Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229
-
Иске елны озату 14.01.2012

Яңа елны каршылау кичәләре мәктәбебездә бик матур үтте. Балалар кышкы каникуллардан килгәч, һәр елны Иске елны озату кичәсе үтә. Быел да әлеге матур традициягә тугры калып 13нче гыйнвар көнне барлык педагоглар, балалар катнашында матур кичә булды. Иске елны озату кичәсендә балалар чыршы янында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, төрле уеннарда катнашып бүләкләр алдылар. Әлеге матур кичә балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады, ел буе сагынып сөйләрлек матур хатирәләр калдырды.
-
Алда юллар-кайсын сайларга... 23.12.2011

21 нче декабрь көнне мәктәбебездә IV группа тәрбиячесе Д.Д.Мурзина “Алда юллар, кайсын сайларга” исемле һөнәр сайлауга юнәлеш бирүче бәйрәм кичәсе үткәрде.
Бәйрәм кичәсе зур әзерлек белән үтте. Кичәгә кунак итеп чакырылган терлекче Г.Д.Тимирова, механизатор В.Х.Әмирҗанов үз һөнәрләре турында тирән эчтәлекле чыгыш ясадылар, укучыларны туган авылларында калырга, хезмәттән тәм табып яшәргә чакырдылар.
-
Ата-аналар җыелышы 19.12.2011

17 нче декабрь көнне мәктәбебездә "Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге" темасы астында гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш барышында иң элек классларда сыйныф җитәкчеләре һәм группа тәрбиячеләре белән берлектә тәрбияви темага әңгәмәләр укылды, фикер алышулар булды. Мәктәпнең актлар залында узган гомуми җыелыш өлешендә ата-аналар, укытучы-тәрбиячеләр, шәфкать туташлары һәм башка хезмәткәрләр дә катнашты. Интернатта балаларның яшәү шартлары, көндәлек режим моментлары, көнүзәк мәсьәләләр турында мәктәп директоры А.С.Хаҗиев чыгыш ясады, ата-аналарның сорауларына җавап бирде.Балалар көче белән әзерләнгән концерттан ата-аналар бик канәгать калды. Җыелыш аш табыны янында тәмамланды
-
Участие в республиканском семинаре 16.12.2011

14 декабря на базе Пестречинской специальной (коррекционной) общеобразовательной школы-интернат VIII вида прошёл республиканский семинар руководителей коррекционных учреждений VIII вида по теме "Роль инновационных коррекционных технологий в развитии творческих способностей обучающихся и воспитанниклв с ограниченными возможностями здоровья" . В работе семинара участвовал и директор нашей школы А.С.Хазиев- выступил с докладом "Развитие творческих способностей у обучающихся с ограниченными возможностями здоровья".
-
Декоратив паннолар күргәзмәсе 12.12.2011

2011 нче елның 10.11.11-10.12.11. аралыгында интернат-мәктәптә укучылар һәм педагоглар көче белән эшләнгән декоратив паннолар күргәзмәсе булды. Күргәзмәдә барлыгы 8 эш катнашты.
1.Квиллинг ысулы белән эшләнгән “Чәчәкләрем-күңел бизәгем” панносы. Башкаручы- Г.М.Мухаметшина.
2.Торцевание ысулы белән эшләнгән “Аккош күле” панносы. Башкаручылар-Л.И.Нуриева, А.Н.Петрова.
3.Канзаши ысулы белән эшләнгән “Чәчәкләрнең сихри дөньясы” панносы. Башкаручы- Г.З.Мусина.
4.Квиллинг ысулы белән эшләнгән “Бүләккә-чәчәкләр” панносы. Башкаручылар-Г.Ф.Шайхенурова, Л.Ф.Галиева.
5.Торцевание ысулы белән эшләнгән “Зәңгәр чәчәк-миләүшә” панносы. Башкаручылар-Ю.И.Мансурова, Р.Р.Гилазова, Д.А.Шаймарданова, А.И.Гараева, Л.И.Бахтиева, И.Ш.Набиева
6. Табигый материаллар ярдәмендә эшләнгән “Лилия –чәчәкләр гүзәле” панносы. Башкаручылар-Д.А.Шаймарданова, Л.И.Бахтиева, А.И.Гараева.
7. Күннән эшләнгән “Көзге чәчәк-җәйге хатирә” панносы. Башкаручы-Д.Д.Мурзина.
8.Аппликация ысулы белән эшләнгән “ Авылыма кыш килде” панносы. Башкаручылар-К.З.Ильясова, И.И.Шаехова.
Югарыда саналган барлык паннолар да зәвык белән, иҗади якын килеп эшләнгән.
Күргәзмәдән фотолар галереяга куелачак.
-
"Ак кәгазь торналар" 09.12.2011

Балалар иҗат үзәге тарафыннан оештырылган "Ак кәгазь торналар" оригами конкурсында мәктәбебезнең 4 укучысы конкурсның йомгаклау турында катнашып, мактау кәгазьләре , истәлек бүләкләре белән кайттылар. "Күмәк эш" номинациясе буенча җиңүче 1нче группа укучыларына, 4 нче класс укучыларына һәм тагын 9 укучыга рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
"Йолдызлык-Созвездие" 09.12.2011

“Йолдызлык” XII Республика телевизион яшьләр фестиваленең эстрада сәнгатен үстерү конкурсының мәктәп этабы нигезләмәсе буенча 2011 нче елның 9 нчы декабрендә конкурсның мәктәп туры үтте. Конкурста 1-9 класс укучылары катнашты. Барлыгы 16 чыгыш күрсәтелде. Чыгышлар барлык номинацияләр буенча да әзерләнгән.
Конкурсның зона турына әзерлек эшләре тулы куатенә башланды.
-
Зур рәхмәт! 07.12.2011

Бүген мәктәбебездә "Финансирование научных и образовательных программ безопасности дорожного движения" дәүләт учреждениесының Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Р.З.Саетова, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе җитәкчесе А.А.Ахунова, юл хәрәкәте күзәтчелеге инспекторы И.Имамразыев кунакта булып, балалар белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча төрле кызыклы уеннар, викторина оештырдылар. Балалар 3 командага бүленеп ярышларда көч сынаштылар, сорауларга җаваплар эзләделәр. Кунаклар елдагыча бик күп бүләкләр белән килгәннәр. Балаларның һәрберсенә йомшак уенчыклар, уенчык машиналар, киемгә тагыла торган саклык билгеләре, уку-язу әсбаплары,мәктәбебезгә юл хәрәкәте кагыйдәләрен чагылдырган брошюра-китаплар, газеталар, төсле цифрлы фотоаппарат, электрон сәгать, модем бүләк иттеләр. Мәктәп дирекциясе әлеге изге гамәлне оештыручыларга чын күңелдән ихлас рәхмәтләрен җиткерә!
-
" Шәфкатьлелек бизи кешене" 06.12.2011 В рамках декады инвалидов воспитатель 3 группы Кулиева Л.Ф. провела воспитательный час "Шәфкатьлелек бизи кешене"

-
Туган көн кичәләре 06.12.2011

Һәр елдагыча, бу уку елында да мәктәбебездә укучы балаларның туган көннәрен билгеләү кичәләре булып узды. 01.12.11.-06.12.11. көннәрендә I-IV группа укучылары җәй һәм көз айларында туучыларның туган көн кичәләрен бәйрәм иттеләр. Туган көн кичәләре чын бәйрәм рухында узды: иҗади сценарийлар буенча барган кичәләрдә төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар да, концерт номерлары да булды. Кичәләр дәвамында изге теләкләр юлланды, күчтәнәч-бүләкләр бирелде.







