Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул.Школьная, 94 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dskazanbash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Казанбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шайдуллина Рузиля Рузалевна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 18 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
“Татарстанда яшәүче милләтләр” сөйләм теле үстерүдән интегральләштерелгән шөгыль . 14.02.2022 Бурычлар: 1. балаларның халык, милләт турында белемнәрен системалаштыру; 2. Татарстан Республикасының күпмилләтле булуы турындагы белемнәрен киңәйтү; 3. балаларда башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү. Сүзлек: Хәерле иртә! Хәерле көн! Әссәламегаләйкем! Сәлам! Здравствуйте! Зёчбуресь, гажано эшъёс! Салам, ачасем! Салам, юлташ-влаг! Һаумыһыс, дустар! Җиһазлау: мультимедиапроектор, компьютер, төркемдәге балаларның “Без дус яшибез” фотосүрәтләре, рус, татар, удмурт, мари, башкорт киемендәге курчаклар, төрле милләт бию - җырларыннан видеороликлар.

-
Лингвистик уен." Халыклар дуслыгы" 11.02.2022 Максат: - төрле халыклар мәдәнияте, аның башлангычы, теле, гореф-гадәтләре, көн-күреше турында күзаллауларын формалаштыру; - үз милләтеңне, аның телен саклауга уңай йогынты ясау; - башка милләт халыкларына уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау; - төрле милләт халыкларының милли орнаментларын, дәүләт символикасын аера белү өстендә эшләү; - туган илгә, үзеңнең милләтеңә һәм башка милләт халыкларына карата хөрмәт тәрбияләү; - төрле милләт вәкилләре (татарлар, чувашлар, удмуртлар, марилар, башкортлар, руслар, мордвалар һ.б.), милли ризыклары, кул эшләре, уеннары, бәйрәмнәре турында сөйли белүләренә игътибар итү

-
Безнең уңышлар! 10.02.2022

Районкүләм " Голосок" бәйгесендә Марданов Әмир икенче урын алды.Афәрин!Әмирнең әти-әнисенә,тәрбияче апаларына,бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Туган тел атналыгы. 09.02.2022 Шул уңайдан без балалар бакчасында әлеге бәйрәмгә кагылышлы чаралар циклын башлап җибәрдек. Бүген исә иң кечкенәләр төркеме балалары Г.Тукай әкиятләре белән танышты.Алар кубиклар ярдәмендә әкиятләрне истә калдырды.

-
Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру 02.02.2022 Кушу һәм алуга арифметик мәсьәләләр төзергә өйрәтүне дәвам итү.Сыеклыкны шартлы үлчәм ярдәмендә үлчәргә өйрәтүне дәвам итү.Шакмаклы кәгазь битендә ориентлашырга өйрәтергә дәвам итү.Игътибарлылык, хәтердә калдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү

-
Режим моментларындагы эшчәнлек. 31.01.2022 Көндәлек режим ул- балаларның эшчәнлек төрләре һәм ялының рациональ дәвамлылыгы, дөрес чиратлашуы. Режим моментлары түбәндәгеләрне истә тотып төзелде: - балаларның төркемдә булу вакытлары; - гамәлдәге санитария нормалары һәм кагыйдәләре(Сан Пин); - мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә федераль дәүләт таләпләре; - белем бирү процессын тормышка ашыруның үзенчәлекле шартлары (климатик, демографик, милли-мәдәни һ.б.); - ел фасыллары. Программаны үзләштерү, тормышка ашыру буенча өлкәннәр һәм балалар эшчәнлеге көндәлек режимда ике төп модельдә оештырыла: өлкәннәр һәм балаларның уртак эшчәнлеге, балаларның мөстәкыль эшчәнлеге

-
Саф һавада! 28.01.2022 Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә.

-
Конкурс "Голосок". 26.01.2022

Марданов Эмир матур җыр белән"Голосок" бәйгесендә катнашты .Унышлар теләп калабыз!
-
Туган көнең белән,Диләрә! 21.01.2022 Диләрәне, Туган көне белән котлыйбыз!Таза -сау булып ,эти -эни тигезлегендә үсэргэ насыйп булсын. Нәрсә соң ул туган көн? Бәйрәм итә торган көн! Уенчыклар, күчтәнәчләр Бүләк итә торан көн! Бәйрәмнәр бик күп алар. Туган көн ул бер генә. Уйнап үскән дусларыңның Тик кадерен бел генә.

-
Сюжетлы-рольле уен "Өй,гаилә". 19.01.2022 “Өй, гаилә” Бурычлары: Балаларны көндәлек тормышны, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне чагылдырып уйнарга этәрү. Әлеге уен өчен уңайлы атрибутлар сайлау, җирлек тудыруда мөстәкыйльлек камилләштерү. Өлкәннәр эшчәнлеген уенда күрсәтергә, гаилә эчендәге вазифаларны дөрес бүленешен аңлап эш итәргә өйрәтүне дәвам итү. Коллектив уйнауга карата кызыксынуны үстерү. Әхлак тәрбиясен ныгыту. Катнашучылар: әни, әти, әби, бабай, абый, апа, балалар, һ.б. Уен барышы: Төрле типтагы уен ситуацияләрен сайлау: “Әти белән әни өйдә юк чагында” (кечкенәләр өчен җаваплылык, йорт эшләрен үтәүдә мөстәкыйльлек үстерү); “Бәйрәмгә, кунак чакыруга әзерлек” (гаилә өчен уртак бурычлар башкару: өстәл әзерләү, табын янында үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, культура үстерү); “Квартира җыештыру” (уенга хезмәт элементларын кертү: кер юу, идән сөртү, киштәләрдә тәртип ясау). Уен эчтәлеге алмашынган саен уен җирлеген дә үзгәртү, уенчыкларны алмаштыру, саф һава шартларында табигый материалларны куллану.




