Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Устное собеседование по русскому языку/ Рус теленнән телдән әңгәмә 26.02.2025

12 февраля 2025 года для девятиклассников прошло устное собеседование по русскому языку, являющееся условием допуска к основной государственной аттестации.
25 февраля стали известны результаты итогового собеседования. Все ученики 9 класса нашей школы успешно с ним справились и получили зачет.
2025 елның 12 февралендә тугызынчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт аттестациясенә кертү шарты булган рус теленнән телдән әңгәмә узды. 25 февральдә йомгаклау әңгәмәсе нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары барысы да аны уңышлы үтәделәр һәм зачет алдылар.
-
«Созвездие-2025»/«Йолдызлык-2025» 25.02.2025

24 нче февральдә Актаныш районы мәктәпләре укучылары «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең муниципаль этабында катнаштылар. Концерт Ватанны саклаучылар елына багышланды һәм беренче номерлардан ук районыбызның мәдәни тормышында якты вакыйга буларак теркәләчәге ачык куренде.
Анда безнен мәктәптәптән 11 номер буләкләнде, ә Галләмов Азамат "Авылым урамнары" жыры белән чыгыш ясады. Нәтижәләр дә куанычлы, без төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында мактаулы 3 урынга ия булдык! -
"Ягез эле, егетләр!"/ "А ну-ка, парни!" 22.02.2025

Ватанны саклаучылар көненә карата мәктәбебездә "Ягез эле, егетләр!" бәйрәм-бәйге уткәрелде. Егетләр ике командага буленеп, төрле спорт ярышларында катнаштылар. Кунакка укучыларнын әтиләре дә килгән иде, алар да төрле ярышларда үзләренең көчләрен сынадылар. Бәйрәм бергәләп табын артында чәй эчү белән тәмамланды.
Ко Дню защитника Отечества в нашей школе прошел конкурс "А ну-ка, парни!" Юноши были разделены на две команды и участвовали в различных спортивных соревнованиях. В гости пришли и отцы, которые тоже попробовали свои силы в различных соревнованиях. Праздник завершился совместным чаепитием за столом.
-
«Туган тел» шигырь бәйгесе/ Поэтический конкурс «Туган тел» 21.02.2025

21 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган «Туган тел» шигырь бәйгесендә катнашып, Татар Ямалы мәктәбенең 2 класс укучысы Шаймухаметов Әмир ( укытучысы Варина Т.Р.) һәм 9 класс укучысы Кашапов Камил ( укытучысы Шаймухаметова Р. Р.) мактаулы 1 урынга ия булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
21 февраля в г. Набережные Челны, участвуя в поэтическом конкурсе «Туган тел», ученик 2 класса Татарско-Ямалинской школы Шаймухаметов Амир ( учитель Варина Т. Р.) и ученик 9 класса Кашапов Камиль ( учитель Шаймухаметова Р. Р.) завоевали почетное 1 место. От всей души поздравляем их и желаем дальнейших успехов!
-
Әфган сугышы ветераннары белән очрашу / Встреча с ветеранами Афганской войны 21.02.2025

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 36 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.
Сугыш 9 ел 1 ай 19 көн дәвам итә. Ул безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Актанышның 6 асыл егете бу сугыштан әйләнеп кайтмады. Әлеге саннарны безнең онытырга хакыбыз юк. Чөнки алар - безнең ватандашар, якташлар. "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел", - дигән борынгы бабаларыбыз. Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиешбез.
Совет сугышчыларын Әфганистаннан чыгару көнен бөтен ил билгеләп үтте. Билгеле, безнең мәктәптә дә җанннарны тетрәндергән бу сугыш турында "Әфганистан-йөрәк ярасы" дигән очрашу уздырылды. Кунакка авылдашыбыз, районыбызның әфганчылар оешмасы җитәкчесе Гатин Илсур абый һәм районыбызның төрле авылларында яшәүче әфганчы егетләребез килгән иде. Сугышны киноларда гына күргән укучыларга, чын солдатлар, батыр абыйлар белән очрашу зур яңалык. Әфганчыларның сөйләгән сүзләре зур кызыксындыру уятты. Абыйлар үзләренең чыгышларында сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын, ләкин ир-егетнең ил алдындагы бурычын үтәргә тиешлеген аңлатты. Әфганчылар укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Кичә-очрашу һәркемнең күңелендә җылы бер истәлек булып сакланыр!
-
Соревнования на кубок военного комиссара района “Допризывник”/ Район хәрби комиссары кубогына “Допризывник” ярышлары 20.02.2025

