Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
-
Татарча көрәш 24.03.2026

22 март көнне Яр Чаллы шәһәренең төзелүенә 400 ел һәм беренче КамАЗ автомобиле чыгуына 50 ел тулу уңаеннан Чаллы шәһәрендә уздырылган татарча көрәш ярышында безнең мәктәптән 4 класс укучысы Нургалиев Румил, 3 класс укучылары Шаймухаметов Әмир, Муллагалиев Гадел катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Муллагалиев Гадел өченче урынга ия булды. Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез!
-
Чаңгы сезонын ябу 24.03.2026

24 март көнне "Бүләк" чаңгы базасында кышкы сезонны ябу чарасы узды. Чара спорт рухы, саф һава һәм күтәренке кәеф белән үрелеп барды. Безнең мәктәп командасы да бу чарада катнашып, чаңгы сезоны белән саубуллаштылар.
-
Актаныш технология техникумы вәкилләре белән очрашу 24.03.2026

24 март көнне мәктәбебездә Актаныш технология техникумы вәкилләре белән очрашу оештырылды. Технология техникумы җитәкчесе Ландыш Җаудатовна Шамсунова һөнәри белем бирү йортының юнәлешләре, аның мөмкинлекләре, уку-яшәү шартлары, гомумән, барсы турында да җентекләп аңлатты. Бирегә укырга кергән укучы 3-4 ел уку дәверендә 5-6 һөнәр үзләштерә ала – моның өчен бары тик теләк һәм тырышлык кына кирәк. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.













