Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422361, Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, с.Давликеево, ул.Молодежная, д. 12 |
| Телефон: | +7(843)-763-28-18 |
| E-Mail: | Davlikeevskaya.Osh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Давликеевская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Гарифуллина Лейсан Ильгамовна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 17 обучающихся (из них 4 иностранные граждане), 3 воспитанников ( из низ 2 иностранные граждане)дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей, 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Давликеевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан - новости
-
Татар-башкорт көрәше.
15.10.2011
Бүген районыбызда татар-башкорт көрәше булып үтте. Анда 1994 елгы һәм аннан кече яшьтәге укучы балалар катнашты. Мәктәбебезнең даннын яклап 7 сыйныф укучысы Ибәтуллин Илшат 2 урын яулап кайтты. Афәрин Илшат!
-
Бәйрәмең белән укытучым!
05.10.2011
Алтын яфрак ява урамнарга
Сукмакларга ява, юлларга
Сез атлыйсыз авыл урамыннан
Чумган килеш тирән уйларга.
Уйларыгыз изге, сабыйларның
Күңеленә барып ялгана
Күпме хисләр кирәк аның өчен
Ял йокыңны онытып янарга.
Һәм сакларга кирәк сүндермичә
Аларга дип яккан учакны
Үз балаңа күпме җылы кирәк
Безгә дә бит кирәк шул чаклы.
-
Өлкәннәр көне белән!
01.10.2011
1октябрь - Өлкәннәр көне.Шушы уңайдан мәктәбебез укучылары һәм өлкәннәр арасында очрашу кичәсе булып узды. Бу уңайдан мәктәбебезгә чакырылган өлкәннәр бик рәхәтләнеп балаларның чыгышларын карадылар. Ә укучылар чын күңелдән әбиләрне котладылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм биеделәр.
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, тормыш матурлыгы
Насыйп булсын сезгә картлыкта. -
Парламент дәресе.
27.09.2011
27 сентябрь көнне 7-8 нче сыйныфлар катнашында “Минем хокукларым һәм бурычларым” дигән тема астында ток-шоу стилендә парламент дәресе үтте. Әлеге чараны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Ләйсән Илһам кызы уздырды.
-
"Кросс наций - 2011.
25.09.2011
25 сентября в п.г.т Апастово прошел "Кросс наций - 2011", где ученик 7 класса Мухаметгалиев Тафкил нашей школы в личном первенстве занял 2 место.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2011

Саумы, мәктәп! Менә ничә еллар инде 1 сентябрь җиттеме, зур дулкынлану белән шушы сүзләрне кабатлыйм. Хәер, мин генә түгелдер, һәркем мәктәп бусагасын атлап кергән беренче көнне хәтеренә мәңгегә сеңдерә торгандыр.
Гөлләр кебек үсәр өчен
Бакча син безгә, мәктәп!
Безнең туган илебездән
Бүләк син безгә, мәктәп!
-
Бөтенроссия уен-бәйгесе "Зирәк тиен"дә без сынатмадык
01.06.2011
Мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучысы Гапдрахманов Ранил мәктәбебезгә һәм укытучысы Хөсәенова Венера Фирдинант кызына зур сөенеч китерде. Ул "Зирәк тиен" Бөтенроссия конкурсында катнашып, татар мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы балалар арасында I нче урынны яулады һәм ТР Мәгариф һәм Фән министырлыгының Дипломы Һәм истәлекле бүләге белән бүләкләнде. Шулай ук 5 нче сыйныф укучысы Нәбиуллин Рәмис (укытучысы Шәйдуллина Мәдинә Фиргәт кызы) татар мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы балалар арасында II нче урын, Низамиева Райлә (укытучысы Хазиева Гөлнара Фирдүс кызы) III урыннарны яуладылар. Аларда ТР Мәгариф һәм Фән министырлыгының Дипломы белән бүләкләнде.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2011

Сонгы тапкыр чынлый бу кынгырау,
Сонгы тапкыр дэшэ дэрескэ.
Укытучым, синен алда буген
Сынау тотам сонгы дэрестэ.
Ел да шулай очар кошлар кебек
Озатып кала мэктэп - изге йорт.
Сабый чакны эзлэп без килербез,
Онытма син, мэктэп, безне кот.
-
Регионда без беренче 19.05.2011

Бөтенроссия математика конкурсы "Көнгерә"дә катнашып безнең укучылар үзләренең белемнәрең югары булганлыгын янәдән исбатладылар. 6 сыйныф укучысы Шәйдуллина Әминә регионда I урын, 5 сыйныф укучысы Нәбиуллин Рәмис регионда II урын, 3 сыйныф укучысы Низамиева Раилә регионда III урын, 6 сыйныф укучысы Дәүләтшина Зилә регионда V урын, 5 сыйныф укучысы Хусаинов Булат регионда VI урын, 5 сыйныф укучысы Шәйдуллин Фаил регионда XI урын. Афәрин аларга!!!
-
Җәлилнең “Ана бәйрәме” һәм “Кызыл ромашка” әсәрләрен сәхнәләштерү 16.05.2011

- Өч баламны , очар кош итеп,
Мин очырдым иркен далага.
Әйтегезче, зинһар, үз итеп,
Сагыш белән кипкән анага:
Кайда йөри минем улларым?
Ана күңеле тели белергә:
Кая илтә язмыш юлларын,
Җиңүгәме әллә үлемгә?










