Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
"Ышаныч телефоны- синең дустың" 26.10.2023

Бүген "Ышаныч телефоны- синең дустың" исемендәге тәрбия сәгатендә укучыларга ышаныч телефонының барлыкка килү тарихы, психологик ярдәм төре турында мәгълүмат бирелде.
-
Ата-аналар җыелышы 25.10.2023

25 октябрь көнне 2023-2024 нче уку елының 1 чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булды. Көн тәртибендә " Тәрбия-җаваплы өлкә" темасына лекция, 1 чирек йомгаклары, класстан тыш тәрбия чаралары турында, укучыларның иминлеге турында сүз алып барылды. Көзге каникул чорына куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды
-
Класс сәгате "Татарстанның халык промыселы" 25.10.2023

" Халкым җәүһәрләре" темасына үткәрелгән класс сәгатендә балаларны татар халкының милли бизәкләре, милли орнамент белән якыннанрак таныштыру балаларда кызыксыну уятты. 4 сыйныф укучысы Шерматов Йосыф татар орнаментлары кулланып ясаган эшләнмәләрен безгә дә тәкъдим итте. Йосыфка киләчәктә уңышлар телибез!
-
"Ышаныч телефоны"/ "Телефон доверия" 24.10.2023

В жизни много трудностей и вопросов. Каждый человек может попасть в такую ситуацию, когда ему необходима помощь. В этот момент важно быть услышанным! Телефон доверия – это служба, куда можно анонимно, бесплатно и конфиденциально обратиться, чтобы обсудить отношения с друзьями и близкими, школьные и семейные отношения. При звонке на номер 8 – 800 – 2000 – 122 в любом населенном пункте
Российской Федерации со стационарных или мобильных телефонов дети, и их родители могут получить экстренную психологическую помощь, которая оказывается специалистами действующих региональных служб.
Классными руководителями 5-9 классов проведены классные часы на тему " Телефон доверия" -
«Мөһим сөйләшү»/ «Разговоры о важном» 23.10.2023

24 октября отмечается день одних из самых засекреченных и самых боеспособных подразделений, стоящих на страже безопасности нашей страны. Сегодня наш "Разговор о важном" был посвящен особенным войнам нашего Отечества-подразделениям специального назначения.
-
"Көзге бал" бәйрәме 20.10.2023

Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан бүген мәктәбебездә 1-4 нче сыйныф укучылары белән "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Укучылар татар халык иҗатына нигезләнеп белемнәрен сынадылар, көз турындагы сынамышларны искә төшерделәр. " Тапкырларга - табышмак" интелектуаль уенында яшелчәләр турында белемнәрен арттырдылар. Кичә дәртле җырлар, шаян биюләр белән үрелеп барылды.
-
"Туган телем сагында" 19.10.2023

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.
19 нчы октябрьдә 5-9 нчы сыйныф укучылары белән "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Халкыбызның милли җырлары, дәртле биюләре, кызыклы уеннарында һәркем катнашты. Соңыннан татарча дискотека булды. -
Класс сәгате. "Татарстанның халык промыселы" 18.10.2023

3 нче класста балаларны татар халкының милли киемнәре, мили орнамент белән якыннанрак таныштыру максатыннан класс сәгате үткәрелде. Татар халкы элек-электән үк матур итеп киенгән. Аның өйдә кию өчен бер төрле киеме булса, кунакка, кешеләр янына чыгарга икенче төрле киемнәре булган. Татар хатын-кызлары матур күлмәк, күлмәк өстенә камзул, башларына калфак, аякларына читекләр кия торган булганнар.
-
«Мөһим сөйләшү»/ «Разговоры о важном» 16.10.2023

16 нчы октябрьдә дәресләр «Мөһим сөйләшү» дәресеннән башланды. Төп темалар хәзерге Россиядә кеше тормышының төп аспектлары белән бәйле. Бүген мәктәпнең 1-9 нчы классларында класс җитәкчеләре түбәндәге темага дәрес уздырды : “ЭКРАННЫҢ ИКЕНЧЕ ЯГЫНДА. РОССИЯДӘ КИНОГА 115 ЕЛ”.
16 октября классные руководители провели внеурочные занятия «Разговоры о важном». «Разговоры о важном» — это тематические классные часы, которые проводятся в 1-9 классах в начале каждой учебной недели. Классный час проводился на тему: «ПО ТУ СТОРОНУ ЭКРАНА. 115 ЛЕТ КИНО В РОССИИ»
-
Әтиләр көне 15.10.2023

Хөрмәтле әтиләребез!
Сезне әтиләр көне белән кайнар котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет телибез. Гаиләгезгә ныклы терәк булып, якыннарыгызга кирәк булып, озын - озак гомер кичерегез.