20 февраля в спорткомплексе “Батыр” прошли соревнования на кубок военного комиссара района “Допризывник”. 139 девятиклассников вышли на старт чтобы показать свою силу, ловкость и готовность к службе.Прыжки с места, подтягивание на турнике и разборка-сборка автомата – вот испытания, которые определят сильнейших. Учащиеся нашей школы:Кашапов Камиль, Сайфуллин Ринар, Шаймухаметов Булат показали не плохие результаты. Итоги будут известны в конце месячника.
20 февраль көнне “Батыр” спорт комплексында район хәрби комиссары кубогына “Допризывник” ярышлары булып узды. 139 тугызынчы сыйныф егетләре үзләренең көчләрен, җитезлеген һәм хәрби хезмәткә әзерлеген сынар өчен бәйгегә чыкты. Алар урыннан озынлыкка сикерү, турникта тартылу һәм автомат сүтеп-җыю төрләрендә көч сынаштылар. Мәктәбебез укучылары Кашапов Камил, Сәйфуллин Ринар, Шаймухаметов Булат ярышларда яхшы гына күрсәткечләргә ирештеләр. Бәйге нәтиҗәләре айлык ахырында билгеле була.
-
«Классный руководитель-2025»/ «Сыйныф җитәкчесе-2025» 20.02.2025

Район БИУ базасында тәрбия өлкәсендә эшләүче педагоглар, сыйныф житәкчеләре өчен һөнәри конкурслар булып узды. Конкурсантлар визитка һәм тәрбия паспортларын жюрига тәкъдим иттеләр. Татар Ямалы мәктәбеннән әлеге бәйгедә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 6 нчы сыйныф житәкчесе Хабибуллина И. И. катнашты. Хезмэттэшебезгэ киләчәктә дә уңышлар телибез!
На базе районного ЦДТ состоялись профессиональные конкурсы для педагогов, классных руководителей, работающих в сфере воспитания. Конкурсанты представили жюри визитки и воспитательные паспорта. Татарско-Ямалинскую школу представила на конкурс учитель русского языка и литературы, классный руководитель 6 класса Хабибуллина И. И. Желаем коллеге дальнейших успехов!
-
«Солдатка хат» Бөтенроссия акциясе/ Акции «Письмо солдату» 19.02.2025

Безнең Татар Ямалы мәктәбе укучылары Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар.Үзләренең юлламаларында хәрби хезмәткәрләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга балалар ярдәм һәм авыр хәрби хезмәтләре, Ватаныбызны саклауда күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Хатларында алар кадерле сугышчыларыбызны якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме белән котладылар һәм тизрәк җиңү белән өйләренә кайтуларын теләделәр.
Ученики нашей Татарско - Ямалинской основной общеобразовательной школы приняли активное участие во Всероссийской акции «Письмо солдату», приуроченной ко Дню защитника Отечества. В своих письмах военнослужащим, участникам специальной военной операции, дети передавали слова поддержки и благодарности за нелегкую военную службу, героизм и мужество в защите нашей Родины. Они тепло поздравляли наших дорогих бойцов с приближающимся праздником 23 февраля и желали скорейшего возвращения с ПОБЕДОЙ домой.
-
М.Җәлилне искә алу көне/День памяти поэта М.Джалиля 15.02.2025

15 февраль - Герой шагыйрь Муса Жәлилне искә алу көне. Бүген без дә, Ватанны саклаучылар елында, мәктәбебездә патриот шагыйрьгә багышлап кичә, викторина уткәрдек. Укучылар аның шигырьләрен сөйләделәр, тормыш юлы белән таныштылар.
-
Ватанны саклаучылар елына концерт/ Концерт, посвященнный Году защитников Отечества 14.02.2025

Татар Ямалы мәктәбе һәм балалар бакчасы коллективы авыл мәдәният йортында "Имин булсын илебез" дип аталган зур концерт куйдылар. Ватанны саклаучылар елына багышланган чараны тамашачылар бик җылы кабул иттеләр!
#командавоспитанияРТ#командавоспитанияАктанышскогоМР













