МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Республика Татарстан, Арский район, с. Мурали, ул. Центральная, д. 45 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmurali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Туктарова Нурфия Радифовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 4 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Көнбагыш - кояш чәчәге. 16.09.2026

Бүген сынлы сәнгать дәресендә көнбагыш дигән үсемлек белән таныштылар. Аның нинди өлешләрдән торуын өйрәнделәр. Краска белән буяу серләренә төшенделәр.
Көнбагыш чәчәге ясыйм дип,
Сары карандаш алдым.
Эшем беткәч, исем китте
Кояшны ясаганмын. -
Хәрәкәттә - бәрәкәт! 15.09.2026

Сәламәтлекнең нигезен
Хәрәкәт тәшкил итә.
Шуңа күрә безнең көннәр
Гел хәрәкәттә үтә.
Сезгә эндәшеп калабыз:
Безнең арттан калмаска.
Бәрәкәтле хәрәкәттән
Һичкайчан аерылмаска. -
Без - терроризмга каршы. 14.09.2026

Бакчада "Терроризмга каршы көрәш" дигән тема астында танып-белү сәгате уздырылды. Чараның төп максаты - балаларны террор төшенчәсе белән таныштыру, балаларда терроризмга каршы тору позициясен ныгыту, үзеңне саклау чараларын аңлату, саклыкка өндәү.
Балалар "Без - терроризмга каршы" дигән темага рәсемнәр дә ясап алып килделәр.
-
"Вазадагы алмалар" 10.09.2026

Бүген сынлы сәнгать дәресендә "Вазадагы алмалар" дигән темага рәсем ясадылар. Краска белән дөрес итеп буяу кагыйдәләрен искә төшерделәр. Алмаларның нинди формада булуын, нинди төстә булуларын ачыкладылар.
-
Татарстан - туган җирем! 09.09.2026

Бүген бакча балалары белән әйләнә-тирә дәресендә "Татарстан - минем Ватаным" дигән дәрес үткәрелде.
Татарстанның флагы, гербы, рәисе белән таныштылар.
Татарларның милли костюмнарын карадылар. Татар халкының милли ризыклары турында әңгәмә үткәрелде. -
Бакчада "Әкият көне" 08.09.2026

Бүген балалар бакчасында "Әкият көне" проекты буенча кызыклы мероприятие үткәрелде.
Бакча балалары белән Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкияте буенча төшерелгән мультфильм каралды. Ахырдан, әкиятнең ахырын сез ничек бетерер идегез дигән сорауга җавап итеп, балалар үзләренең идеяләрен тәгъдим иттеләр.
Технология дәресендә "Шүрәле" әкиятенә күмәкләшеп, пластилиннан әвәләп , иллюстратив күренеш иҗат иттеләр.
Мероприятенең дәвамы "Су анасында - кунакта" дип атала. Өстәл янында татар халкының милли ризыкларын әйттеләр. "Су анасы" әкиятен искә төшерделәр. Әкиятнең нинди тәрбия бирүе турында уйландылар. -
Саф һава - тәнгә дәва. 07.09.2026

Саф һавада хәрәткәле уеннар уйныйбыз.
-
Яшелчә салынган кәрзиннәр ясау 04.09.2026

Бүген бакча балалары яшелчәләр белән җиләк-җимешләрне аера белергә өйрәнделәр. Аларның татарча һәм русча әйтелешләрен истә калдыру өстендә эшләделәр. Пластилиннан яшелчәләр салынган кәрзин әвәләп ясадылар.
-
Чишмәләр - табигатьнең байлыгы 03.09.2026

Бүген балалар белән Галия чишмәсенең башланган урынын карарга бардык. Балалар зур кызыксыну белән чишмәдәге су тавышын тыңладылар. Чишмәләрне саклау, аларны чистарту турында әңгәмә үткәрелде.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2026

Барыгызны да 1 сентябрь – Белем бәйрәме белән котлыйбыз. Эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар, яңадан-яңа үрләр, нык сәламәтлек телибез. Белем дигән могҗизалы илнең ишекләре сезнең өчен киң ачылсын, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелып калсын! Хәерле имин сәгатьләрдә!









