Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
E-Mail: | asch_1@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
Год основания учреждения: | 1912 |
У нас учатся: | 632 учащихся/ 632 укучы |
У нас учат: | 59 педагогов/ 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Мин юл кагыйдәләрен үтим/Я соблюдаю правила дорожного движения 10.04.2025
Язгы табигать уяну белән бергә юлдагы хәрәкәтләр дә җанлана. Велосипедчылар, электросамокатта йөрүчеләр дә арталар. Юлларда күңелсезлекләр, хәвеф-хәтәр булдырмауны кисәтеп, Актаныш 1 нче санлы мәктәбенең Яшь ЯХИчеләр отряды башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары,педагог-оештыручы һәм директор киңәшчесе белән берлектә "Мин юл кагыйдәләрен үтим! " исемле чарада катнаштылар. Чарада укучылар флешмоб биеделәр, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыттылар. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесеның Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөһәмәтова Рәдиф кызы, полиция лейтенанты Мингазов Инсаф Фидаил улы укучыларга файдалы киңәшләрен бирделәр. Яшь ЯХИчеләр отряды укучылары бөркетчекләргә буклетлар тараттылар.
-
Аҗаган 2:0/Зарница 2:0 10.04.2025
Бүген Актаныш кадет интернат-мәктәбендә «Беренчеләр хәрәкәте» химаясендә оештырылган яңартылган «Аҗаган 2:0»хәрби-патриотик конкурсына старт бирелде. Ярышларда Актаныш районы мәгариф учреждениеләреннән 90 укучы катнашты, алар арасында безнең мәктәбебез укучылары да бар иде. Афәрин!
-
Җиңү тәрәзәләре/Окна победы 09.04.2025
Әҗәкүл башлангыч мәктәбе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылды.
-
Йолдызларга җитәрбез/Достанем до звезд 09.04.2025
Әҗәкүл башлангыч мәктәбе укучылары 12 апрель- Космонавтика көне уңаеннан үз куллары белән "Йолдызларга җитәрбез!" дип исемләнгән кул эше эшләделәр. Бергәләп эшләнгән эшләмә бик матур килеп чыкты.
-
Грани творчества 09.04.2025
Минзәлә шәһәрендә үткән "Грани творчества" регион-ара фәнни-гамәли конференциядә 3а сыйныф укучысы Миннахметов Нияз 1 урын алды! Укытучысы Фәнисә Таһир кызы Шәкүрова! Котлыйбыз! Алда да зур уңышлар телибез!
-
Конструктив әңгәмә/Конструктивная беседа 08.04.2025
Мәктәбебезнең 9А сыйныф укучылары Татарстан Республикасы иҗат яшьләре академиясе тарафыннан уздырылган "Конструктив әңгәмә" чарасында катнаштылар.
-
Тоталь диктант/Тотальный диктант 05.04.2025
Актаныш муниципаль районы
» Актаныш 1 нче санлы УББМ " МБМУ 2025 елгы Тоталь диктантка кушылды!
5 апрель 2025 ел., шимбәБүген безнең мәктәптә зур күләмле грамоталылык тикшерүе узды-без "Тоталь диктант"халыкара акциясенә кушылдык! Укучылар, укытучылар, ата-аналар һәм теләге булган һәркем, диктант язып, рус телен белүләрен тикшерә алды.
Акциядә катнашучылар дулкынланып һәм энтузиазм белән текст юлларын кәгазьдә чыгардылар, хаталар җибәрмәскә тырыштылар. Нәтиҗәләр бер атнадан билгеле булачак, әмма хәзер үк билгеле: килгән һәркем җиңүче булды-иң мөһиме-үз-үзен сынап карарга кыюлык!
«Тоталь диктант " - ул үз белемнәреңне тикшерү генә түгел, ә рус теле КАГЫЙДӘЛӘРЕН искә төшерү, шулай ук грамоталы язуның мөһимлегенә игътибар җәлеп итү өчен бик яхшы мөмкинлек.
-
Ветеранга хат/Письмо Ветерану 03.04.2025
"Ветеранга хат! " акциясен Рим Мостафин исемендәге балалар оешмасы әгъзалары дәвам итте. 1 нче мәктәптән пенсиягә китүче, өлкәнебез -Галиәхмәтова Әнүзә Хаҗиәхмәтовнаны тәбрикләделәр. Шулай ук, күп еллар рус теле фәнен укыткан өлкәнебез - Мәрдәнова Фәйрүзә Газизҗан кызын тәбрикләп, балалар үз куллары белән ясаган открыткалар буләк иттеләр. 85 яшьлек Фәйрүзә әбиебез баларга бик матур шигырь сөйләде. 1 нче в сыйныфы укучысы Сотанова Алсылу "Ветераннар" җырын бүләк итте. Акция дәвам итә, сез дә дуслар, кушылыгыз!
-
Халыкара балалар китабы көне/Международный день детской книги 02.04.2025
2 апрель-Халыкара балалар китабы көне. Китап- безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйберләрнең берсе. Ул киңәшче дә, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Шушы уңайдан Чөгәнә башлангыч мәктәбе укучылары белән, мәктәп китапханәсендә "Китап- тормыш көзгесе" темасы буенча әңгәмә үткәрелде
-
Халыкара балалар китабы көне/Международный день детской книги 02.04.2025
2 апрель-Халыкара балалар китабы көне. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Андерсен 1805 елнын 2 апрелендә туган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне Бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә. Ике елга бер тапкыр балалар әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләрне Андерсен исемендәге халыкара премия белән бүләкли. Татар язучылары арасында әлеге премиягә лаек булган язучылар -Шәүкәт Галиев "Физзарядка ясый куян" китабы өчен (1982),Роберт Миннуллин "Дөньядагы иң зур Алма" (1992), Рафаил Газизов. (2006), Ленар Шәех "Галинең песие" (2022) Китапханәдә "Китап тормыш көзгесе" исем астында китап күргәзмәсе оештырылды,3а,5а,5в,7а сыйныф укучылары өчен китапханә дәресе узды.Халыкара балалар китабы көне уңаеннан укучылар белән бергәләп китаплар укып, шигырьләр сөйләп рәхәтләнеп күңел ачтык.