Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 ( 248 ) 249 250 >>
-
Бөтенроссия олимпиадасы
18.11.2016
18 ноябрь көнне 11 нче сыйныф укучылары Сәлимҗанова Г.Р., Сафина Г.Г. Казан федераль университетында РФ республикаларының дәүләт телләре буенча Бөтенроссия олимпиадасы региональ этабының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаштылар. Алар Мәгариф һәм фән министрлыгының диломнары белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз!
-
Акция дәвам итә.
17.11.2016
Сәламәтлек – иң зур байлык. Мәктәбебезнең иң мөһим бурычларыннан берсе – укучыларга сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турында белем бирү, үз сәламәтлегең хакында даими кайгырту теләге уяту, һәр укучыны моңа өйрәтү, күнектерү. Кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыручы сәбәпләрнең берсе – наркомания.
Әлеге начар гадәттән кисәтү, наркотикларның зарары турында күбрәк мәгълүмат бирү максатыннан, шулай ук наркотикны кулланган, саклаган, саткан очракларда җинаять җаваплылыгына дучар булуларын, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ә.К.Әхмәтгалиева “Наркотикларга – юк!” дип исемләнгән лекторийда ачык аңлатты. Укучыларның сорауларына җавап бирде. Ахырдан анкета уздырылды.
- 17 ноября прошел открытый урок в 6 классе. Ребята привели в систему знания по теме "Чередующиеся гласные в корне" 17.11.2016
-
Шахмат ярышы
16.11.2016
16 ноябрьдә мәктәбебездә укучылар арасында шахмат ярышы узды. Ярыш нәтиҗәләре командалар арасында түбәндәгечә:
1 урын –Әтнә җыелма командасы
2 урын – Ашытбаш урта мәктәбе командасы
3 урын –Шушмабаш урта мәктәбе командасы
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар , нык сәламәтлек телибез.
-
«Сообщи, где торгуют смертью».
16.11.2016
Члены отряда старшеклассников “Сердәш”приняли участие во Всероссийской антинаркотической акции «Сообщи, где торгуют смертью».
Школьники раздавали прохожим листовки, призывая всех не употреблять наркотики и вести здоровый образ жизни. Активисты распространяли листовки в школе, на улице и в других общественных местах.
-
"Роль семьи в сохранении традиции".
15.11.2016
Заместитель директора по воспитательной работе А.К.Ахметгалиева и преподаватель истории Р.Р. Хисамиев участвовали в районном семинаре-практикуме на тему "Роль семьи в сохранении традиции".
-
“Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” 14.11.2016

14 нче ноябрьдән 23 нче ноябрьгә кадәр “Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” россиякүләм антинаркотик акциясе старт алды. Мәктәбебез дә әлеге акциягә кушылды. Расланган план нигезендә чаралар башланды.
-
Арчада II Халыкара фәнни-практик конференция 14.11.2016

Арча педагогика көллияте бинасында II Халыкара фәнни-практик конференция булып узды. “Рухи тәрбия контекстында милли-мәдәни компонент” темасына багышланган конференция көллияткә Габдулла Тукай исеме бирелүгә 70 ел тулуга багышланган иде. Конференциядә 250дән артык кеше катнашырга теләк белдергән, 180 кеше катнашты. Безнең мәктәбебездән башлангыч класслар укытучысы Хәбибуллина Рәмзия Рифат кызы “Балаларга әхлак тәрбиясе бирү үзенчәлекләре” , Ибраһимова Люция Фәрид кызы “Халык педагогикасына нигезләнеп, балаларга әхлак тәрбиясе бирү” дигән темага чыгыш ясадылар.
-
"Великий и могучий русский язык"
14.11.2016
В школе проходит Неделя русского языка и литературы.14ноября учитель русского языка и литературы Хисамиева Р.Р. показала открытый урок в 9 классе по теме "СПП с придаточными определительными". Пятиклассники соревновались в знании русского языка на викторине "Великий и могучий русский язык".Они выполняли интересные задания, отгадывали загадки, объясняли фразеологизмы.
-
12 нче ноябрь -“Песнәкләр көне” 12.11.2016

12 ноябрьне халыкта “Песнәкләр көне” дип йөртәләр. Безнең урманнарда, паркларда 7 төрле песнәкне очратырга була. Иң зурысы һәм аерылып торганы – зур песнәк. Бер пар песнәк кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан чистарта, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә. Песнәкләр февраль башында сайрый. Алар кыш тәмамланганын хәбәр итә. Көз һәм кыш көннәрендә алар җимлекләргә бик еш килә.













