Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
"Яшьлегем кайтавазы" 14.10.2023

Бүген Хәсәншәех мәктәбе 30 ел дәвамында үзендә хезмәт куйган мөгаллимнәрне җыйды. Укытучы һәм остаз елы, Хәсәншәех мәктәбенең яңа бинага күчеп эшли башлавына 30 ел тулу уңаеннан мәктәп коллективы "Яшьлегем кайтавазы" исемле очрашу кичәсе үткәрде. Кичә һәммәбездә дә җылы хисләр уятты: хатирәләр яңарды, сөйләшеп сүзләр бетмәде. Артист егетләребезнең матур җырлары ямь өстенә ямь булды, алар да бит шушы мәктәптә белем алган укучыларыбыз.
Кадерле хезмәттәшләребез! Җылы сүзләрегез, изге теләкләрегез өчен рәхмәт сезгә! Шундый ихлас, җылы очрашуларга кабат көтеп калабыз -
Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе/Всемирная акция “Татарча диктант” 13.10.2023

Татарча диктант Яз — Дөньякүләм белем тикшерү акциясе.
Татарча диктант акциясенең асылы — Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант. Акциядә һәр кеше катнаша ала.
Акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Әлеге акциядә безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары актив катнашты.13 октября мы вместе со школой написали диктант на татарском языке. Акция ”Татарча диктант " направлена на повышение интереса к грамотному правописанию, владение литературным татарским языком, самопроверку орфографических и грамматических ошибок.
-
Олимпиадалар дәвам итә 12.10.2023

Бүген татар әдәбияты буенча Республика олимпиадасының мәктәп туры үткәрелде.
-
«Мөһим сөйләшү»/ «Разговоры о важном» 09.10.2023

Бүген 1-9 нчы классларда класс җитәкчеләре түбәндәге темага дәрес уздырды : "КОЛЛЕКТИВТАГЫ МӨНӘСӘБӘТЛӘР ТУРЫНДА"(БӨТЕНДӨНЬЯ ПСИХИК СӘЛАМӘТЛЕК КӨНЕ,БУЛЛИНГНЫ ПРОФИЛАКТИКАЛАУ)
9 октября классные руководители провели внеурочные занятия «Разговоры о важном». «Разговоры о важном» — это тематические классные часы, которые проводятся в 1-9 классах в начале каждой учебной недели. Классный час проводился на тему: «О ВЗАИМООТНОШЕНИЯХ В КОЛЛЕКТИВЕ»(ВСЕМИРНЫЙ ДЕНЬ ПСИХИЧЕСКОГО ЗДОРОВЬЯ,ПРОФИЛАКТИКА БУЛЛИНГА)
-
Бүген татар теле буенча Республика олимпиадасының мәктәп туры үткәрелде. 09.10.2023

-
Республиканская акция "Поделись улыбкой" 09.10.2023

-
"Көзге муллык – көзге матурлык» күргәзмәсе 07.10.2023

Һәр фасылның үз матурлыгы бар. Менә хәзерге вакытта табигатьтә көз хакимлек итә. Бу ел фасылы башкаларыннан аеруча матур. Көз табигатьне төрле төсләргә буяп, төрле буяуларга мана. Көз бик матур ел фасылы, әле кайчан без шундый матурлык күрә алыр идек? Алтын көз ул - амбарларның ашлык белән тулуы, табынның яшелчә, җиләк – җимеш белән мул булуы да. Шул уңайдан Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә "Көзге муллык – көзге матурлык» дип аталган күргәзмә оештырылды.
-
Өлкәннәр көне белән! 06.10.2023

Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.
Котлаулар дәвам итә. Бүген бездә кунакта безнең хөрмәтле әби-бабаларыбыз, мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз. Башлангыч сыйныф укучылары үзларенең матур чыгышлары белән өлкәннәрне сөендерделар. Соңыннан бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте. -
Бәйрәмегез белән, укытучым! 05.10.2023

Бу атна- укытучылар көне булуы белән истә калыр, ахры. Чөнки бик күп чаралар булды, иртән эшкә килүче укытучы абый-апаларны бәйрәм белән тәбрик итүдән башланып, укучылар үзләре ясаган сувенирлар белән укытучыларын сөендерүгә чаклы булды.
Наверное, эта неделя запомнится тем, что это День учителя. Ведь было очень много мероприятий, начиная с поздравления с праздником учителей, которые приходили утром на работу, и заканчивая тем, что ученики радовали своих учителей своими творениями..
-
Укытучылар көне/ День учителя 05.10.2023

Бүген Арча мәдәният йортында Укытучылар көненә бик матур бәйрәм үткәрелде. Котлаулар, матур теләкләр, рәхмәт сүзләре, бүләкләүләр дә күп булды бәйрәмдә. Мәктәбебезнең алдынгы укытучылары - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльфира Дилфат кызы һәм математика укытучысы Гөлсинә Миннехан кызы Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Чын күңелдән котлауларыбызны кабул итегез. Сау-сәламәт булып, яңадан-яңа уңышларга ирешегез. Без сезне хөрмәт итәбез, чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.










