Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Кече мәктәп укучылары арасында проект-тикшеренү эше»/ «Проектно-исследовательская работа среди младших школьников»
17.04.2026
3 класс укучысы Шаймухаметов Әмир (укытучысы Тәзкирә Варина) «Башлангыч сыйныф укучылары арасында иң яхшы проект-тикшеренү эше» муниципаль конкурсында уңышлы катнашты. Эш “Фәннәр дөньясы” юнәлешендә "Тылсымлы криссталлар" дигән темага башкарылды. Проект-тикшеренү эше мөстәкыйль тикшеренү күнекмәләрен, иҗади сәләтләрне һәм логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә; уку процессы барышында алынган белемнәрне берләштерә һәм укучыларны тормыш өчен мөһим булган конкрет проблемаларны хәл итүгә җәлеп итә.
Ученик 3 класса Шаймухаметов Амир (руководитель –Тазкира Варина) успешно участвовал в муниципальном конкурсе «Лучшая проектно-исследовательская работа среди младших школьников». Работа выполнена в направлении “Мир наук" на тему “Волшебные кристаллы". Проектно-исследовательская работа способствует развитию самостоятельных исследовательских умений, творческих способностей и логического мышления; интегрирует знания, полученные в ходе учебного процесса, и приобщает школьников к решению конкретных жизненно важных проблем. -
Район башлыгы призына көрәш/ Корэш на призы главы Актанышского муниципального района 17.04.2026

16 апрель көнне "Батыр" спорт комплексында 27 тапкыр район башлыгы призына көрәш ярышы уздырылды. Ярышта безнең мәктәптән 3 класс укучылары Шаймухаметов Әмир, Муллагалиев Гадел, 4 класс укучысы Нургалиев Румил катнашып уңышлы чыгыш ясадылар һәм Әмир 3 урынга, Гадел 1 урынга лаек булдылар. Остазлары Бикмухаметов Айгиз. Киләчәктә дә милли йолаларны саклап яшәргә язсын!
16 апреля в спорт комплексе "Батыр" 27 раз проводились соревнования по борьбе на приз главы района. В соревнованиях приняли участие ученики 3 класса Шаймухаметов Амир, Муллагалиев Гадель, ученик 4 класса Нургалиев Румиль и Амир занял 3 место, Гадель-1 место. Наставник-Айгиз Бикмухаметов. Поздравляем!
-
"Мин-мастер!" конкурсы/Конкурс "Я-мастер!" 14.04.2026

8 класс укучысы Галиуллина Регина, Галлямов Азамат, 5 класс укучысы Хасаншин Әнвәр "Киләчәккә адым” фестиваленең "Мин-мастер!" конкурсында катнаштылар. Кызлар технологик карта нигезендә галстук тектеләр.
Ученица 8 класса Галиуллина Регина, Галлямов Азамат и ученик 5 класса Хасаншин Анвар участвовали на фестивале "Шаг будущего" в конкурсе "Я-мастер!" Девочки используя технологическую карту сшили галстук. -
Татарстан республикасында Гагарин декадасы / Декада Гагарина в Республике Татарстан 13.04.2026

"Мөһим сөйләшүләр" буенча бүген "Татарстан республикасында Гагарин декадасы" кысаларында укучылар "Триумфка 65 ел. Космоска 80 ел" дигән темага презентация карадылар. Космоска Ю.Гагаринның беренче очуы - кешелек тарихында иң әһәмиятле ачышларның берсе икәнлеге, Татарстан респуликасының планетаның беренче космонавты белән элемтәсе; Татарстан - Россия космик индустриясенең әһәмиятле катнашучысы, аның предприятиеләре һәм фәнни мәктәпләре космик технологияләр үсешенә зур өлеш кертүе; Татарстан конструкторлары, инженерлары, очучылары һәм башка белгечләренең хезмәте ил һәм бөтен кешелек өчен яңа офыклар ачуы турында укучылар белән мөһим сөйләшү узды.
В рамках "Декада Гагарина в Республике Татарстан" сегодня в школе состоялось занятие из цикла «Разговоры о важном», посвящённое 65-летию триумфа отечественной космонавтики и 80-летию космической отрасли, в ходе которого учащиеся обсудили ключевые достижения российской космической отрасли. А так же были затронуты вопросы: связь Республики Татарстан с первым космонавтом планеты; Татарстан — значимый участник российской космической индустрии, чьи предприятия и научные школы вносят весомый вклад в развитие космических технологий; труд конструкторов, инженеров, летчиков и других специалистов Татарстана открывает для страны и всего человечества новые горизонты.
-
Ю.А. Гагарин кубогына шахмат ярышы 13.04.2026

