Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Конкурс на газету о русском языке. 28.11.2016

В рамках недели русского языка и литературы был объявлен конкурс на газету о русском языке. Ребята придумали интересные названия и формы для своих газет. Своими руками они оформили газеты "Веселая морфология", "Веселая азбука", "Русские правила в рисунках".Яркие и содержательные получились у них работы.
-
Акция “Сәламәт әни – сәламәт бала” 26.11.2016

Мөстәкыйль балалар группасы “ Сәламәт әни – сәламәт бала” акциясен уздырдылар. Акция “Әниләр көне”нә багышлап уздырылган чараларга килгән әниләр белән берлектә уздырылды. Укучылар әниләрне мөстәкыйль балалар группасы исеменнән бәйрәм белән котладылар, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләделәр һәм буклетлар өләштеләр.
-
Котлы булсын! 26.11.2016

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез ,күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган,уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән әниебезгә дәшәбез. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк : “Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың”. Гасырлар буена килеп ирешкән бу гыйбрәтле сүзләрне җаныбызга сеңдерү зарур.
Кадерле әниләр! Сезне чын күңелебездән “Әниләр көне” белән тәбрик итәбез! Сезгә сәламәтлек, озын гомер, сабырлык, бары тик бәхет-шатлыклар гына телибез. Һәрвакытта да көләч йөзле, матур, ягымлы булып калыгыз. Бәйрәмегез күңелле үтсен!
Бәйрәмегез котлы булсын,
Елмаеп көлеп торсын!
Сәламәтлек юлдашыгыз,
Тату, матур тормышыгыз
Күңел сөйгән хезмәтегез
Һәрбарчасы мулдан булсын
Бәйрәмегез котлы булсын!
-
Әниләр көне 26.11.2016

Әни! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кадерле, иң татлы сүз. Әни дигәндә дөньялар яктыра, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзләргә яшь килә. Иң кыен чакларда без әниләрне искә алабыз. Чөнки җирдәге иң бөек кеше – ул әни.
Сез - безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз.
25 ноябрь көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә Әниләр көненә багышланган кичә үткәрелде. Укучылар әниләренә булган мәхәббәтләрен, изге теләкләрен матур шигырьләр, моңлы җырлар аша җиткерделәр.
-
Газета- журналларга язылу 25.11.2016

Газетасыз кеше, тәрәзәсез йорт кебек, ди халык мәкале. Авылыбызның почта хезмәткәре Мадагулова А укучыларны һәм укытучыларны 2017 елның беренче яртыеллыгына газета –журналларга яздырды. Башлангыч сыйныф укучылары 30 данә “Салават күпере” журналына язылып беренчелекне яуладылар. Һәр укытучының гаиләсенә “Арча хәбәрләре” газетасы , “Гаилә һәм мәктәп” , “Мәгариф” журналлары килеп торачак.
-
Әти-әниләр җыелышы 25.11.2016

25 нче ноябрь көнне 8нче сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелышта күпчелек әти-әниләр катнашты. Алар башта рус теленнән ачык дәрес карады. Балаларының дәрестә җавап бирүе, белеме, ОГЭ га әзерлекләре турында белделәр. Соңыннан беренче чирек нәтиҗәләре, укучыларның уңышлары, дәрес хәзерләүдәге җитешсезлекләр, медосмотр нәтиҗәләре белән таныштырылды.
-
Бүген мәктәптә 9 нчы класс укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды. 25.11.2016

Бүген мәктәптә 9 нчы класс укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Шарипова Р.Ф. I нче яртыеллык нәтиҗәләре, ОГЭ га әзерлек белән таныштырды. Ахырдан мәктәптә узган медосмотр нәтиҗәләре һәм ата-аналарны кызыксындырган сорауларга класс җитәкчесе җавап бирде.
-
Һөнәр сайлау 25.11.2016

Укучыларга һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү хәзерге заман мәктәбенең төп юнәлешләренең берсе булып тора.
Һөнәр сайлау – кешетормышындагы иң авыр һәм җаваплыадымнардан. Дөрессайланган һөнәр – тормыштаүзурыныңнытабу, дигәнсүз.
Бүген югары сыйныфларда әлеге юнәлеш буенча әңгәмә булды, анкета уздырылды һәм нәтиҗә ясалды.
-
«Иллюзия-фокуслар»
24.11.2016
24 нче ноябрь көнне мәктәптә Татарстан “Мәгариф” ассоциясе “Иллюзия” театр-студиясе тарафыннан “Иллюзия-фокуслар” дип аталган шоу күрсәтелде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , цирк сәнгате фестивале лауреаты Альберт Гадел чыгышы укучыларда зур кызыксыну һәм соклану хисләре уятты.
-
“Чын күңелдән котлаулар” 24.11.2016

24 нче ноябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган “Чын күңелдән котлаулар” исеме астында бик матур, эчтәлекле бәйрәм концерты булды.













