Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 ( 256 ) 257 258 259 260 >>
-
“Балалар иминлеге – беренче чиратта” 31.05.2016

31 нче май көнне мәктәптә “Балалар иминлеге – беренче чиратта” дигән темага гомуми ата-аналар җыелышы узды. Уку елын тәмамлау, нәтиҗәләр, планнар, җәйге каникулда балаларның ялын файдалы һәм күңелле оештыру, аларның һәрдаим иминлеген кайгырту турында мәктәп директоры Кавиева Р.Р. сөйләде. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Шәрипова Р.Ф. өлгереш, еллык нәтиҗәләр, имтиханнар барышы белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтгалиева Ә.К. балаларны юл фаҗигаләреннән саклау, каникул чорында аларның иминлеген ныгыту, су коенганда сак булу, пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү турында искәртте. Республикада, районда эшләп килүче лагерьлар турында мәгълүмат бирелде.
Балаларыбыз җәйге каникулда рәхәтләнеп ял итсеннәр, борчу-хәсрәт күрмәсеннәр. Мәктәпкә тулы энергия белән килсеннәр.яхшы яллар сезгә, укучылар!
-
Экскурсия 30.05.2016

Бүген, 30 нчы майда, башлангыч класс укучылары каенлыкка экскурсиягә барды. Укучылар табигатьне күзәттеләр: агачтагы үзгәрешләрне карадылар, кошлар сайравын тыңладылар, күк йөзен күзәттеләр. Төрле кызыклы хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Укучылар күтәренке күңел белән өйләренә таралдылар.
-
"Соңгы звонок" бәйрәме 27.05.2016

25 май көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә "Соңгы звонок" бәйрәме үткәрелде. Бу бер үк вакытта күңелле дә, моңсу да бәйрәм. Күңелле, чөнки укучыларны озын җәйге каникуллар көтә, моңсу, чөнки 4 нче сыйныф укучылары башлангыч мәктәп, дуслары белән саубуллаша. Алда аларны тагын да кызыграк, мавыктыргыч сынаулар көтә.
Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар
Туган оясын онытмый кошлар
Соңгы кыңгырау еракта калып,
Еллар узгач та колакта чыңлар. -
Экскурсия 26.05.2016

26 май көнне 6 класс укучылары Яңа Кырлай авылына экскурсиягә бардылар. Г.Тукай музееның капка төбеннән үк укучыларны әкият геройлары Кәҗә белән Сарык каршы алды. Шүрәле оештырган пычкы белән утын кисү ярышы, Су анасының табышмаклары да укучыларга бик ошады. Соңыннан Г.Тукай музеен карадык, музей хезмәткәрләренең эчтәлекле чыгышлары безгә бик ошады. Сәгъди абзый йортындагы үзгәрешләрне күреп шаккаттык. Анда инде безне Тукай әкиятләренең сыннары каршы алды, йөзьяшәр нарат агачына карап хозурландык, Апуш коесыннан су эчтек. Экскурсиядә алган тәэссирләр балалар күңелендә бик озак сакланыр.
-
«Соңгы кыңгырау» 26.05.2016

25 нче май көнне мәктәптә 11 нче сыйныфлар өчен «Соңгы кыңгырау» тантанасы булды.
Әйе,бүген бөтен ил буенча, барлык уку йортларында «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәре уза. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәрескә чакыручы кыңгырау
соңгы тапкыр чыңлый. Мәктәптә үткән балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә.Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагын да кыюрак атларга чакырсын! Хәерле юл сезгә!
Зур юлларга озатып кала
Мәктәп кыңгыраулары.
Еллар аша озатып барыр
Соңгы яңгыраулары
-
Татарстан варислар берлегенә кабул итү. 26.05.2016

Бүген безнең мәктәптә 4 нче класс укучыларын Татарстан варислар берлегенә кабул итү тантанасы булды. Яшь варислар иптәшләре, укытучылар алдында тантаналы вәгъдә бирделәр. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да укуларында, тормышларында зур уңышлар теләп калабыз!
-
Имтиханнар! 26.05.2016

Мәктәптә иң җаваплы чор – имтиханнар башланды. Бүген аны 9 нчы сыйныф укучылары башлап җибәрде. 3 укучы җәмгыять белеменнән, 1 укучы химиядән сайланма имтихан тапшырдылар. Барлык укучыларның да яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләп калабыз.
-
Туризм 25.05.2016

23-24 нче май көннәрендә Яңа Кырлайда туризм буенча ярышлар булып узды.Физкультура укытучысы Саирҗанов Наил Фаилович белән берлектә безнең мәктәптән дә 4 укучыбыз бу ярышларда катнашып кайттылар.Укучыларыбыз төрле сынауларны узып II урынга лаек булдылар.Аларны җиңүләре белән
-
Чествование одаренных.
23.05.2016
Сегодня в Поволжской государственной академии физической культуры, спорта и туризма состоялась торжественная церемония чествования победителей и призеров заключительного этапа Всероссийских олимпиад школьников с участием заместителя Премьер-министра РТ – министра образования и науки РТ Энгеля Фаттахова. На данном мероприятии из нашей школы участвовала ученица 10 класса Салимзянова Гулина (учитель Фахрутдинова З.С.). Она стала победителем заключительного этапа республиканской олимпиады по русскому языку.
-
Учебно-полевые сборы 21.05.2016

С 18-20 мая прошли учебно-полевые сборы с юношами 10 классов средних школ района. Во время сбора были проведены различные конкурсы. По окончании сборов лучшим учащимся были вручены Благодарственные письма .Среди них были и наши учащиеся: Ахметгалиев Ленар, Салихзянов Ильшат, Хусаинов Инзиль. Молодцы парни!













