Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Фильм карау. 28.04.2023

Бүген 7-8 класс укучылары һәм класс җитәкчеләре Арча шәһәренә экскурсиягә бардылар. "Вызов" фильмын зур экраннан карадылар.. Бу фильм, космоста булган актриса Юлия Пересильд турында. Фильм укучыларга бик ошады.
-
Котлыйбыз/ 27.04.2023

22-25 нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан Х Халыкара олимпиада узды. Олимпиадада катнашучылар арасында Татарстан Республикасы укучылары гына түгел, РФнең төрле субъектларыннан, чит илләрдән килгән укучылар да бар. Хәсәншәех мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Хәмидуллина Камилә дә җиңүчеләр арасында! Камиләбезне һәм аның укытучысы Тәнзилә Габдрахман кызын чын күңелдән котлыйбы
-
"Җиңү диктанты 2023" Бөтенроссия акциясе. 27.04.2023

Беренче тапкыр ул 2019 елда бөтен ил буенча үткәрелә торган башка акцияләр белән беррәттән оештырылган. "Җиңү диктанты 2023" үз көчеңне сынап карарга һәм үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңалык белергә мөмкинлек бирә торган чараларның берсе. 27 нче апрель көнне шушы акциядә катнашып, Җиңү диктанты яздык.
-
"Күңелләрдә син, Тукай" 26.04.2023

26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан олысы-кечесе Тукай иҗатына мәдхия җырлый, аның шигырьләрен сөйли.
-
Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел 26.04.2023

Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте ( Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган, балачагы авыр һәм катлаулы узган Габдулла бик кыска гомерле була. Нибары 26 ел яшәп, 1913 елның 15 апрелендә гомере өзелә.
Тукай туган көн Татарстан күләмендә һәм татарлар яшәгән бөтен төбәкләрдә Туган тел көне, Шигърият бәйрәме буларак билгеләп үтелә.
Аның Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. “Туган тел”е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә. -
"Г.Тукай - милләтебезнең йөзек кашы" Китап күргәзмәсе 25.04.2023

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, —
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам; -
«Мөһим сөйләшү»/ «Разговоры о важном» 24.04.2023

24 апреля в нашей школе классные руководители провели внеурочные занятия «Разговоры о важном». « Разговоры о важном » — это тематические классные часы, которые проводятся в 1-9 классах в начале каждой учебной недели. Классный час в начале учебной недели проводился на тему: «ДЕНЬ ТРУДА. МИР ПРОФЕССИЙ» Цель занятия: формирование позитивного отношения к труду, уважения к людям труда; понимания, что умение честно и ответственно трудиться – важнейшая ценность для человека; развитие познавательного интереса у подростков в построении своей будущей карьерной траектории. Формирующиеся ценности: созидательный труд.
-
"Каурый каләм" иҗат берләшмәсенең актив язучылары белән очрашу, 24.04.2023

25 апрель көнне Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбенә кунакка Арча районы үзәк китапханәсе каршында эшләп килуче "Каурый каләм" иҗат берләшмәсе әгъзалары Адилә Әхмәтҗанова, Фәнис Тимашев, Факия Шәрәфетдинова, Дамир Нуриахметов, Марсель Шарапов, Фәрит Минхаиров, Зиннур Тимергалиев, Халидә Вафина, Ренат Шәрәфиев, Гөлзилә Фәхретдинова килделар. Чара бөек шагыйребез Г.Тукайның 137 еллыгына "Без - Тукайлы халык" дигән девиз белән үтте. Үзешчән язучылар белән уздырылган чара бик җылы шартларда, бай мәгълүматлы булды.
-
Язгы өмәләр дәвам итә 22.04.2023

Яз җитү белән мәктәп яны участогында эш кайный башлый. Коллектив белән җирне эшкәртәләр, түтәлләр ясыйлар. Яшелчәләр, чәчәкләр утырталар. 22 нче май көнне мәктәп бакчасында укучылар һәм укытучылар бик тырышып эшләде. Җәй һәм көз көннәрендә безнең мәктәп бакчасы бик матур булсын иде.
-
Котлыйбыз! 21.04.2023

18 нче апрель көнне Арчаның 3 нче мәктәбендә Россиядә укытучы һәм остаз елы һәм Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елларына багышланган укучылар һәм укытучыларның “Туган телемнең серләрен ачам” районара фәнни-гамәли конференциясе үтте. "Остазым белән янәшә" номинациясендә 2 урын алган 4 класс укучысы Әхмәтова Илүзәне һәм укытучысы Гөлшат Сайфелхановнаны котлыйбыз.










