МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Республика Татарстан, Арский район, с. Мурали, ул. Центральная, д. 45 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmurali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Туктарова Нурфия Радифовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 4 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
-
Көзге агач рәсемен ясау 07.10.2026

Бүген сынлы сәнгать дәресендә көзге агач рәсемен ясадылар.
Дәреснең максаты: көзге табигатькә соклану уяту, краска белән тигез итеп буйый белергә өйрәтү, рәсем ясау күнекмәләрен үстерү. -
Укытучылар көне белән! 05.10.2026

Хөрмәтле, Укытучылар! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!



Мактауларга лаек укытучы!
Ул бит безгә белем бирүче.
Белем чишмәсенең күзе бит ул
Зиһеннәргә аңнар төрүче.
Укытучы! Күпме нәни күзләр
Карашларын аңа төбәгән.
Күзләр аша күңел түрләренә
Акыл сүзен җыеп төпләгән.
Тәүге хәреф, сүзне, җөмләләрне
Укытучы безгә өйрәтте.
Тукай теле аша туган матур,
Саф татарча шигырь сөйләтте.
Укытучым, аның дәресләре,
Туган мәктәп мәңге хәтердә,
Тәүге дәресемне күрер өчен
Кайтыр идем очып хәзер дә.



Ихтирам белән "Мөрәле балалар бакчасы" коллективы
-
"Чәчәкләр дөньясында". 02.10.2026

Әйләнә-тирә дәресе.
"Чәчәкләр дөньясында".
Балаларны кыр һәм бакча чәчәкләре белән таныштыру; танып-белү эшчәнлеген үстерү; балаларда туган як табигатенә, үсемлекләргә сак караш тәрбияләү; чәчәкләргә соклану хисе тәрбияләү, үстерүгә теләк уяту; балалар бакчасы мәйданчыгында үсә торган чәчәкләр белән таныштыруны дәвам итү; иҗади фикерләү сәләтен үстерү; кызыксынучанлык, күзәтүчәнлек, игътибарлык тәрбияләү.









