Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Бер күрешү-бер гомер 04.04.2023
Бүген мәктәбебездә якташ шагыйребез Наил Касыймов белән очрашу булды. Якташ шагыйрьләребезнең иҗатын барлау, өйрәнү, алар белән әдәби кичәләр үткәрү әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә ярдәм итә. Безнең авылыбызда милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда, матурлауда зур хезмәт куючы, әдәбиятыбызга намуслы хезмәт итүче шагыйребез Наил Касыймов туган.
Ямьле Ашыт буенда уйнап үскән малайга, авылының гүзәл табигате, Гариф болыннары, серле Артышлыгы аның иҗатына дәрт һәм илһам биргәндер.Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан шагыйрьнең йөзгә якын шигыренә көй язылып, бүген дә яратып кабул ителәләр.
Наил Касыймов – 1993нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2014 нче елда татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен язучыга “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелде.Танылган шагыйребезнең 30 дан артык китабына сыйган һәрбер шигыре, ул шигырьләрнең һәрбер юлы – киләчәк буыннарга васыять булып калырлык зур мирас.
Кичәдә Наил Касыймов укучыларны үзенең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырды, сорауларына җавап бирде. Укучыларыбыз шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар, шигырьләре буенча ясалган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
Сегодня в школе состоялась встреча с нашим земляком поэтом Наилем Касыймовым. Такие встречи способствуют углубленному изучению родной литературы, воспитанию патриотизма.
Наиль Касыймов является членом Союза писателей Татарстана с 1993 года. В 2014 году он удостоин почетного звания “Заслуженный работник культуры Республики Татарстан”. Стихи поэта – богатое наследие, завещенное подрастающему поколению.
На встрече с учащимися школы Н.Касыймов рассказал о своем жизненном пути,ответил на вопросы. Ученики нашей школы декламировали стихи поэта, исполняли песни.
-
День Земли 03.04.2023
Бүгенге "Мөһим турында сөйләшүләр" "Җир көне" темасына багышланды. Башлангыч класс укучылары органик һәм органик булмаган калдыклар, калдыкларның күпме "яшәгәне", калдыкларны икенче кат эшкәртеп ниләр ясап булуы, куркыныч калдыклар белән таныштылар. Җиребезне саклауга эмблемалар, кагыйдәләр ясадылар.Укучылар, Җиребезне сакларга кирәк, дигән нәтиҗә ясады.
Сегодняшний "Разговор о важном" был посвящен Дню Земли.Учащиеся начальных классов узнали об органических и неорганических отходах, выяснили как долго хранятся отходы, какой вред они наносят окружающей среде. Ребятам была интересна информация о том, что можно производить от переработанных отходов.
Затем учащиеся нарисовали эмблемы , написали правила по защите нашей планеты. В конце пришли к выводу, что Земля нуждается в защите человека, ее нужно беречь. -
Весна - это не только время пробуждения природы, но и пора наведения чистоты и порядка. 01.04.2023
Яз кояшы турырак һәм җылырак карый башлау белән районыбызда язгы санитар чистарту өмәләре башлана. Чөнки яз җитүгә кыш буе кар астында күренми яткан чүп-чар баш калкыта башлый. Кыштан соң табигать уяна, тирә-якны тәртипкә китерү, төзекләндерү вакыты җитә. Бүген, 1 нче апрель көнне мәктәбебез дә бердәм рәвештә язгы өмәдә катнашты. Кар астыннан чыккан чүп-чарны тырмаладылар, җыйдылар.
Весна - это не только время пробуждения природы, но и пора наведения чистоты и порядка.
В нашей школе стало хорошей традицией проводить весенние субботники. 1 апреля в нашей школе прошел субботник по уборке прилежащей территории. Педагоги, работники школы, учащиеся дружно вышли на субботник. Участники субботника собрали мусор, убрали пришкольный участок, спортивную площадку.
-
"Оста куллар" түгәрәгендә 31.03.2023
Язгы каникуллар дәвам итә. Башлангыч класс укучылары бүген "Оста куллар" түгәрәгендә шөгыльләнде. Укучылар төсле кәгазьләрдән оригами юлы белән күбәләк ясады.
