Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Лагерьның 4 нче көне 07.06.2022 4 нче көн. «Дуслык» мәктәп яны лагерының дүртенче көне продуктив һәм файдалы узды. Көн, гадәттәгечә, иртәнге зарядкадан башланды, анда балалар көн буена күтәренке кәеф белән таралыштылар. Укучыларда коррупциягә карата гражданлык позициясе формалаштыру максатыннан үткәрелгән "Без коррупциягә каршы" дигән әңгәмә барышында балалар коррупциянең нәрсә икәнлеге турында фикер алыштылар. Барлык отрядларда да «Минем талантым " рәсем конкурслары узды, лагерьның гомуми стенды булдырылды. Линейкада көн ахырында нәтиҗәләр ясалды һәм үткәрелгән чараларда тырышлыклары, ярдәмчеллекләре һәм активлыклары өчен отрядларны мактап уздылар.

-
Лагерьның 3 нче көне 06.06.2022 Пушкинский день в лагере. . 6 июня, в день рождения основоположника современного русского литературного языка А.С.Пушкина, дети пришкольного лагеря посетили школьную библиотеку. Библиотекарь Р.З.Рахимова рассказала детям о жизни и творчестве великого поэта, затем поговорили о детских сказках классика. После ребята вместе с воспитателями играли в подвижные игры на свежем воздухе.

-
Лагерьның 2 нче көне 05.06.2022 2 нче көн. Бүгенге көн гадәттәгечә, балалар иртәсе зарядка белән башланып китте, «Юлларда сак бул» дигән бер минутлык куркынычсызлык минуты турында да онытмадылар. Соңыннан балалар тәмле һәм файдалы иртәнге ашка киттеләр, бераз саф һавада уйнадылар.

-
Лагерьның 1 нче көне 04.06.2022 1 нче көн. Бүгеннән безнең мәктәптә "Дуслык" мәктәп яны лагере эшли башлады. Иртә таңнан мәктәп ишегалды балалар көлүе һәм күңелле шау-шу белән тулды. Традицион линейка, зарядка, иртәнге аш. Өлкән вожатыйлар балалар белән мәктәп яны җәйге лагерында куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар үткәрделәр,аннан соң барлык отрядлар да үз отрядларын бизәү, исем һәм девизлар уйлап табу белән шөгыльләнделәр. Малайлар һәм кызлар үзләренең көн режимнары белән уртаклаштылар.

-
03.06.2022 Мәктәбебез сандугачы Гатауллина Адилә Мәскәү шәһәрендә узган "Союз Талантов России" конкурсында катнашты һәм 3 нче дәрәҗәдәге Лауреат исеме һәм кубок белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.

-
1 июнь - балаларны яклау көне 01.06.2022 Бәйрәм уңаеннан балалар белән табигать кочагында бәйрәм итеп алдык.

-
Табигатькә экскурсия 30.05.2022 Бу җәй бигрәкләр матур инде! Кайсы ягын гына алсаң да мактап бетереп булмас төсле. Тирә-як ямь-яшел.Кошлар сайравы күңелләрне моңландыра. Хуш исле чәчәкләр күзләрне камаштыра.

-
26.05.2022

Мәктәбебезнең 1-4 класс укучылары Казанга экскурсиягә бардылар. "Замбеззи елгасы" исемендәге зоопаркка һәм "Шоу воды, огня и света" дип аталган цирк карадылар.
-
25.05.2022 Мәктәбебезнең 5-9 класс укучылары Казанга экскурсиягә һәм К.Тинчурин театрына спектакль карарга бардылар.

-
Соңгы кыңгырау 24.05.2022 Бүген барлык мәктәпләрдә, шулай ук безнең мәктәптә дә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Чыгарылыш класс укучыларына алда торган имтиханнарда уңышлар телибез. Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Бүген сезнең өчен дәрескә чакыручы кыңгырау соңгы тапкыр чыңлый. Мәктәптә үткән балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә.Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагын да кыюрак атларга чакырсын! Хәерле юл сезгә!















