Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Сәйяр" театр конкурсы 28.02.2026

Безнең бакча нәниләребез "Сәйяр" театр конкурсында катнашып, "Койрыклар" татар халык әкиятен сәхнәләштерделәр һәм лауреатлар булдылар. Барсы да үз рольләрен бик оста башкардылар, әфарин!
-
Республикакүләм "Сәйяр" театр фестивале /Республиканский фестиваль детских и юношеских театров «Сайяр» 28.02.2026

Республикакүләм "Сәйяр" театры фестиваленең муниципаль этабында безнең театр коллективы беренче урынга лаек булды. Җитәкчесе Варина Т.Р. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз һәм алар белән горурланабыз.
По итогам муниципального этапа республиканского конкурса детско-юношеских театров "Сайяр", наш театральный коллектив занял 1 место. Руководитель Варина Т.Р. Поздравляем наших ребят и гордимся их творческим потенциалом!
-
Республикакүләм фәнни-практик конференция 28.02.2026

Яр Чаллы шәһәрендә узган республикакүләм фәнни-практик конференциядә катнашып, безнең өченче сыйныф укучылары Шаймухаметов Әмир һәм Муллагалиев Гадел икенче урынга лаек булдылар. Укытучылары Варина Т.Р. проект эше белән катнашып, шулай ук икенче урын яулады. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
"Ел сыйныф җитәкчесе" 28.02.2026

"Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсының муниципаль этабында 8 сыйныф җитәкчесе Шаймухаметова Рушания Рифкать кызы катнашып уңышлы чыгыш ясады.
-
Туклануның сыйфатын тикшерү / Контроль качества питания 28.02.2026

5 сыйныф укучысы ата-анасы Муллагалиева Р. Д. туклану сыйфатына контроль үткәрде. Ул ризыкларны биргәндә нормаларның үтәлешен тикшерде. Әзерләнгән ризыклар сыйфатлы, менюга туры килә. Өстәлләр чиста, балаларга ризык ошый, әнигә барысыда ошады.
Родитель ученицы 5 класса Муллагалиева Р. Д. провела контроль качества питания. Она проконтролировала соблюдение норм при подачи блюда. Приготовленные блюда качественные, соответствует меню. Ребятам нравится. Столы чистые, повара доброжелательны. Родителю всё понравилось.
-
21 февраль-халыкара туган телләр көне 21.02.2026

21 февраль халыкара туган тел көне буларак билгеләп утелә. Шул уңайдан мәктәбебездә "Хикмәтле дә бизәкле дә туган тел!" дип аталган кичә узды. Аны татар теле укытучысы Закирова М.К. һәм рус теле укытучысы И.И. Хабибуллина оештырдылар. Бәйрәмне 8 класс укучылары Азамат белән Регина алып бардылар. Укучылар Туган телләр турында викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырь сөйләделәр. Бәйрәм Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
23 февраль Ватанны саклаучылар көне 21.02.2026

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәптә бик күңелле бәйрәм чарасы узды. Чараны физультура укытучысы Хабибуллин М.Я. оештырды. Укучылар ике командага бүленеп төрле ярышларда үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын сынадылар. Катнашучылар да, җанатарлар да күңелле мизгелләр кичерделәр. Соңыннан кызлар егетләрне бәйрәм белән котладылар.
Исегезгә төшерәбез, без Идел буе федераль округы проектларында катнашабыз: IQ ИФО олимпиадасы, "Балачакны кайтарырга" фестивале, "Ватан геройлары" ИФО проекты, "Гвардеец" ИФО. Проектны сайла һәм команданың бер өлеше бул! Безнең белән бергә!
-
"СӘЙЯР" театр фестиваленең муниципаль этабы 19.02.2026

Республикакүләм "СӘЙЯР" театр фестиваленең муниципаль этабында башлангыч сыйныф укучылары Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерделәр. Һәр укучы үз ролен бик оста башкарды. Хәтта кайбер укучыларга икешәр, өчәр рольгә керергә туры килде. Класс җитәкчесе Варина Т.Р. Афәрин, балалар! Сез булдырдыгыз!
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 19.02.2026

Бүген район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур концерт узды. Яшь талантларыбыз тарафыннан әзерләнгән тамашада хәрби хәрәкәтләр ветераннары, жирлек башлыклары, мәктәп укучылары катнашты. Бу чарада безнен Татар Ямалы мэктэбенен 9 нчы сыйныф укучысы Гадел Газизов катнашты. Ул узе гитарада уйнап, "Мирное небо" жырын башкарды.
-
Муса Җәлилнең тууына 120 ел 19.02.2026

Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык кысаларында патриот-шагыйрь Муса Җәлил тууының 120 еллыгына багышланган чара үткәрелде. Язучының тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган күргәзмә оештырылды, укучылар Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. М.Җәлил исемен горурлык белән искә алабыз. Аның көрәше һәм эшчәнлеге - безнең өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге ул!
Исегезгә төшерәбез, без Идел буе федераль округы проектларында катнашабыз: "IQ ИФО" олимпиадасы, "Балачакны кайтарырга" фестивале, "Ватан Геройлары" ИФО проекты, "Гвардеец" ИФО. Проектны сайла һәм команданың бер өлеше бул! Безнең белән бергә!













