Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с.Давликеево, ул.Молодежная, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-763-28-18 |
| E-Mail: | Davlikeevskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Давликеевская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Гарифуллина Лейсан Ильгамовна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 17 обучающихся (из них 4 иностранные граждане), 3 воспитанников ( из низ 2 иностранные граждане)дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Тукайны искә алу. 24.04.2013

15-26 апрель көннәрендә мәктәбебездә Тукай көннәре булып узды. Бу көннәрдә балалар Тукайның шигырьләрен ятладылар, әсәрләренә карата рәсемнәр ясадылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Г. Тукай турында төрле истәлекләр белән таныштылар. Безнең күңелләрдә Тукай мәңге яшиячәк.
-
Парламент дәресе 23.04.2013

Бүген мәктәбебездә тарих һәм хокук укытуччысы Шәйдуллина Мәдинә Фергать кызы җитәкчелегендә парламент дәресе булып узды. Дәрес Татарстан Республикасының Дәүләт символикаларына багышланган иде. Дәрес ахырында "Татарстан Республикасының Дәүләт флагы, гербы, гимны - Татарстан Республикасы суверенлыгын чагылдыручы символлар булуы, аларны ихтирам итү - Татарстан Республикасының һәр гражданинының изге бурычы" дигән нәтиҗә ясалды.
-
Аграр көллияттә ачык ишекләр көне
20.04.2013
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары аграр көллияткә ачык ишекләр көненә бардылар. Көллияттә аларны якты чырай,тәмле ашлар белән каршы алдылар. Укучылар очрашудан бик канәгать булып кайттылар.
-
Экологик өмә 20.04.2013

Табигый байлыкларны саклау һәм тирә-юнне чистарту максатыннан бүген безнең мәктәптә дә өмә булып узды.
Өмә барышында мәктәп территориясе коры-сарыдан, чүп-чардан һәм чүп үләннәрдән чистартылды. Укытучылар, укучылар, балалар бакчасы һәм медпункт хезмәткәрләре өмәдә бик теләп катнаштылар.
-
Кошлар көне 13.04.2013

Бүген мәктәбебездә кошлар көненә багышланган "Иң матур сайраучы кош" әкияте булып узды. Әкиятне башлангыч сыйныф укытучысы Хөсәенова Венера Фирдинант кызы җитәкчелегендә түбән класс укучылары сәхнәләштерде. Әлеге театральләштерелгән кичә бик кызыклы һәм укучылар өчен файдалы булды.
-
Технология һәм ИЗО укытучылары семинары 12.04.2013

Бүген безнең мәктәп базасында район күләм технология 1әм ИЗО укытучыларының семинары булды.
-
Математика фәненнән тестирование 10.04.2013

Мәктәбебездә бүгендә 9 сыйныф укучылары өчен сынау булды. Алар математика фәненнән онлайн тестирование уздылар. Нәтиҗәләре шатланырлык. Афәрин укучылар!
-
Онлайн тестирование 08.04.2013

Бүген барлык мәктәпләрдә дә рус теле фәненнән онлайн тестирование булып узды.
-
Язгы ташу. 05.04.2013

Көннәр кискен җылыту сәбәпле, елгаларда сулар артты. Язгы ташулардан сакланыйк укучылар!
-
Бакча эшләре 29.03.2013

Язга аяк басу белән мәктәбебездә рассадалар утырту башланды. Томат, борыч, төрле чәчәкләрнең рассадалары әйбәт тишелеп матур гына үсеп киләләр.










