Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 229 ( 230 ) >>
-
"Сәламәт яшик!" 04.12.2015

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Шул уңайдан 5-9 классларда "Сәламәт яшик!" дигән темага класс сәгатьләре үтте. Укучыларга СПИДның куркыныч авыру икәнлеге, аны булдырмый калдыру һәм профилактик чаралар аңлатылды.
-
Акробатика буенча ярыш 03.12.2015

Бүген район күләмендә акробатика буенча ярыш булды. Безнең мәктәптән 7 класс укучысы Ситдиков Ирек һәм 9 класс укучысы Хасанова Диана катнашты. Икесе дә 1 урынны алдылар, уңышлары белән котлыйбыз! Җитәкчесе Нургалиев И.И.
-
"Ракетомоделирование" номинациясе буенча сертификат 01.12.2015

Балаларның техник иҗат республика фестивалендә 7 класс укучысы Харисов Газизгә "Ракетомоделирование" номинациясе буенча сертификат тапшырылды. Җитәкчесе Нургалиев И.И.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары 01.12.2015

Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укучылар эшчәнлеген оештыру" дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булды.
-
Директорлар семинары 01.12.2015

Актаныш интернат кадет мәктәп базасында "Обеспечение гражданского становления кадетов" дигән темага директорлар семинары булды.Семинарда ачык дәресләр һәм класстан тыш чара күрсәтелде. Безнең мәктәптән Хузин И.Т. катнашты.
-
Инвалидлар ункөнлеге 01.12.2015

1 декабрьдән алып 10 декабрьгә кадәр инвалидлар ункөнлеге игълан ителде. Шул уңайдан мәктәптә эш планы төзелде.
-
Әниләр көне белән! 29.11.2015

Кадерле әниләребез! Сезне ихлас күңелдән Әниләр көне белән тәбрик итәбез.Сезгә бары тик сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телибез. Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен! Иң изге теләкләр белән мәктәп дирекциясе.
-
"Әнием - якты кояшым" 29.11.2015
28 ноябрь көнне мәктәптә Әниләр көненә багышланган "Әнием - якты кояшым" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәм укучыларның, әниләрнең, укытучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәмне 5,6 класс укучылары Шаймухаметова Р.Р. җитәкчелегендә алып барды. -
Әниләр бәйрәме 27.11.2015

Бүген район күләмендә әниләр бәйрәменә багышланган кичә үткәрелә. Бу бәйрәмдә безнең мәктәп коллективы да катнаша.
-
Инглиз теле фәненнән диагностик тест 26.11.2015

Бүген 4,6,8 класс укучылары Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан җибәрелгән инглиз теле фәненнән диагностик тест эшләделәр.













