Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Новости школы
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез
Опубликовано: 23.11.2024Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Әлеге уңайдан 23 нче ноябрь көнне мәктәп коллективы Ашытбаш мәдәният йортында "Кадерләп үстергән мин синең җимешең..." дип аталган зур бәйрәм концерты оештырды.
Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.
Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә.
Сез гаилә учагын, тынычлыкны саклаучылар.
Барысы өчен дә бик зур рәхмәт!
Кадерледән кадерлеләребез!Сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телибез. Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур һәм һәрчак бәхетле булыгыз!
К списку новостей