Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
29.04.2022

Мәктәбебездә район буенча тэг-регби ярышлары булып узды. Бу ярышта мәктәбебезнең 3 нче һәм 4 нче класс укучылары да актив катнаштылар.
-
29.04.2022 Укучыларыбыз район мәктәпләре арасында уздырылган "Арский бал" яшьләр бию проектында катнашып, "Зажигательные" номинациясенә ия булдылар. Укытучыбыз Рахимова Р.З. ны, биючеләребезне (Габдрахманова К.Б., Гатиатуллина Л.К., Марданова З.Р., Шакирҗанова Л.Р.) котлыйбыз. Молодцы!!!

-
28.04.2022 Район буенча уздырылган "Җыр белән каршы алдык Бөек Җиңүне!" сугышчан җырлар темасына бәйгедә, 6 нчы класс укучысы Гатауллина Адилә 3 нче урын алды. Котлыйбыз! Уңышлар теләп калабыз.

-
Тукай – сүнмәс йолдыз ул! 26.04.2022

Туган тел айлыгы кысалаларында Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле сөйләү буенча бәйге булып узды. Мәктәбебезнең барлык укучылары да бу бәйгедә актив катнаштылар. Чараның максаты - Габдулла Тукай иҗатын һәм аңа бәйләп хәзерге заман әдипләребезнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, халкыбыз тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, шул ук вакытта сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү, татар шигьриятенә, туган телебезгә мәхәббәт уяту, китап укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү.
-
«Куркынычсыз тәгәрмәч-2022 " район конкурсы 25.04.2022

Бүген безнең мәктәп командасы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең яшь инспекторлары отрядлары арасында оештырылган "Куркынычсыз тәгәрмәч – 2022" район конкурсында катнашты.
- "Иң чиста дәфтәр" 23.04.2022 Бүген атналыкка йомгак ясалды. “Иң чиста дәфтәр” күргәзмәсе оештырылды. Башлангыч сыйныф укучыларының төрле фәннәрдән эш дәфтәрләренә анализ ясалды һәм нәтиҗә чыгарылды. "Иң чиста дәфтәр" ияләре бүләкләнде.
-
"Без - Тукай оныклары" 22.04.2022

Бүген фән атналыгы кысаларында башлангыч класс укучылары арасында "Без - Тукай оныклары" дигән шигырь укучылар конкурсы үткәрелде.
-
22.04.2022 Мәктәбебезнең техник хезмәткәре Альмиева Фоадия Ансар кызын Туган көне һәм 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Киләчәктә ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар, гаилә бәхете, шатлыклар телибез.

-
Проект яклау. 21.04.2022

Бүген 1 нче сыйныф укучылары проект эшләрен якладылар. Укучылар төрле темаларга чыгыш ясадылар.
-
"Дөрес туклану серләре" 21.04.2022

Бүген башлангыч класс укучылары өчен "Дөрес туклану серләре" дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде.














