Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с.Давликеево, ул.Молодежная, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-763-28-18 |
| E-Mail: | Davlikeevskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Давликеевская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Гарифуллина Лейсан Ильгамовна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 17 обучающихся (из них 4 иностранные граждане), 3 воспитанников ( из низ 2 иностранные граждане)дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Сәламәт бала-сәламәт гаиләдә 04.09.2013

Бүген балалар бакчасында һәм мәктәбебезнең барлык сыйныфларында да сәламәтлеккә карата дәресләр, класс сәгатьләре узды. Балалар бакчасындагы сабыйлар А. Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштергәннәр иде. Әлеге чараны карарга алар әти-әниләрен, башлангыч сыйныф укучыларын чакырдылар. Югары сыйныфларда исә презентация, ведио язмалар ярдәмендә дәресләр узды. Авылыбызның фельдшеры Әнисә Нәбиулла кызы да балалар алдында чыгыш ясады. Дәресләрдән соң әти-әниләр һәм балалар катнашында спорт ярышлары булды.
-
Белем бәйрәме 02.09.2013

Менә чәчәкле, матур җәй белән хушлашып көз мизгеленә дә аяк бастык. Күңелле җәйге каникулдан соң укучылар ремонтланган, якты, матур, гөлләр эчендә утырган мәктәпкә килделәр. Әйе, менә тагын 1 сентябрь җитте. Бу көнне бигрәк тә 1 сыйныфка беренче тапкыр баручы кызлар һәм малайлар көтте. Бүген, алар өчен, сагынып көтеп алган беренче кыңгырау бәйрәме булды. Бүген алар кызыклы белем иленә аяк басты. Безнең Дәүләки төп гомум белем бирү мәктәбе бусагасын 5 укучы тәүге тапкыр атлап керде. Аларны укытучылары Венера Фирдинант кызы каршы алды. Уңышлыр сезгә укучылар!
-
Беренче дәрес 02.09.2013

Бүген мәктәбебездә узган беренче дәресләр Россия Федерациясе конституциясенең 20 еллыгына багышланды. Әлеге дәресләрдә укучылар конституциянең 1993 елның 12 декаберендә кабул ителүе турында мәгълүмат алдылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
"Иң яхшы укытучы" гранты 29.08.2013

Мәктәбебезнең беренче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Хөсәенова Венера Фирдинант кызы " Иң яхшы укытучы " грантына ия булды. Кадерле Венера Фирдинантовна! Сезне шушы казанышыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез.
-
Укытучыларның август конференциясе. 28.08.2013

Бүген районыбыз мәдәният йортында укытучыларның август конференциясе кысаларында пленар утырышы булып узды. Әлеге чарага мәктәпләр төрле яшелчәләрдән, чәчәкләрдән күргәзмәләр әзерләгәннәр иде. Шулай ук "Сәләт"тә эшләп килүче кружоклар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Җитәкчеләребез тарафыннан төрле мәктәпләрне һәм укытучыларны бүләкләү тантанасы булып узды.
-
Экскурсия 28.05.2013

Бу атнада башлангыч сыйныф укучылары табигатькә экскурсиягә чыктылар. Балык тоттылар, төрле ярышлар, уеннар уздырдылар.
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2013

Бик күп мәктәпләрдәге кебек үк безнең мәктәптә дә бүген "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды. Бәйрәм, мәктәп директоры, җирле үзидарә рәисе һәм районыбыздан килгән кунаклар чыгышы белән башланып китте. Аннан 9нчы сыйныф укучыларының чыгышы белән дәвам итте. Уку елы дәвамында Россия, Республика, Районкүләм конкурсларда катнашкан укучыларны бүләкләп үтелде. Шулай ук әйбәт укучылар тәрбияләгән өчен мәктәп дирекциясе тарафыннан ата-аналарга рәхмәт хатлары тапшырылды. Беренче сыйныф укытучылары Алсу Рифатовна, сыйныф җитәкчеләре Ләйсән Илһамовна үзләренең теләкләрен әйтеп чыгарылыш класс укучыларын "соңгы дәрес"кә озаттылар.
-
Укучыларның белемен тикшерү 22.05.2013

Бу атнада мәктәбебездә рус теле һәм математика фәннәреннән, онлайн тестлар белән укучыларның белемен тикшерү бара. Бүген 8 сыйныф укучылары математика фәненнәе үзләренең белемнәрен сынап карадылар.
-
Табигать кочагында 21.05.2013

Бүген мәктәбебезнең укучылар һәм укытучылар коллективы табигатькә ял итәргә, элеккечә Пионер сабантуена чыктылар. Укытучылар чәйләр кайнатып гәрәчиләр пешерделәр. Укучылар учак ягып бәрәңгеләр пешерделәр, төрле уеннар уйнап күңел ачтылар, ярышлар уздырдылар.
-
Мәктәпкүләм экология дәресе 15.05.2013

12 май-Экологик белем көне уңаеннан, бүген мәктәбебездә химия- биология укытучысы Фәния Фәридовна җитәкчелегендә экология дәресе булып узды. 8-9 сыйныф укучылары экологиягә багышлап ясалган плакатка анализ ясалды. Дәрес уен формасында, кызыклы сорауларны үз эченә алган һәм көн кадагында торган иң мөһим экологик проблемалар турында иде. Табигатебезне сакларга, яшелләндерергә, кош-кортларны һәм җәнлекләрне кыерсытмаска дигән нәтиҗә ясалды.










