МБДОУ «Качелинский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы" Кәче балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013, Республика Татарстан, Арский район, с. Качелино, ул. Сайдашева, д. 99А |
| Телефон: | +7(843)-665-23-35 |
| E-Mail: | dskatshelino.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Качелинский детский сад" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Нурися Нурмухаметовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42ребенка / 42бала(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 2 педагога / 2 педагогик хезмэткзр |
МБДОУ «Качелинский детский сад Арского муниципального района РТ»/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы" Кәче балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Кошлар - табигать күрке. 24.11.2025

Кошлар да, без кешеләр тарафыннан үзләрен яратуларын, кайгыртуларына мохтаҗ. Мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары олылар ярдәме белән йортлары янына жимлекләр ясап, аларга ризык салып кошларны сыйладылар. Балаларга, аларның әти-әниләренә һәм әби-бабайларына бу изге эшне башкарган өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
«Часы науки» в младшей группе 21.11.2025

Тема: «Катись, шарик, по желобку»
Цель: познакомить с движением тела по наклонной и по прямой. Развивать наблюдательность, смекалку.
-
Рәсем шөгыле 20.11.2025

Рәсем ясау мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади эшчәнлегенең иң кызыклы төрләреннән берсе булып тора. Рәсем ясап, бала үзен физик яктан да, акыл ягыннан да үстерә. Рәсем ясау баланың вак моторикасын үстерә, хәтерен һәм игътибарын яхшырта, уйларга һәм анализларга, фантазияләргә, үлчәргә һәм чагыштырырга өйрәтә. Рәсем шөгыльләре ярдәмендә балаларда бәйләнешле сөйләм формалаша.
Кечкенәләр төркемендә дә рәсем ясарга бик яраталар. Бүген балалар тәрбиячеләре белән бергә төрле төстәге кыршаулар ясадылар. Гөлия Рәфкатовна балаларга пумала белән түгәрәк ясау һәм буяу алымнарын күрсәтте. Нәниләр шулай ук төсләрнең исемнәре һәм «түгәрәк» геометрик фигурасы турындагы белемнәрен камилләштерделәр.
Балалар барысы да бик тырыштылар, рәсемнәре дә матур килеп чыкты.
-
"Түбәтәй уены" 19.11.2025

Бүген кечкенәләр төркеме балалары белән, сүзлек байлыгын активлаштыру һәм баету, аларның эмоциональсферасын үстерү максатыннан, татар халкының "Түбәтәй" уены белән таныштык. Балаларда халык гореф-гадәтләренә хөрмәт хисе уяттык. Шулай ук, татарча дөрес итеп сөйләшә алу, авазларны чиста итеп әйтү мөмкинлекләрен камилләштердек.
-
Сюжетлы-рольле уен 18.11.2025

Бүген кечкенәләр төркемендә "Кафе" дигән сюжетлы - рольле уены уйнадык. Уен барышында балалар пешекче, официант, кассир кебек һөнәрләр белән; яңа уен хәрәкәтләре белән таныштылар; өстәл артында һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерделәр, савыт-сабаның исемен искә төшерделәр.Сюжетлы-рольле уеннар уйнап, балаларның сүзлек запасы баетыла, вак моторика үсә, билгеләнгән кагыйдәләр буенча командада уйный белү күнекмәләре ныгый.
-
Физик культура шөгыле 17.11.2025

Безнең балалар бакчасында физик культура белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирелә. Өстәвенә, физкультура белән даими шөгыльләнү балалар организмын ныгыта һәм иммунитетны күтәрә, шулай ук балаларда игътибар, фикерләү, кабул итү, акыл сәләте һәм вакыт күзаллаулары үсешенә ярдәм итә. Кечкенәләр төркемендә балалар бик рәхәтләнеп, тәрбиячеләре җитәкчелегендә физкультура белән шөгыльләнәләр.
-
"Татарча диктант-2025" 14.11.2025

Бүген без хезмәттәшләр белән дөньякүләм "Татарча диктант-2025 акциясенә кушылдык.
-
"Часы науки" 13.11.2025

Сегодня с детьми подготовительной группы провели "Часы науки".
Тема: "Как образуются мыльные пузыри?"
Пузыри образуются при попадании воздуха в мыльный раствор.
-
12 ноябрь "Песнәкләр көне" 12.11.2025

Тема: 12 ноябрь "Песнәкләр көне"
Максат: Балаларны "Песнәкләр көне"белән таныштыру.
12 ноябрь "Песнәкләр көне" исемле экологик бәйрәм буларак искә алына. Әлеге дата очраклы гына сайланмаган. Бу көнне кешеләр кышлаучы кошларны каршы алганнар, аларга җимлекләр ясаганнар, искеләрен чистартып җимнәр салганнар. Кешеләрдә бу кошлар уңыш китерә дигән ышану да булган.
-
"Сюжетно-ролевая игра" 11.11.2025

Сюжетно-ролевая игра с детьми подготовительной группы "Автопарк".
Цель: Сформировать умение играть в сюжетно - ролевую игру. Воспитывать доброжелательное отношение между дошкольниками.