"Татарстан республикасында Гагарин декадасы" кысаларында мәктәп беренчелегенә Ю. А. Гагарин кубогына шахмат ярышы узды. Призлы урын алган укучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Ә кубокка 8 класс укучысы Галлямов Азамат ия булды. Аны җиңүе белән котлыйбыз. Оештыручы Хабибуллин М.Я.
-
"Фәнгә адым" II региональ фәнни-гамәли конференция 12.04.2026

Яр Чаллы шәһәрендә Р.А. Закирова исемендәге "Фәнгә адым" II региональ фәнни-гамәли конференция үткәрелде. 3 класс укучысы Шаймухаметов Әмир, 5 класс укучысы Муллагалиева Айзилә, 9 класс укучысы Зарипова Илзирә проект эше белән катнашып, 3 дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Җитәкчесе Шаймухаметова Р.Р. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Фәнни-гамәли конференция "Киләчәккә адым" 11.04.2026

Бүген Яр Чаллы педагогия институтында укучыларның "Киләчәккә адым" V Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе узды. 3 класс укучысы Шаймухаметов Әмир, 5 класс укучысы Муллагалиева Айзилә, 9 класс укучысы Зарипова Илзирә проект эше белән катнашып 1 дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Җитәкчесе Шаймухаметова Р.Р. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
"Киләчәккә адым" фестивале / Фестиваль "Шаг в будущее" 07.04.2026

Актаныш технология техникумында ел саен үткәрелеп килә торган "Киләчәккә адым" фестиваленең "Профдебют" бәйгесендә 9 класс укучысы Зарипова Илзирә катнашып уңышлы чыгыш ясады. Җитәкчесе Нуриева Р.А. Алдагы конкурсларда да аларга уңышлар телибез.
Ученица 9 класса Зарипова Илзира приняла участие в компетенции "Поварское дело" конкурса "Профдебют-2026", проводимого в рамках фестиваля «Шаг в будущее". Руководитель Нуриева Р.А.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне / Всемирный день здоровья 07.04.2026

2026 елның 6 - 12 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган атналык уза. 7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан укучылар "Тормышка 10000 адым" акциясенә кушылдылар. Иртәнге зарядка укучыларга яхшы кәеф өстәде.
В период с 6 по 12 апреля 2026 года проходит Неделя продвижения здорового образа жизни, приуроченная к Всемирному дню здоровья. 7 апреля - Всемирный день здоровья. Учащиеся подключились к акции "10000 шагов к жизни". Утренняя зарядка понравилась всем учащимся. Они зарядились позитивной энергией, получили заряд бодрости на весь день и напомнили себе о важности заботы о своем здоровье. -
Гади автомодельләр ярышы / Соревнования по простейшим автомоделям 07.04.2026

7 апрель көнне "Иман" спорт комплексында "Киләчәккә адым" фестивале кысаларында гади автомобильләр ярышы узды. Ярышта 6 класс укучылары Харисов Нурислам, Кашапов Равил һәм 3 класс укучысы Муллагалиев Гадел катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Җитәкчесе Хабибуллин М.Я.
7 апреля на базе СК «Иман» состоялся районный конкурс «Соревнования по простейшим автомоделям». Мероприятие проводится в рамках фестиваля технического творчества «Шаг в будущее». В соревновании участвовали ученики 6 класса Харисов Нурислам, Кашапов Равиль и ученик 3 класса Муллагалиев Гадель. Руководитель Хабибуллин М.Я.