-
Каникуллар файдалы үтә. 31.03.2023
9, 11 сыйныф укучылары үзләренең ялларын тагын да файдалырак итү өчен төрле предметлар буенча имтиханнарга әзерләнәләр, мәктәпләрдә алар өчен ярдәм дәресләре һәм якынча тестлар үткәрелә.Ә 7,8 класс укчылары 28, 30 март көннәрендә спортзалга җыелдылар. Алар физик тәрбия укытучысы Сәлахов М Р белән чираттагы волейбол ярышына әзерләнделәр, берүк вакытта үзләренең сәламәтлекләрен дә ныгыттылар.
-
Во время весенних каникул были проведены пробные экзамены по всем предметам по определенному графику на базе средних образовательных школ города Арска. 30.03.2023
В соответствии с планом подготовки школы к государственной ( итоговой) аттестации выпускников 9-х и 11-х классов во время весенних каникул были проведены пробные экзамены по всем предметам по определенному графику на базе средних образовательных школ города Арска. Выпускники нашей школы участвовали на пробных экзаменах. Целями проведения репетиционных ОГЭ и ЕГЭ были: отработка процедуры организации и проведения экзамена; проверка уровня усвоения учащимися материала; определение качества заполнения бланков.
При проведении пробных ОГЭ и ЕГЭ все участники руководствовались инструкцией, соблюдалась процедура проведения. Благодаря этому мероприятию выявлены наиболее сложные виды заданий, которые требуют особой подготовки, а также организационные моменты,которые необходимо будет отработать. -
Всероссийское родительское собрание 29.03.2023
31 марта в 16:00 по московскому времени состоится бесплатный вебинар, на котором член экзаменационной комиссии разъяснит порядок проведения и сдачи ОГЭ и ЕГЭ в 2023 году, а также ответит на все вопросы родителей и поделится наиболее эффективными способами подготовки к экзаменам.
Список тем, которые будут обсуждаться на вебинаре:
- Как изменилась процедура поступления в вуз в 2023 году?
- Отменят ли базовую математику и профильные предметы в 2023 году?
- 10 класс или колледж? Что лучше выбрать?
- Как подобрать будущую профессию для ребенка?
- Как эффективно подготовить выпускника к ОГЭ/ЕГЭ?
- Как выбрать нужные предметы для экзамена?
- Какими ресурсами пользоваться для самостоятельной подготовки?
- Как замотивировать ребенка учиться самостоятельно?
Регистрация на мероприятие проходит на сайте, указанном ниже до 31.03.2023. Количество мест ограничено.
-
Имтиханнарга әзерлек. 29.03.2023
Укучылар белән имтиханнарга әзерлек каникулда да дәвам итә. Бүген 9 нчы сыйныф укучылары географиядән консультациядә булдылар. Киңәйтелгән җавап таләп итә торган эшләрне кабатладылар. Авыр үзләштерүче балалар өстәмә шөгыльләнделәр.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләренә әзерлек. 28.03.2023
Укучыларны Бөтенроссия тикшерү эшләренә әзерләү дәвам итә. Укыту программасы буенча кабатлау, биремнәрне үтәү буенча бергәләп фикер алышу, белемнәрне үзләштерүдә киткән җитешсезлекләрне исәпкә алу, аларны бетерү буенча системалы эш алып барыла.
Продолжается подготовка учащихся ко Всероссийским проверочным работам. Повторение учебной программы, совместное обсуждение выполнения заданий. Ведется системная работа по учету и устранению недостатков в усвоении знаний.
-
27 март - Халыкара театр көне 28.03.2023
27 март - Халыкара театр көне, ул бөтен дөнья буйлап 1961 елда билгеп үтелә башлый.
Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята.
Мэктэптэ " Яшь талантлар ",театр түгәрәге эшләп килә. Ел дэвамында укучылар белэн татар халык әкиятләрен, классик драматургларыбызның, язучыларыбызның әсәрләрен сәхнәләштерәбез.Төрле республика куләм бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулыйбыз.
Түгәрәктә шөгыльләнүче укучыларны бәйрәм белән котлыйбыз!
Аларга яңа иҗат үрләре, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез!