Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
E-Mail: | asch_1@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
Год основания учреждения: | 1912 |
У нас учатся: | 632 учащихся/ 632 укучы |
У нас учат: | 59 педагогов/ 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
23 февраль 20.02.2025
Бүген 8В сыйныф укучылары әтиләрен 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне белән котлап күңелле чара үткәрделәр. Әтиләр белән спорт чарасы, биюләр уздырып, соңыннан чәй табыны ясадылар. Җитәкчеләре Аграпова Миләүшә Рәдис кызы. Афәрин, укучылар!
-
Методик стажировка/Методическая стажировка 19.02.2025
Актаныш районында стажировка кысаларында, Мөслим, Сарман районнарының мәгълүмат-методика бүлекләре җитәкчеләре һәм методистлары Актанышның 1нче гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар. Уку йортының тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштылар.
Мәктәптә кулланыла торган укытуның инновацион методикаларына һәм цифрлы технологияләрне белем бирү процессына интеграцияләүгә аерым игътибар бирелде. Кунаклар ачык дәресләрдә булдылар, укытучылар белән белем бирү сыйфатын күтәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар.
Педагогик коллективның югары квалификацияле булуы һәм мәктәпнең заманча җиһазлануы билгеләп үтелде. Стажировка уку эшчәнлеген оештыруның иң яхшы практикаларын күрергә мөмкинлек бирде һәм үз районнарыңда яңа алымнар кертергә дәртләндерде. Визит йомгаклары буенча катнашучылар җылы кабул итүләре һәм файдалы мәгълүмат өчен мәктәп администрациясенә рәхмәт белдерделәр. Мәгариф учреждениеләре арасында алга таба да хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә уртаклашу планлаштырыла. -
Победители/Җиңүчеләр 17.02.2025
Мәктәбебезнең 5Б сыйныф укучылары Гильметдинова Эвелина и Гафурова Зухра халыкара сәнгать фестивалендә җиңүче булдылар.
Афәрин! -
Әҗәкүл башлангыч мәктәбе коллективы/Коллектив Азякульской начальной школы 17.02.2025
Әҗәкүл башлангыч мәктәбе коллективы, 2025 ел- Ватанны саклаучылар елы уңаеннан мәктәптә стенд булдырды. Анда Ватанны саклаучылар турында төрле мәгълүматләр тупланды, укучыларның кул эшләре, "Хәтер", "Алар Илгә Җиңү алып кайтты", "Актаныш районы каһарманнары" , "Герой-шагыйрь Муса Җәлил", "Әфган кызалаклары" кебек материаллар урын алды. Ел дәвамында стенд тулыландырып барылачак.
#командавоспитанияРТ #командавоспитанияАктанышскогоМР -
Ватанны саклаучылар көне/День защитника отечества 16.02.2025
2а сыйныфында 23 февраль- Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Әтием-минем горурлыгым" темасы астында әтиләрне дәү әтиләрне котладылар. Укучылар үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшырдылар. Дәү әтиләр яшь буынга, оныкларына иң изге теләкләрен җиткерделәр. Сыйныф җитәкчесе Әхмәтҗанова Айсылу Зәнил кызы
-
Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көненә 36 ел/36 лет со дня вывода советских войск из Афганистана. 15.02.2025
15 февраль Интернационалистлар сугышчыларын искә алу көне уңаеннан 8Б сыйныф укучылары Әфган һәм Чечен сугышы ветераннары катнашында хәтер чарасында булдылар.
Чара бик кызыклы һәм дулкынландыргыч узды.
2025 елны Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көненә 36 ел. -
Китап бүләк итү көне/День дарени\я книги
14.02.2025
14 нче февраль "Китап бүләк итү көне! " уңаеннан, мәктәбебездә китапханәче - Хисамова Нурсия Муллануровна һәм "Рим Мостафин" исемендәге балалар оешмасы тарафыннан билгеләнеп үтте!
-
Китап бүләк итү көне/День дарения книги 14.02.2025
14 нче февраль "Китап бүләк итү көне! " уңаеннан, мәктәбебездә китапханәче - Хисамова Нурсия Муллануровна һәм "Рим Мостафин" исемендәге балалар оешмасы тарафыннан билгеләнеп үтте!
-
Каюм Насыйри- язучы һәм мәгърифәтче/Каюм Насыри - писатель и просветитель 14.02.2025
14 февраль - мәгърифәтче , тел белгече Каюм Насыйриның тууына 200 ел. Мәктәп китапханәсендә анын иҗатына багышланган "Каюм Насыйри- язучы һәм мәгърифәтче" исем астында китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Каюм Насыйриның иҗатын ача торган китаплар, матбугат басмалары урын алды.
-
Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көненә 36 ел/36 лет со дня вывода советских войск из Афганистана 14.02.2025
2025 елны Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көненә 36 ел. Бу вакыйга безнең ил тарихында зур урын алып тора, ә тарихны белү һәркем өчен кирәк. Чөнки үткәнен белмәгән кеше киләчәктә дә шул ук хаталарны кабатларга мөмкин. Сугыш күптән бетсә дә , ярасы мәңгелеккә йөрәктә калды. Шуңа күрә дә үзләренең тормышларын да аямыйча сугышчан бурычларын үтәгәннәрне без онытырга тиеш түгел. Батырларны искә алып, 14 февраль
көнне Кояшкай балалар бакчасына Әфган ветераннары килде. Бу очрашуда Әҗәкүл башлангыч мәктәбе коллективы да катнашты. Әлеге очрашу укучыларыбызда горурлык хисләре калдырды.