Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 ( 254 ) 255 256 257 258 259 260 >>
-
Уеннар көне 16.06.2016

Бугенге көн гадәттәгечә иртәнге линейка белән башланып китте. Балалар яраткан уенчыклары белән килделәр һәм “Минем яраткан уенчыгым” парады булды. Алар үзләренең яраткан уенчыклары турында сөйләделәр. «Чишмә» җырын өйрәнделәр. Төшке аштан соң рәсем сәнгате түгәрәге үткәрелде, балалар яраткан уенчыкларын рәсемгә төшерделәр. Көнебезне “Кем миллионер булырга тели?” – иҗади уен-ярышы белән тәмамладык.
-
“Сәламәтлек – зур байлык” 15.06.2016

Бүген лагерьда сәламәтлек көне уздырылды. Иртәнге аштан соң
“ Чисталык сөючедә кунакта” викторина һәм “Көндәлек режим” әңгәмә үткәрелде. Төшке аштан соң балалар спорт мәйданчыгында спорт уеннары уйнадылар. “ Юк дип әйтергә өйрән!” дигән темада рәсем конкурсы уздырылды. Көн барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды.
-
Матурлык көне 14.06.2016

Бүген лагерьда матурлык көне уздырылды. Балалар төрле бәйгеләрдә катнаштылар, спортзалда « Соко-бачо», «Буги-буги», «Фиксики» музыкаль уеннарын уйнадылар . «Табышмаклар иленә сәяхәт» дип аталган уен – ярыш үткәрелде. Төшке аштан сон барыбыз бергә каенлыкка экскурсиягә бардык. «Оста куллар» түгәрәге уздырылды.
-
Тынычлык көне 13.06.2016

Бугенге көн гадәттәгечә иртәнге линейка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң балалар «Тынычлык» җырын өйрәнделәр. «Һәрвакыт булсын кояш» дигән темага асфальтта рәсем ясадылар. Төшке аштан соң «Җәй эзләре буйлап» уен-сәяхәт уздырылды. Балалар җәй турында мәкальләр, әйтемнәр өйрәнделәр, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау да балаларга бик ошады. Ә инде көнебезне куңелле дискотека белән тэмамладык.
-
12 июнь – Россия көне 12.06.2016

Бүген лагерьда 12 июнь Россия көне буларак билгеләп үтелде. Иртәдән музыка тынып тормады. Музыка астында иртәнге зарядканы ясагач, иртәнге аштан соң җырлы –биюле уеннар уйнадык. «Нинди иркен минем туган җирем» дигән темада әңгәмә уздырдык. Ә инде төшке аштан соң, “Туган илем – Россия» интеллектуаль уен уйнадык. Карта буйлап Россиянең шәһәрләренә сәяхәт иттек, елгалары- күлләре белән таныштык. Рәсем сәнгате түгәрәгендә туган җиребезгә багышлап рәсемнәр ясадык.
-
Әкияттә - кунакта 11.06.2016

Бүгенге көн иртәнге линейкага җыелудан башланып китте. Иртәнге аштан соң татар халкының җырлы – биюле уеннарын уйнадылар. Аннан соң балалар ике командага бүленеп “Әкияттә - кунакта” дигән брейн-ринг уен – ярышта катнаштылар. Балалар үзләренең бик күп әкиятләр белүләрен, тапкыр һәм зирәк булуларын күрсәттеләр. Татар әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмнар карадылар. Төшке аштан соң хореография түгәрәге уздырылды. Бүгенге көнебез дә бик файдалы узуына балалар бик шатланышып таралдылар.
-
Музыкаль колейдоскоп 10.06.2016

Бүген лагерьда “ Без талантлар эзлибез” музыкаль кичәсе уздырылды. Кичәгә балалар берничә көн алдан әзерләнделәр. Иртәдән музыка тавышы тынып тормады, балалар җырладылар – биеделәр , һәрберсе үзенең музыкаль осталыкларын күрсәтте. Ахырдан “ Җырлыйк әле” бәйгесе уздырылды. Бәйгедә “ Гөлләрем” отряды 2 бал өстенлек белән җиңү яулады. Көннең икенче яртысында “ Оста куллар “ түгәрәге уздырылды. Түгәрәктән соң балалар юл кагыйдәләре буенча өстәл уеннары уйнадылар.
-
Хезмәт көне! 09.06.2016

9 июнь “Салават күпере” лагерендә хезмәт көне итеп уздырылды. Бүген “Табигать –яшел аптека” темасына әңгәмә үткәрелде. Болынга экскурсиягә баргач дару үләннәре җыйдык. Көннең икенче яртысында “Табигать могҗизалары” дигән темага пластилиннан иҗади эшләнмәләр әвәләдек. Иң матур эшләнмәләргә призлы урыннар бирелде.
-
Экология көне! 08.06.2016

8 июнь “Салават күпере” лагерендә экология көне итеп уздырылды. Бүген “Саклап калыйк җирне мәңгегә” темасына экологик әнгәмә үткәрелде. “Чүп-чар патшалыгы белән көрәш” дигән темага иҗади рәсемнәр ясадык.Көнебез бик файдалы һәм күңелле үтте.
-
Дуслык көне. 07.06.2016

“Салават күпере” лагере көндәгечә балаларны кочак җәеп каршы алды.Көн яңгырлы булса да, вакытыбыз сизелми дә үтеп китте. Иртәнге линейкадан соң балалар зарядка ясадылар, уеннар уйнадылар . “Могҗизалы әкият иле”ндә сәяхәт итү балаларга аеруча ошады. Сәяхәт вакытында отрядлар үзләренә исемнәр сайладылар ,әкиятләр буенча кызыклы сорауларга җавап эзләделәр.Сәяхәтебез ахырында “ Кызыл калфак” һәм “Серле бияләй” командалары арасында дуслык җиңде.
Көннең икенче яртысында балалар “ Балачакның онытылмас мизгелләре” дигән темага рәсем ясадылар, “ Йомшак буын “ уены уйнадылар.













