Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Бакчада эш 06.07.2022 Мәктәп бакчасында эш дәвам итә. Укучылар тырышып эшлиләр.

-
29.06.2022 Укучылар имтиханнарны уңышлы тапшырып, кулларына аттестат алдылар. Укучыларга ак юллар һәм уңышлар теләп калабыз.

-
28.06.2022 28 июнь көнне район мәдәният йортында «Сәләтле балачак – 2022»олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Яшь сәләтле балаларны котларга муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Рифовна килгән иде. Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырылды. Укучыларның җиңүләре-педагогларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Бәйрәмдә олимпиадаларда иң күп җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучылар да аерым билгеләп үтелде. Алар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз! Мәктәп Сезнең белән горурлана!

-
Лагерьның 21 нче көне 24.06.2022 24 июнь көнне "Дуслык"җәйге мәктәп яны лагере ябылу уңаеннан тантаналы линейка узды. Мәктәп яны лагерында үткәрелгән вакыт эчендә балалар бер-берсен хөрмәт итәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәнделәр. Лагерьда үткәрелгән көннәр балаларга бик күп шатлыклы минутлар алып килде һәм аларның хәтерендә озак сакланыр дип ышанабыз. Сезонны ябу традициясе- Сабантуй һәм бүләкләр белән пакетлар тапшыру. Балалар! Һәрвакыт шундый акыллы, шат күңелле һәм күңелле булып калыгыз! 21 көн дәвамында «Дуслык» мәктәп яны лагерында эшләүчеләргә, тәмле иртәнге һәм төшке ашлар әзерләүчеләргә, бүлмәләрдә чисталык һәм уңайлылык тудыручыларга, кызыклы чаралар оештыручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Яңа очрашуларга кадәр!

-
Лагерьның 20 нче көне 23.06.2022 Бүген "Дуслык лагеренда балалар күңелле ял иттеләр. Күңелле старт уеннары үткәрелде.

-
Лагерьның 19 нчы көне 22.06.2022 Бүген "Дуслык" лагеренда балалар белән һәйкәл янына төштек. 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. Балаларга һәйкэл янында сугыш башланган көн, илебез тарихында иң дәһшәтле еллар турында китапханә мөдире Рүзилә Равил кызы сөйләде. Һәйкәлгә чәчәкләр салдык, хәтер шәмен кабызып акциягә кушылдык. Ахырдан һәйкәл каршындагы мәйданда балалар асфальтка рәсем ясадылар.

-
Лагерьның 18 нче көне 21.06.2022 Бүген "Дуслык" лагеренда иртәнге линейкадан соң зарядка ясадык. Иртәнге аштан соң “Күңелле стартлар” үткәрдек, саф һавада спорт уеннары уйнадык. Көннең икенче яртысында "Юлда йөрү кагыйдәләре" темасына әңгәмә үткәрдек.

-
Лагерьның 17 нче көне 20.06.2022 Бүген "Дуслык" лагеренда "Балыкчы" көне булды. Иртәнге зарядканы эшләп, тәмле итеп сыйлангач, тезелешеп су буена киттеләр. Балалар кармакларын әзерләп килгән иделәр, рәхәтләнеп балык тоттылар. Көннең икенче яртысында рәсем конкурсы үткәрелде.

-
Лагерьның 16 нчы көне 19.06.2022 Бүген "Дуслык"лагеренда сәламәтлек көне уздырылды. Иртәнге аштан соң “ Чисталык сөючедә кунакта” викторина һәм “Көндәлек режим” әңгәмә үткәрелде. Төшке аштан соң балалар спорт мәйданчыгында спорт уеннары уйнадылар. “Терроризмга каршы көрәш!” дигән темага рәсем конкурсы уздырылды. Көн барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды.

-
Лагерьның 15 нче көне 18.06.2022 Буген "Дуслык" лагеренда балалар Мәдәният йортына кунакка бардылар. Биеделәр, уеннар уйнадылар.















