Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
E-Mail: | asch_1@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
Год основания учреждения: | 1912 |
У нас учатся: | 632 учащихся/ 632 укучы |
У нас учат: | 59 педагогов/ 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Тәртип кагыйдәләрен тикшерү чарасы/Проверка правил внутреннего распорядка 02.04.2025
Бүген 2 апрель көнне, балигъ булмаган балалар белән эшләү буенча өлкән инспектор Хасанова Илиза Камил кызы белән берлектә, директор киңәшчесе Аграпова М.Р, педагог-оештыручы Хафизова А.М катанашында, эчке тәртип кагыйдәләрен тикшерү чарасы узды.
-
Письмо ветерану 02.04.2025
Бүген мәктәбебезнең 8В сыйныф укучылары, директор киңәшчесе Аграпова М.Р. һәм педагог оештыручы Хафизова А.М белән берлектә "Письмо ветерану" акциясен башлап җибәреп, сугыш чоры баласы, Шәйгәлләмова Юлия Госман кызын тәбрикләделәр.
-
Халыкара кошлар көне/Международный день птиц 01.04.2025
1 апрель- Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. Әҗәкүл башлангыч мәктәбендә укучылар белән « Кошлар- безнең дусларыбыз » дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты-кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы күпкырлы әһәмияте, төрләре, аларны саклау турында мәгълумат җиткерү. Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, кроссвордлар чиштеләр, мәкаль һәм әйтемнәрне искә алдылар, әдәби викторина сорауларына да бик теләп җавап бирделәр.
-
"Тату сыйныф серләре - 2025"/"Секреты дружного класса - 2025" 29.03.2025
Мәктәбебезнең 6Т сыйныф укучылары һәм ата-аналары "Тату сыйныф серләре - 2025" конкурсының Яр Чаллы шәһәрендә узган ярымфиналында призёр булдылар! Сыйныф җитәкчеләре Хәбибуллина Зөһрә Баязит кызы. Барлык катнашкан укучыларга, укытучыларга, ата-аналарга куйган хезмәтләре өчен зур рәхмәт! Афәрин!!!
-
Олимпиада 28.03.2025
М.Акмулла исемендәге башкорт дәүләт педагогика университеты үткәргән рус теле олимпиадасының йомгаклау этабында 9 сыйныф укучысы Хакимова Ильзира призер булды! Укытучысы Алсу Анфас кызы Амирова! КОТЛЫЙБЫЗ! АЛДА ДА ЗУР УҢЫШЛАР ТЕЛИБЕЗ!
-
Физика 26.03.2025
Бүген "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында физика фәненнән төп дәүләт имтиханы бирүче укучылар белән практик эшне эшләп карау оештырылды. Укучыларга остазлары фән серләренә төшенергә ярдәм итте.
-
"Иң шәп әйдаман-2025"/"Лучший вожатый-2025" 25.03.2025
Мәктәбебезнең 9А сыйныф укучысы Гараев Алмаз, Буа шәһәрендә узган "Иң шәп әйдаман-2025" республикакүләм конкурсында катнашып "Татарстан Республикасының иң энергияле әйдаманы" номинациясендә җиңү яулады! Афәрин! Остазлары Аграпова Миләүшә Рәдис кызы, Хафизова Алсу Мирзамөһәммәт кызы.
-
Нәүрүз бәйрәме/ Праздник Навруз 22.03.2025
Бүген Әҗәкүл авылы балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә үзара көч сынаштылар, китәсе килмәсә дә, Кыш бабайга үзенең урынын яз кызына бирергә туры килде. Нәүрүзбикә балаларга табышмаклар әйтте, язгы сынамышлар, кышлаучы һәм күчмә кошлар турында белемнәрен сынады. Биремнәр күңелле җырлар һәм уеннар белән үрелеп барды. Имин язлар килсен, тынычлык алып килсен дигән теләктә калабыз.
-
Фәнни-тикшеренү конференциясе/Научно-исследовательская конференция 22.03.2025
Сарманда узган, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган районара фәнни-тикшеренү конференциясендә 3а сыйныф укучысы Миннахметов Нияз - Җиңүче булды! Укытучысы Фәнисә Таһир кызы Шәкүрова! Котлыйбыз! Алда да зур уңышлар телибез!
-
Футбол 21.03.2025
Актаныш муниципаль районы 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында "Мәктәп футбол лигасы-2025" ярышларында Шәфкать Ильфат улы Анваров җитәкчелегендәге мәктәбебез командасы 1 урынга лаек булды! КОТЛЫЙБЫЗ! АФӘРИН!