Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
" Туган телем - иркә гөлем" 21.02.2023
21 февраль- Халыкара туган тел көне уңаеннан Акчишмә башлангыч мәктәбендә " Туган телем - иркә гөлем" исеме астында тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар туган тел турында мәкальләрне искә төшерделәр, табышмакларга җавап эзләделәр. Тәрбия сәгате Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Котлыйбыз! 20.02.2023
16-19 нчы февраль көннәрендә рус теле һәм рус әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау туры үтте. Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Солтанов И. – рус теленнән призер, 10 нчы сыйныф укучысы Фәхретдинова И. – рус әдәбиятыннан призер булдылар. Укучыларны һәм аларның укытучылары Фәхретдинова З.С. ны зур уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңадан-яңа җиңүләргә ирешүләрен телибез.
-
“Без әтиләр белән көчле!” 18.02.2023
Җырлыйбыз әтиләр хакында,
Үсәбез аларның кулында
Әтиләр кул куйса иңбашка
Яктырак елмая кояш та.
Бүген башлангыч класс укучылары “Без әтиләр белән көчле!” дигән темага әтиләр өчен ачык чара үткәрделәр. Укучылар әтиләрен котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә әтиләр һәм малайлар командалары үзара көч сынаштылар. Төрле күңелле спорт уеннарында малайлар командасы җүңүче булды. Чара бик күңелле үтте.
-
Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Акчишмә башлангыч мәктәбендә ачык дәресләр үткәрелде 17.02.2023
Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Акчишмә башлангыч мәктәбендә ачык дәресләр үткәрелде. 4Б класста Гарифуллина Фәния Рауис кызы рус теленнән "Орфограммы в корнях слов", 3Б класста Сабирҗанова Хәлимә Фәгаль кызы математикадан "Санны үз-үзенә бүлү" темасына дәрес күрсәттеләр. Дәресләрнең һәр этабы ныклап уйланылган һәм ФГОС таләпләренә туры килә.
17 февраля в Акчишминской начальной школе прошли открытые уроки. В 4Б классе Гарифуллина Ф.Р. провела открытый урок по теме "Орфограммы в корнях слов", в 3Б классе Сабирзянова Х.Ф. провела урок по математике по теме " Деление числа на само себя". Все этапы урока тщательно продуманы и соответствуют требованиям ФГОС. -
Музейларга сәяхәт 16.02.2023
16 февраль көнне башлангыч класс укучылары белән Арча шәһәренә күңелле экскурсиягә бардык. Казан Арты музеенда, әдәбият һэм сәнгать музеенда булдык. Районыбызның үткәне белән таныштык, районыбыздан чыккан язучылар, шагыйрьләр, җырчылар иҗаты турында күп мәгълүмат тупладык. Балаларны кызыксындырган сорауларга экскурсоводлар бик теләп жавап бирделәр. Бүгенге сәяхәтебез барыбыз өчен дә бик файдалы, күңелле булды.
-
Олимпиада җиңүчеләре 15.02.2023
13- 15 нче февраль көннәрендә татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау туры үтте.Мөктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Фәхретдинова И. — җиңүче, Асатова И. һәм Сабитова А. призёр булдылар. Укучылар һәм аларның укытучылары Әүхәдиева М.Р. Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары белән бүләкләнде. Аларны зур уңышлары белән котлыйбыз!Киләчәктә укуларында, эшләрендә тагын да зуррак үрләр яулауларын телибез.
-
Укучылар "Ватанны саклаучыларга" мемориаль комплексының макетын төзеделәр. 15.02.2023
Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Ибраһимова Л.Ф.1,3 нче классларда сынлы сәнгать фәненнән ачык дәрес бирде. Дәрес 23 февраль - Ватанны саклаучылар турында әңгәмә белән башланып китте. Укучылар аппликация юлы белән күмәк рәвештә эшләнмә ясадылар. Дәрес ахырында эш нәтиҗәсе дә күренде. Укучылар "Ватанны саклаучыларга" мемориаль комплексының макетын төзеделәр.
-
Бүген башлангыч класслар атналыгы кысаларында 2,4 классларда Хабибуллина Р.Р. математикадан ачык дәрес күрсәтте. 15.02.2023
Бүген башлангыч класслар атналыгы кысаларында 2,4 классларда Хабибуллина Р.Р. математикадан ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә тиешле мәгълүмәтне эзләү һәм анализлау, модельләр төзү, классификацияләү, проблеманы мөстәкыйль чишү, танып-белү эшчәнлеген үстерү өстендә эшләнде.Үз эшеңне бәяләү, төзәтү, авырлыкларны җиңүгә әзер булу кебек регулятив эшчәнлекләр үстерелде.Укытучы планлаштырган нәтиҗәләргә иреште, укучылар үз фикерләрен әйтә беләләр, үзара ярдәмләшеп эшлиләр . Универсаль уку гамәлләрен уңышлы кулланалар.
-
15 февраль — герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. 15.02.2023
15 февраль — герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бу көнне мәктәптә шагыйрьнең туган көне уңаеннан башлангыч сыйныфларда шигырь укучылар конкурсы, урта һәм югары сыйныфларда тәрбия сәгатьләре, « Син Җәлил иҗатын беләсеңме? « дип исемләнгән викторина узды.Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан күргәзмә эшләде.
-
15 февраля- день вывода советских войск из Демократической республики Афганистан. 15.02.2023
15 февраля- день вывода советских войск из Демократической республики Афганистан.
В этом году отмечается 32 годовщина этого дня.В декабре 1979 года советские войска были введены в Афганистан. Первыми на аэродроме Баграм, в 50 км к северу от Кабула, высадились части 105-ой гвардейской воздушно-десантной дивизии.
Сегодня в нашей школе состоялась встреча с воинами- интернационалистами. Они поделились своими воспоминаниями, участвовали в квесте, получили самые теплые пожелания и памятные подарки от учащихся и от коллектива Ашитбашской средней школы. Встреча оставила незабываемые впечатления.