүмат белделәр. -
Балалар матбугаты – бездә кунакта.
19.03.2021
7 нче класс укучылары белән “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы кысаларында үткәрелгән чираттагы класс сәгатенә 5 нче, 6 нчы сыйныф укучыларын да чакырдык. Әңгәмә балаларга атап чыгарыла торган “Сабантуй” һәм “Салават күпере журналларының март ае саннарында чыккан материаллар белән танышуга багышланды.Аерым алганда, “Милли сәяхәт” бәйгесе материалларына игътибар иттек. Бу санда украин халкы турында мәгълүмат бирелгән.Әлеге халыкның саны, милли киемнәре, милли ризыклары, бәйрәмнәре турында кызыклы язмалар бар. Бирем буларак, украин халкы табышмагының җавабын табарга кирәк. Журналда балалар өчен шигырьләр, бәйге шартлары (“Шәвәли премиясе”), “Зирәкләр, тапкырлар клубы” биремнәре, хикәяләр, уен сәгате, тест басылган.
“Салават күпере” журналы материаллары мәктәпкәчә яшьтәге балаларга (өлкәннәр тарафыннан балаларга уку өчен) һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына буш вакытларын файдалы үткәрү өчен тәкъдим ителә.
Шунысы әһәмиятле: әлеге журналлар татар балалары өчен туган телебездә басылган затлы журналлар.
С учащимися 7 класса провели классный час “У нас в гостях – детские журналы”. Познакомились материалами мартовских номеров журналов “Сабантуй” и “Салават күпере”. Особое внимание уделяли на задания конкурса “Национальное путешествие”, связанные с традициями, праздниками, национальными одеждами и кухней украинского народа. Классный час посвящён “Году родных языков и народного единства”.
-
Кырымның Россиягә кушылуына 7 ел
18.03.2021
Урта Сәрдә башлангыч мәктәбендэ 1 нче сыйныф укучысы Фаттахов Раяз белән 18 мартта Кырымның Россиягә кушылуына 7 ел тулу уңаеннан ачык дәрес үткәрелде. Нәкъ менә шул көнне 2014 елда Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде.Кырым ханлыгы җирләрендә татарлар, греклар, әрмәннәр, кырымчаннар яшәгән. Кырым ханлыгында төп тел төрки тел була. Хуҗалык итү рәвеше: игенчелек, бакчачылык.
-
Безнең Кырым
18.03.2021
Кырымның яңадан Россия составына кушылу көнен билгеләп үтү максатыннан башлангыч класс укучылары белән класс сәгатьләре үткәрелде.Укучыларга видеороликлар күрсәтү барышында тарихи мәгълуматлар бирелде. -
Халкыбызның милли бизәкләре.
17.03.2021
Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан башлангыч класс укучылары технология дәресләрендә һәм дәрестән тыш вакытларда милли бизәкләр кулланып төрле эшләнмәләр ясыйларр. 3 класс укучылары татар милли бизәкләрен кулланып проект эше башкарды һәм класстагы һәр укучы үз киеменә тагу өчен милли бизәк әзерләде. -
Татар түбәтәе
16.03.2021
Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан башлангыч класс укучылары технология дәресләрендә милли бизәкләр кулланып төрле эшләнмәләр эшлиләр.Бу эшләргә әти-әниләр дә тартыла. 2нче класс укучысы Шәмсиева Язилә әнисе белән тозлы камырдан түбәтәй ясады. -
Милли баш киеме-түбәтәй
15.03.2021
Урта Сәрдә башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Фаттахов Раяз "2021 ел - Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы " уңаеннан татар халкының милли баш киеме тубәтәй рәсеме ясады. Укучыларны тубәтәй белән таныштыру, татар халкының тарихын, йолаларын, милли горе -
Халкыбызның күңел җәүһәрләре.
13.03.2021
2021 ел – Татарстанда туган телләр һәм халыкара бердәмлеге елы уңаеннан 6, 9 нчы сыйныфта Маликова Г.Г. “Халкыбызның күңел җәүһәрләре” дигән темага сәяхәт кичә уздырды. -
Безгә авыр түгел!/Любим помогать!
12.03.2021
“Көмеш кыңгырау “газетасының 6 нчы март саныннан мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Гарифуллина Руфинәнең язмасын укыдык.Волонтёрлар хәрәкәте турында гел ишетеп торабыз.Үзебез дә ялгыз яшәүче әби-бабайларга теләп булышабыз.Әлеге мәкаләдә Радия әбигә ярдәм итүебез турында язылган.Сыйныфыбыз белән кар көрәгән фотобыз да урнаштырылган.Башкалар да бездән үрнәк алыр,башка әбиләргә дә язгы эшләрдә ярдәм итәрбез әле.Мы,шестиклассники и наш классный руководитель, решили помогать одиноким дедушкам и бабушкам.Бабушка Радия очень радовалась нашему визиту,рассказала о своей жизни.Мы старательно чистили весь двор от снега.Вечером наша одноклассница Руфина написала статью для газеты “Көмеш кыңгырау”.Мы очень радовались,когда увидели фото своего класса на страницах газеты.На следующей недели решили помочь другим бабушкам.
-
Тукай геройлары минем янәшәдә
11.03.2021
Мәктәбебездә “Тукай геройлары минем янәшәдә” районкүләм проектында катнашу дәвам итә. 8 нче сыйныф укучысы Сибгатуллина Сөмбел эше.Г.Тукай “Су анасы”.
















