МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Республика Татарстан, Арский район, с. Мурали, ул. Центральная, д. 45 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmurali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Туктарова Нурфия Радифовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 4 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Вакцинация — лучшая защита вашего ребёнка! 28.10.2026

Вакцинация — лучшая защита вашего ребёнка!
Уважаемые родители, педагоги и сотрудники образовательных организаций!
В рамках Плана мероприятий по формированию приверженности к вакцинации в Республике Татарстан на 2026–2030 годы напоминаем: вакцинопрофилактика — самый надёжный способ защитить себя и своих близких от опасных инфекций.
От каких болезней защищает прививка?
• Корь — высокозаразное заболевание, опасное тяжёлыми осложнениями;
• Дифтерия — поражение дыхательных путей, сердца и нервной системы;
• Столбняк — смертельно опасная инфекция, возбудитель которой живёт в почве;
• Коклюш — изнуряющий кашель, особенно опасный для малышей;
• Полиомиелит — риск паралича и инвалидности;
• Гепатит В — поражение печени;
• Туберкулёз, краснуха, эпидемический паротит, пневмококковая и гемофильная инфекции;
• Грипп — сейчас самое время пройти вакцинацию!
Детям прививки делаются согласно Национальному календарю — с первых дней жизни и далее по возрасту.
Взрослым необходима ревакцинация каждые 10 лет против дифтерии и столбняка, а также ежегодная прививка от гриппа.
Что делать?
Проверьте прививочный сертификат — свой и ребёнка.
Обратитесь к участковому врачу или медработнику образовательной организации.
Убедитесь, что все плановые прививки сделаны.
В нашей группе вы найдёте подробные памятки по каждой инфекции — сохраняйте и делитесь с близкими!
Здоровая семья — здоровый ребёнок! -
Саф һава - тәнгә дәва. 27.10.2026

Көз үзенең кояшлы, җылы, матур көннәре белән сөендереп тора. Саф һавада рәхәтләнеп уйныйбыз, чыныгабыз.
-
Режим вакытында уеннар. 26.10.2026

Дәрестән тыш вакытны бушка уздырмыйбыз. Фикерләү, уйлау, хәтер сәләтен үстерү өстендә эшлибез.
-
Бакчада "Көз бәйрәме" 23.10.2026

Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы "Сөмбелә" бәйрәмен үткәргән. Сөмбелә - көзге байлыкка, муллыкка багышланган бәйрәм. Сөмбелә ул - "башак" дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны да "Сөмбелә" дигәннәр. Бу бәйрәмдә элек-электән уен-көлке, җыр-бию тынмаган; мәкаль-әйтем, табышмаклар әйтешкәннәр.
Кичә безнең балалар бакчасында да "Көз бәйрәме" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Балалар бу көнгә бик ныклап әзерләнеп килде. Алар Сөмбеләгә багышлап шигырьләр, җырлар башкардылар, матур биюләр биеделәр. Бергәләп табышмакларга җаваплар эзләделәр, кызыклы уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик эчтәлекле һәм күңелле булды. -
"Энә карагы һәм Кырмыска" мультфильмын карау. 20.10.2026

"Энә карагы һәм Кырмыска" мультфильмын карау.
Максат: балаларны И.А. Крыловның «Энә карагы һәм кырмыска» мәсәле белән таныштыру һәм аларга аның әхлакый мәгънәсен аңларга ярдәм итү. Мультфильм, балаларга кабул итү өчен аңлаешлырак булсын өчен, күрсәтмә материал буларак чыгыш ясый.
Бурычлар:
- балаларны мәсәл эчтәлеге, аның төп геройлары (энә карагы һәм кырмыска) һәм төп әхлак кагыйдәләре белән таныштырыру;
- сүзлек запасын киңәйтү;
- эш сөючән Кырмыска һәм гамьсез, ләкин күңелле Энә карагының характерлы сыйфатлары турындагы белемнәрне ныгыту;
- геройларның гамәлләрен анализлый белүне үстерергә, гади нәтиҗәләр ясарга (мәсәлән, энә карагы ни өчен ярдәмсез калган) өйрәтү;
- хыялны стимуллаштыру: балаларга алга таба нәрсә буласын уйлап бетерергә тәкъдим итү.
Ахырдан балаларга төрле әкияти бөҗәкләрнең рәсемнәре бирелде. Балалар аларның кайсы мультфильмнан икәннәрен исләренә төшереп, матур итеп буяп куйдылар. -
Дидактик уен "Парын тап" 19.10.2026

"Парларын тап" дидактик уены.
Максат: предметлар арасындагы бәйләнешләрне билгели белүне үстерү.
Бурыч:
- игътибарны, хәтерне, фикерләүне үстерү;
- сүзлек запасын үстерү һәм баету;
- парлы картинканы мәгънәсе буенча сайлап алу осталыгын ныгыту;
- анализлау сәләтен үстерү.Материал: мәгънәсе буенча бәйләнгән предмет рәсемнәре (аларның кайберләре гомуми карточкада, икенчеләре аерым карточкаларда урнашкан).
Уен хәрәкәте: бала гомуми карточкада сурәтләнгән рәсемнәр өчен пар сайлый.
Уен барышы: алып баручы балаларга карточкалар өләшә, балалар аларны үз алдына тезеп куялар һәм мәгънәсе буенча туры килгән парлар җыя башлыйлар.
-
Әтиләр көне белән! 18.10.2026

Хөрмәтле әтиләр!
Барыгызны да әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы телибез. Үстергән балаларыгызның игелеген күреп, аларга тормышта һәрвакыт олы үрнәк булып һәм терәк булып яшәгез. Олыгайган көнегездә дә «Әти, әтием, дәү әтием» дигән назлы сүзләрне ишетеп бәхетле, тигез картлык кичерергә язсын!
-
Әтиемә - бүләгем! 16.10.2026

Тиздән Әтиләр көне җитә. Балалар Россиядә Әтиләр көне тарихы белән таныштылар. Әтиләр көне күптән түгел Россиягә килде һәм 2021 елның 4 октябрендә Владимир Путин указы белән рәсми статус алды. Балалар үз куллары белән әтиләренә бүләк ясадылар.
-
Солдатларга гуманитар ярдәм. 15.10.2026

Бакчабыз коллективы әти-әниләр белән берлектә МХО зонасында катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм җыюда катнашты. Барлык ир-егетләребезгә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын.
-
Саф һавада уеннар. 13.10.2026

Саф һавада йөрү сәламәтлекне ныгыту өчен иң мөһим чараларның берсе булып тора.
Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Дөрес итеп оештырылган саф һавада булулар балаларның һәр яклап үсеше өчен дә файдалы.
Безнең балаларның да урамда уйныйсылары килеп кенә тора.Без балалар белән саф һавага чыгып табигатьне күзәтәбез,хәрәкәтле уеннар уйныйбыз.Балалар саф һавада йөрергә бик яраталар.









