Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 ( 258 ) 259 260 >>
-
9 май - Җинү көне 09.05.2016

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар!
Сезне халкыбызның олы бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Бик зур корбаннар һәм тиңдәшсез батырлык бәрабәренә яулап алынган Бөек Җиңү нуры күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, ватанпәрвәрлеген чагылдыра. Менә җиргә җитмеш беренче Җиңү язы аяк басты!
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан котлап, Сезгә чын йөрәктән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телибез. Тормышыгыз имин, көннәрегез якты, күңелегез һәрчак шат булсын.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде 07.05.2016

Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул,
Дүрт күз белән зарыгып көткән көн.
Күпме кайгы, югалтулар аша
Илгә шатлык алып килгән көн.
7нче май көнне Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде . Митингта ветераннарны котлаулар, һәйкәлгә венок салу , балалар чыгышлары булды. -
"Үлемсез полк" 07.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, Халыкара "Үлемсез полк" акциясе үткәрелә. Бу акциягә мәктәбебез укучылары да бик теләп катнаша. Акция сугыш ветераннарын хөрмәтләү, алар үткән данлы юлларны искә төшерү максатыннан үткәрелә. Укучылар укытучылар белән берлектә "Үлемсез полк" составында парадта алгы сафларда барачак ветераннарның фотопортретларын әзерләделәр, алар узган данлы юлны өйрәнделәр. Бүгенге матур, тыныч тормышта яшәвебез өчен без Сезгә бурычлы. Дан Сезгә, хөрмәтле ветераннар! Сез һәрвакыт безнең белән иң алгы сафларда атлыйсыз.
-
"Җиңү язы" акциясе 06.05.2016

Җиңү көне! Өлкән буын аны якынайту өчен күпме кан койды! Күп газаплар, кайгы-хәсрәтләр китерде сугыш. Күпме арысландай егетләребез яу кырында ятып калды, күпме хатыннар тол, балалар ятим каллды. Зур корбаннар бәрабәренә булса да Советлар Союзы Европаны фашизм тырнагыннан коткарып калды.Сугыш кырларында үз-үзләрен аямаган авылдашларыбызны хәзерге буын фотоларда гына күреп белә. "Җиңү язы" акциясе барышында укучылар сугышта булган авылдашларыбызның фотолары белән музейда танышалар.
-
"Картаймагыз әле, ветераннар!" 06.05.2016

6 май көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә китапханәче Мөхәммәтдинова Халидә апа белән берлектә Җиңү бәйрәме уңаеннан "Картаймагыз әле, ветераннар!" исеме астында бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәгә сугыш чоры балалары чакырылды. Бәйрәм кичәсе шигырьләр, матур җырлар белән үрелеп барылды. Ветераннар укучыларга сугыш вакытында күргән авырлыклары, михнәтләре турында сөйләделәр, тыныч тормышның, әти-әниләрнең кадерен белергә өндәделәр, акыллы, тәртипле, кешелекле булуларын теләделәр.
-
ВПР по русскому языку 05.05.2016

<span times="" new="" roman';="" font-size:="" medium;"="">Сегодня в 4 классе прошел пробная всероссийская проверочная работа по русскому языку. Ученики выполняли тестовую работу, проверяли свои знания по пройденным темам. Желаем им успехов в предстоящих проверочных работах!
-
Мәктәп ярминкәсе гөрләде 03.05.2016

Бүген елдагыча мәктәп ярминкәсе булды. Әлеге ярминкәне авыл халкы түземсезләнеп көтеп ала. Ни арада өлгергәннәрдер, нинди генә тәм-том, кул эшләре, яшелчә, гөл үсентеләре,орлыклар юк монда. Товарлар бик төрле, авыл хуҗалыгында җитештерелгән һәр төр әйберне табарга була, сатып алучылар да күп. Чын мәгънәсендә гөрләде бүген ярминкә. Халык бик риза булып, шат күңел, тулы сумкалар белән өйләренә таралышты.
-
“Хәвефсез тәгәрмәч – 2016” 01.05.2016

30 апрель көнне Арчаның бишенче гимназия базасында “Хәвефсез тәгәрмәч – 2016” бәйгесе уздырылды. Безнең укучыларыбыз бәйгедә 2 урынга лаек булдылар һәм шулай ук ярышларның төрле этапларында призлы урыннар яуладылар:
Аухадиев Рүзәл – 2 урын ( “ПДД”) ;
Аухадие Рүзәл - 2 урын (“Фигурное вождение велосипеда” ) ;
Файзрахманова Гүзәл - 1 урын (“Фигурное вождение велосипеда” ) ;
-
"Алиш эзләреннән" 30.04.2016

29 нчы апрель көнне Казан шәһәрендә үткәрелгән "Алиш эзләреннән" II төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашып 3- класс укучысы Хисамиева Ландыш һәм 9-класс укучысы Хисамиев Булат лауреат исеменә лаек булдылар. Аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!
-
“Туган тел – 2016 “ бәйгесе 29.04.2016

29 апрельдә Арча балалар сәнгате йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел”-2016 бәйгесе уздырылды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйгенең беренче турында 33 укытучы катнашты. . Бәйгедә иң күп балл җыйган укытучылар конкурсның икенче турына узды.
Бүгенге бәйгедә районның иң көчле, иҗади, алдынгы укытучылары көч сынашты.
Укытучылар үзләре, һөнәри эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерделәр, осталык дәресләрен тәкъдим иттеләр. Берсеннән –берсе матур чыгышлар, яңа идеяләр, заманча укыту һәм тәрбия ысуллары, сәхнә осталыгы белән кабат сокландырдылар татар мөгаллимнәре. Туган телгә, туган җиргә булган тугрылыклары , һөнәри осталыклары , иҗади хезмәтләре һәм балаларга булган чиксез мәхәббәтләре белән шаккатырдылар алар. Туктаусыз һөнәри үсештә булулары, бетмәс энергия һәм чиксез сабырлыклары белән хөрмәт уяттылар.
Әлбәттә ,хөкемдарларга да җиңел булмады бүген. Ниһаять, “Туган тел”-2016 бәйгесе җиңүчеләре билгеле! Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтгалиева Әлфия Камил кызы 2 урынны яулады.
Хөрмәтле Әлфия Камил кызы! Сезне чын күңелдән зур җиңүегез белән котлыйбыз! Сезгә киләчәктә дә зур уңышлар, яңа үрләр, нык сәламәтлек, гаилә бәхете ,чиксез шатлык- куанычлар телибез!













