Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
E-Mail: | asch_1@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
Год основания учреждения: | 1912 |
У нас учатся: | 632 учащихся/ 632 укучы |
У нас учат: | 59 педагогов/ 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Робоототехника олимпиада 25.02.2025
Хезмәт (робототехника) республика олимпиадасының йомгаклау этабында 8 сыйныф укучысы Латыпов Камиль - призер булды! Укытучысы Филарис Фәнис улы Ямалов! КОТЛЫЙБЫЗ! АЛДА ДА ЗУР УҢЫШЛАР ТЕЛИБЕЗ!
-
Уңышка юл/Путь к успеху 24.02.2025
Башлангыч сыйныфлар арасында УҢЫШКА ЮЛ проектында катнашып, узган атнада иң күп 5-ле билгесе алучы укучыларыбыз: 1а Мортазин Әмин 1б Мухаметдинов Инель, Гильфанова Алинә 1в Солтанова Алсылу 2а Ахметова Арина 2б Тимергалиева Азалия 2в Мухаметова Алия 3а Хасанова Камилә, Миннахметов Нияз 3б Сабирова Лиана 4а Кашапова Зилә 4б Мингазов Алмаз Афәрин, укучылар!
-
Йолдызлык - 2025/ Созвездие - 2025 24.02.2025
24 февраль көнне, мәктәбебез укучылары "Йолдызлык - 2025" конкурсының муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясадылар. Район мәктәпләре арасында безнең мәктәбебез 1 урынны яулады! Барлык катнашкан укучыларга, әзерләгән остазларга, укытучыларга зур рәхмәт! Афәрин!
-
Ватанны саклаучылар көне/День защитника отечества 22.02.2025
Әҗәкүл башлангыч мәктәбе укучылары 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, үз куллары белән әтиләренә бүләк әзерләделәр.
-
Директор белән иртәнге чәй/Утреннее чаепитие с директором 22.02.2025
Мәктәбебезнең төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда алдынгы урыннарны алучы укучыларыбыз: Ибрагимова Әминә, Гатарахманов Азамат, Исламова Рәйлә, Хазиева Ләйсән, Галиев Газиз мәктәбебез директоры Альберт Мирхәт улы Мансуров белән иртәнге чәйдә, эшлекле әңгәмәдә булдылар!
-
23 февраль 22.02.2025
Кәзкәй балалар бакчасында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан иртәлек үтте. Тәрбияче Зөлфия Гомәрова бәйрәмнең әһәмияте, ватанпәрвәрлек турында әңгәмә корды. Кичәгә әтилар дә чакырылган иде. Балаларга әтиләр белән бергәләп бәйрәм итү бик ошады.
-
Достижения/Уңышлар 21.02.2025
ИРО РТ үткәргән методик эшкәртмәләр конкурсында патриотизм темасына класстан тыш чара разработкасы белән катнашып 3 нче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде Нуриева Ләйлә Марсель кызы! Котлыйбыз
-
Футбол в школе/Мәктәптә футбол 21.02.2025
21 февраля в рамках проекта Футбол в школе прошёл мини-фестиваль "Мы в игре".В целях привлечения девочек к регулярным занятиям футболом. Участие приняли девочки 5-6 классов.
21 февраль көнне мәктәптә футбол проекты кысаларында " без уенда "мини-фестивале узды.Кызларны даими футбол белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан. Анда 5-6 класс кызлары катнашты.
https://drive.google.com/drive/folders/1y8yCg1Y9we9KbkZ6yuNXPsN6Rz_5bMlN?usp=drive_link
-
Конференция 21.02.2025
2025 ел - Татарстанда Ватанны саклаучылар елы. Шул уңайдан, 21 февраль көнне Актаныш 1 нче урта мәктәбе базасында "Көнчыгыш Кама аръягы туган төбәк тарихын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре" исемле Татарстан һәм Башкортстан туган якны өйрәнүчеләрнең регионара фәнни-гамәли конференциясе оештырылды. Конференция , гомумән, туган илебезне саклап батырлыклар күрсәткән якташларыбызга багышланган иде. Әлеге чара кысаларында мәктәбебездә укучылар Гыйльданов Фәвил Габдрахман улы белән очраштылар. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан якын туганы - хәрби очучы, Советлар Союзы герое Муса Гайсин улы Гәрәев белән таныштырды . Муса Гәрәевның сугыштагы батырлыклары, аның җиңүгә илткән адымнары, үрнәк булган сыйфатларын сөйләде. Чара патриотик рухта барып, һәркемнең күңелендә үз иле һәм халкы белән горурлану хисләрен уятты.
-
Созвездие-2025/Йолдызлык-2025 20.02.2025
Кәзкәй балалар бакчасыннан Латыпова Динара һәм Ганеев Ильдар "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә катнашып, "Парлы бию" номинациясендә икенче урын алды һәм гала-концертта "Ким һәм Лин" биюе белән чыгыш ясады. Кечкенәләребезне зур уңышлары белән котлыйбыз!