Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
5 нче гыйнвар көнне Арча шәһәре стадионында чаңгыда узышу буенча эстафета ярышлары булып узды. Ярышта кызлар һәм егетләр командалары катнашты. Безнең мәктәбебезнең егетләр командасы 1 нче урынга, кызлар командасы 2 нче урынга лаек булды. Җиңүчеләргә медальләр һәм грамоталар тапшырылды. Командаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез. 05.01.2019

-
5 января Хисамиева Р.Р. провела консультацию по подготовке к ЕГЭ по русскому языку. В 11 классе продолжается работа по формированию навыка написания сочинения-рассуждения. 05.01.2019

-
Мәктәп китапханәсендә 04.01.2019

Укучыларыбыз кышкы каникулны файдалы һәм күңелле итеп үткәрәләр.
4 нче январь көнне 6-7 класс укучылары мәктәп китапханәсендә булдылар. Алар үзләре укыган китаплар турында фикер алыштылар, кызыклы , эчтәлекле китаплар белән таныштылар.
-
Игелекле эшләр башкарыйк! 03.01.2019

Каникул вакытында укучыларыбыз күңелле ял белән бергә хезмәтне дә онытмыйлар, тимурчыларыбыз һәрдаим өлкәннәребезгә ярдәм итеп торалар.
6- 7 класс укучылары хезмәт ветераны Хайруллина Талия апаның йорт әйләнәсен кардан чистарттылар.
-
Кышкы каникуллар дәвам итә. Укучылар төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр, консультацияләрдә булалар. 29.12.2018

-
27,28 нче декабрь көннәрендә “Гүзәл тәрбия – бетми торган мирас. Бала тәрбияләүдә ата-аналарның роле” дигән тема астында класс ата-аналар җыелышы узды. 29.12.2018

-
Давайте поговорим. 28.12.2018

28 декабря в школе прошло родительское собрание в форме круглого стола на тему “Давайте поговорим”. Вместе с родителями участвовали старшеклассники. Беседа шла в форме групповой работы. Участники выполнили 3 вида заданий, откровенно высказали свое мнение на предложенные ситуации, сочинили хвалебные оды дети в адрес родителей, а родители – детей. В заключение была предложена формула американского психолога Д.Добса в помощь родителям и подросткам.
-
Шашка-шахмат ярышлары 28.12.2018

Буген Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә профсоюз членнары арасында шашка-шахмат буенча зона ярышлары булып узды. Чарада безнең мәктәп тә актив катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә иреште. Газ операторы Галиуллин С.В. шахмат буенча ир-атлар арасында 1 нче урынга, математика укытучысы Сәлимҗанова Г.Ә. шашка буенча хатын-кызлар арасында 2 нче урынга лаек булды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Без спортны яратабыз. 27.12.2018

27 нче декабрь көнне башлангыч класс укучылары һәм әти-әниләр белән бергә спорт ярышлары үткәрелде. Әти-әниләр һәм укучылар 2 командага бүленеп ярыштылар. Төрле спорт уеннарында һәр команда үзенең җитезлеген күрсәтте. Соңгы нәтиҗәләр буенча командаларның очколары тигез булды, Дуслык җиңде.
-
"Башваткыч" 27.12.2018

Каникуллар башланса да мәктәптә төрле күңелле чаралар дәвам итә. Бүген 5-7 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен “Башваткыч” уены оештырылды. Чарада хәтта әбиләр дә актив катнашты. Төрле концерт номерлары, кызыклы уеннар белән бергә үрелеп барган “Башваткыч” һәркемнең күңеленә хуш килде. Уенчыларга, актив катнашучыларга бүләкләр дә тапшырылды. Ахырдан бергәләп чыршы тирәли әйләнеп Яңа ел җырларын башкардылар.













