Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Күңелле стартлар 26.12.2018

26 нчы декабрь көнне мәктәбебездә башлангыч класс укучылары өчен күңелле стартлар үткәрелде. Укучылар Кыш бабай һәм Кар кызы командасына бүленеп ярыштылар. Спорт уеннарында укучылар үзләренең активлыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Соңыннан нәтиҗә ясалды, Кыш бабай командасы җиңү яулады
-
25 декабрь көнне Акчишмә башлангыч мәктәбенә һәркем өчен көтеп алынган кунаклар - Кыш бабай белән Кар кызы килде. Яңа ел кичәсе матур шигырьләр, җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барылды. Мәктәпкәчә яшьтәге нәни балалар да Кыш бабайга үзләренең әзерләгән шигырьләрен сөйләп, бүләкләр алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. 25.12.2018

-
Яңа ел - иң матур бәйрәмнәрнең берсе 25.12.2018

Яңа ел алды мәшәкатьләре күңелле дә, шатлыклы да. Безнең мәктәп укучылары бу искиткеч бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. 24 нче декабрь көнне Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтте. Барлык кунаклар һәм балалар вакытны күңелле үткәрделәр, үзләренә уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәм бик матур узды. Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып, Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.
-
Урок доброты с просмотром документального фильма « Дети Грота» о школе-интернате №1 имени К. К. Грота г. Санкт-Петербурга 25.12.2018

С целью формирования толерантного отношения к обучающимся с ограниченными возможностями здоровья и с инвалидностью 25 декабря в школе был проведен «Урок доброты», приуроченный к Международному дню толерантности (16 ноября), Международному дню инвалидов (3 декабря) и Международному дню защиты детей (1 июня). Во время проведения мероприятия всем его участникам был показан документальный фильм об общеобразовательной школе – интернате №1 имени К.К. Грота в Санкт-Петербурге – первом и старейшем в России учебном заведении для слепых детей.
После просмотра фильма вместе сделали вывод: « Дети с проблемами зрения нуждаются в нашей поддержке и помощи!»
-
Бездә бүген- Яңа ел! 24.12.2018

24 декабрьдә 8-11 нче сыйныфлар арасында “Яңа елның сихри кичендә” исеме астында Яңа ел тамашасы үтте. Әлеге бәйрәмне 10 нчы сыйныф укучылары оештырды. Бәйрәм үзенчәлекле сценарий буенча барды. Шахерезада әкиятләре, күңелле балл, кызыклы конкурслар, дәртле биюләр,чыршы тирәли уеннар берәүне дә читтә калдырмады. Укучылар һәм укытучылар рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Хуш, киләсең Яңа ел! 24.12.2018

24 нче декабрь көнне башлангыч класс укучыларының Чыршы бәйрәмнәре булып узды. Бәйрәмгә әти-әниләр һәм башка кунаклар күп килгән иде. Һәр бала бәйрәмгә костюмнар әзерләнгән. Бәйрәм әкият белән башланып китте, матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле шигырьләр белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар кызы күңелле уеннар уйнаттылар, бүләкләр өләштеләр. Яңа елга матур теләкләр белән керик!
-
Класс –кабинетларны бизәү, кар сыннары , котлаулар бәйгесенә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде. 24.12.2018

-
Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу балалар өчен дә,олылар өчен дә мәшәкатьле,әмма күңелле вакыт. Елдагыча мәктәп ишегалдын Кыш бабай, Кар кызы Һәм әкият геройлары белән матурладык. 19.12.2018

-
"IT-чемпион" 17.12.2018

Бүген Казан шәһәрендә "IT-чемпион" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу чарада безнең мәктәбебезнең 10 класс укучысы Шайхетдинов Б. катнашты. Шулай ук конкурс нәтиҗәләре буенча "Иң тату сыйныф" номинациясендә 10 класс (Класс җитәкчесе- Гизатуллина Г.) җиңү яулады.
-
Мәктәптә Яңа елга әзерлек эшләре бара. Кар сыннары ясау, класс-кабинетларны бизәү, котлаулар әзерләү буенча бәйгеләр игълан ителде. 15.12.2018














