Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
"Җиңү тәрәзәләре" акциясе 14.04.2025

Пучы мәктәбе "Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылды. «Җиңү тәрәзәләре " акциясе-мәктәпнең бизәге генә түгел. Бу үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген искә төшерү ысулы. Иҗат аша балалар ветераннарның батырлыгын хөрмәт итәргә, тынычлык һәм Ирек кыйммәтләрен аңларга өйрәнәләр.
-
«Җиңү җырын җырлый Актаныш» акциясе 10.04.2025

Мәктәбебез коллективы һәм укучылары Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Җиңү җыры җырлый Актаныш" патриотик акциясенә кушылды. Афәрин!
Җиңү таңын көтә һәрбер йөрәк,
Җиңү таңы атсын тизрәк.
Аяз күкләр, тыныч көннәр килсен,
Күңелләрдә бары шул теләк! -
Спорт яңалыклары 07.04.2025

Татарча көрәш буенча 4-6 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә яшүсмерләр арасында узган Рәсәй беренчелеге 60 кг үлчәү авырлыгында мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Кашапов Айрат 1 нгче урын яулады. Айратны зур җиңүе белән котлыйбыз! Аңа киләчәк тормышында һәм спортта уңышлар, яңа җиңүләр телибез. Остазы - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы.
-
Булачак 1 нче сыйныф укучылары мәктәптә 14.03.2025

Булачак 1 нче сыйныф укучылары мәктәп белән танышу максатыннан безгә кунакка килделәр.
-
Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы 10.03.2025

Татар әдәбияты фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында мәктәбебезнең 11 нче класс укучысы Ганиева Адилә уңышлы чыгыш ясап, призер булды. Адиләне, укытучысы Гөлназ Кашаф кызын уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Республика олимпиадасының йомгаклау этабы 05.03.2025

Татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында 5 нче класс укучысы Фәтхетдинова Нәзилә, 6 нчы класс укучысы Гыйльфанова Гөлназ, 10 нчы класс укучысы Закирова Эльвина уңышлы чыгыш ясап, призер булдылар. Укучыларны, укытучылары Гөлназ Кашаф кызын зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
Ибраһим Хәлфин исемендәге конференция
04.03.2025
Ибраһим Хәлфин исемендәге республика фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре буенча мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлшат Әхмәтшәех кызы җиңүче булды. Гөлшат Әхмәтшәех кызын зур уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Татарстан беренчелеге 28.02.2025

25-27 февраль көннәрендә Мамадыш районы Түбән Ушма авылында 2009-2010 нчы елгы яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды. Бәйге РСФСРның спорт остасы, Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины Р.Я.Мөхәммәтшин истәлегенә "Ялкын" журналы призларына үткәрелде.
Бу мәртәбәле турнирда "Татарча көрәш" түгәрәгендә шөгыльләнүче Кашапов Айрат 60 кг үлчәүдә 1 урын яулап "Татарстан чемпионы" исемен алуга иреште. Шулай ук, Рузибоев Тимур 55 кг үлчәүдә 3 урынны яулады! Айратны,Тимурны һәм остазы Әнис Мөхәммәтнур улын ихлас котлыйбыз. Айратка Рәсәй чемпионатында да зур җиңүләр теләп калабыз! -
"Ел сыйныф җитәкчесе" 26.02.2025

"Ел сыйныф җитәкчесе" һөнәри бәйгесенең муниципаль этабында катнашып, 11нче сыйныф җитәкчесе Нуртдинова Резеда Загировна 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз! Резеда Загировнага зона этабында да уңышлар теләп калабыз.
-
Йолдызлык-2025 25.02.2025

24 февраль көнне Актаныш мәдәният йортында XXV «Созвездие-Йолдызлык-2025» ачык республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең гала - концерты узды. Мәктәбебез укучылары ныклы әзерлек белән катнашып, 2нче урынга ия булдылар. Котлыйбыз!







