Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Математикадан биреп карау имтиханы 08.01.2016

Бүген район күләмендә 9 класс укучылары математикадан үзләренең ОГЭ га әзерлекләрен тикшереп карадылар.
-
Хакимият чыршы бәйрәме 07.01.2016

7 январь көнне районда узган Хакимият елкасында мәктәпнең иң алдынгы, иң актив укучылары Шаймухаметова Рузинә, Хасанова Диана катнашты. Аларга район башлыгының Рәхмәт хаты һәм бүләкләре тапшырылды. Укучылар хөрмәтенә әкияти яңа ел тамашасы тәкъдим ителде.
-
Мониторингка әзерләнү 06.01.2016

4 класс укучылары белән мониторингка әзерләнү эшләре бара.
-
Кышкы спартакиада 06.01.2016

Мәктәптә укытучыларның кышкы спартакиадасына әзерлек эшләре бара.
-
Кыш бабай призына бадминтон ярышы 06.01.2016

5 январь көнне район күләмендә Кыш бабай призына бадминтон ярышы үткәрелде. Харисов Нәфис 2 урынны, Авзалова Нәфисә, Вакилов Ленар 3 урынны алдылар. Физкультура укытучысы Нургалиев И. 4 урынны алды. Уңышлары белән котлыйбыз!
-
ОГЭ га әзерлек 05.01.2016

График нигезендә ОГЭ га әзерлек максатыннан рус теле, математика, татар теле фәннәреннән консультацияләр үткәрелә.
-
"Яңа елга иң яхшы бизәлеш" бәйгесе 04.01.2016

Авыл җирлекләре арасында оештырылган "Яңа елга иң яхшы бизәлеш" бәйгесендә катнашып, мәктәп коллективы Актаныш муниципаль районы Башлыгының рәхмәт хатына лаек булды.
-
Яңа 2016 ел бәйрәме 04.01.2016

Татар Ямалы авыл җирлеге советы Яңа 2016 ел бәйрәмен үткәрүдә актив өлеш керткәне өчен мәктәп коллективын рәхмәт хаты белән бүләкләде.
-
Педагогик киңәшмә 29.12.2015

28 декабрь көнне "Реализация принципы воспитания изложенных в ФГОС ООО" дигән темага педагогик киңәшмә үткәрелде. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары И.Р.Гильманованың чыгышы тыңланды, беренче яртыеллык нәтиҗәләренә анализ ясалды, класс җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды, алга бурычлар куелды.
-
Яңа ел бәйрәме 29.12.2015

28 декабрь көнне профсоюз ёлкасы үткәрелде. Бәйрәм тантанасы уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм өлкәннәрнең дә, балаларның да күңеленә хуш килде.













