Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
Котлыйбыз! 08.03.2023

Кадерле хатын-кызлар - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә.
Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Бәйрәм белән!!!
Бар Җир шары бүген дулкынлана-
Ярсып тибә кайнар йөрәкләр!
Бәйрәмегез белән, хатын-кызлар,
Чынга ашсын барча теләкләр!
Яз Кояшы бүләк итсен Сезгә,
Яхшы кәеф, шатлык-куаныч!
Бәхет белән тулсын гомерегез-
Сезнең шатлык безгә юаныч!
-
Бәйрәм белән,әнием! 07.03.2023

8 март – иң кадерле кешеләребезне: әниләребезне, дәү әниләребезне, әбиләребезне, апа-сеңелләребезне котлау өчен көтеп алынган, яраткан бәйрәмнәрнең берсе.
Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, әниләребезне бәйрәмгә чакырдык.5 нче сыйныф укучылары үзләренең матур җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмгә хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз, хезмәткәрләребез дә килде.
Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатьнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын! -
Мөһим сөйләшү/Разговор о важном 06.03.2023

6 марта в нашей школе классные руководители провели внеурочные занятия «Разговоры о важном». « Разговоры о важном » — это тематические классные часы, которые проводятся в 1-9 классах в начале каждой учебной недели. Классный час в начале учебной недели проводился на тему: «ГОД ПЕДАГОГА И НАСТАВНИКА» Цель: формирование у обучающихся представления о роли педагога в становлении личности каждого человека; формирование у обучающихся чувства благодарности и уважения к родителям, педагогам и наставникам; представления о качествах, которые необходимы тому, кого можно назвать наставником. Формирующиеся ценности: служение Отечеству, социальное служение
-
ЮИД ның оешуына 50 ел. 06.03.2023

Юл йөрү кагыйдәләрен белү - һәркем өчен бик мөһим. Әлеге кагыйдәләрне өйрәнү, белемнәреңне тикшерү өчен Сакла.ру сайты ярдәм итә. Андагы информация белән мәктәптә дә, өйдә дә танышырга була. Уеннарын кечкенә энеләрегез, сеңелләрегез белән дә рәхәтләнеп уйный аласыз!
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәник һәм төгәл үтик!! -
Бадминтон ярышы 04.03.2023

Балтач спорткомплексында уздырылган бадминтон ярышында Гафетдинов Айзат һәм Галиев Ислам 3 нче урын яуладылар.Тренер: физкультура укытучысы Мустафин Р.Р. Молодцы!!!
-
Әлифба белән саубуллашу
03.03.2023
Бүген 1 сыйныфта «Әлифба белән хушлашу» бәйрәме узды. Сентябрь аенда беренче сыйныф укучылары Әлифбаның тылсымлы китабы белән таныштылар, аның белән дуслаштылар, аннан күп нәрсәләргә өйрәнделәр. Әлифба аларга бик күп яңа һәм кызыклы әйберләр ачты. Хәзер алар сүзләрне, җөмләләрне, хәтта кыска хикәяләрне укый алалар. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре дә килгән иде. Бәйрәм сыйныф җитәкчесенең котлау сүзләреннән башланды Балалар уйнадылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр
-
"Көндәлек режим һәм сәламәтлек" 01.03.2023

Бүген 6 нчы класста "Көндәлек режим һәм сәламәтлек" дигән темага ачык тәрбия сәгате үтте.
Максат: Укучыларны, көндәлек режимны үтәү сәламәт тормыш рәвешенең төп шарты икәненә төшендерү, аларда милли үзаң булдыру.
Мәктәптә, өйдә һәм башка урыннарда буш вакытны ничек файдалы итеп үткәрергә өйрәтү. Чисталыкка, пөхтәлеккә омтылыш тәрбияләү.
-
"Кызыклы математика" дәресе 28.02.2023

Математика атналыгы кысаларында, математика укытучысы Сәләхова Гөлсинә Миңнехановна 1 нче һәм 2 нче класс укучылары өчен "Кызыклы математика" дәресе үткәрде.. Балаларның телдән исәпләү, фикерләү сәләте, игътибарлылык күнекмәләре тикшерелде.
-
«Мөһим сөйләшү»/ «Разговоры о важном» 27.02.2023

27 февраля в нашей школе классные руководители провели внеурочные занятия «Разговоры о важном». « Разговоры о важном » — это тематические классные часы, которые проводятся в 1-9 классах в начале каждой учебной недели. Классный час в начале учебной недели проводился на тему: «ТРАДИЦИОННЫЕ СЕМЕЙНЫЕ ЦЕННОСТИ» Цель: формирование у обучающихся понимания традиционных российских семейных ценностей; преемственности поколений, взаимоуважения и взаимопомощи в семье. Формирующиеся ценности: ценность семейных отношений, преемственность поколений в семье, историческая память.
-
"Май чабу"- бик борынгы заманнан сакланып килгән бәйрәм / Праздник "Масленица" 25.02.2023

Май чабу – борынгы рус халык бәйрәме. Бөек пост башланыр алдыннан җиде көн, Пасхага кадәр җиде атна алдан билгеләп үтелә. Бәйрәм датасы ел саен төрле. 2023 елда Май чабу 20-26 февральгә туры килә. Ул җиде көн дәвам итә. Бу көннәрдә кешеләр күңел ачалар, кунакка йөрешәләр һәм коймак ашыйлар. Коймак атнасы – язны каршылауга багышланган тантаналы вакыйга. Олы уразага керер алдыннан, халык кыш белән саубуллаша, язгы җылы көннәргә шатлана, сөенә. Халыкта, әгәр Май чабу атнасын коймаклар пешереп, җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән үткәрәсең икән, йортыңа һичшиксез бәхет керәчәк, дигән ышану бар.
Укучыларыбыз бүген "Май чабу" бәйрәме тарихы белән таныштылар. Алар милли бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны белергә, милләтара дуслыкны, бердәмлекне күреп, аңлап үсәргә тиеш.










