Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Китапханә яңалыклары 20.01.2026

Бүген Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевне туган көне, аңа 89 яшь тулды.
Мөхтәрәм Минтимер Шәрипович, сезне ихлас йөрәктән туган көнегез белән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, озын гомер, уңышлар телибез!
Шул уңайдан китапханәбездә "Без бергә! Безнең көч-бердәмлектә! " исеме астында китап күргәзмәсе ясалды һәм укучыларга тәкъдим ителә. Рәхим итегез!
-
Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне 20.01.2026

Пучы урта мәктәбендә Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» республика фонды Попечительлек Советы рәисе
Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең, туган көненә багышланган “Бер гомер арасы” исемле бәйрәм чарасы үтте. -
Габдулла Тукайның тууына 140 ел 15.01.2026

2026 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре, әдәби тәнкыйтьче һәм публицист Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 140 ел тула.
Юбилей елына әзерлек уңаеннан мәктәбебездә киңкырлы эш алып барыла.
Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан мәктәп китапханәсендә "Тукайлы балачак" китап күргәзмәсе укучыларга тәкъдим ителә. Без Тукайның яшендәй яшьнәп үткән кыска гомер юлы, ул калдырган иҗади мирас, аның яшәү үрнәген күз алдыннан уздырып сокланабыз һәм Бөек Тукаебыз алдында баш иябез. Бөтен уй-гамәлләребез белән Тукай рухына лаек булырга тырышабыз. Шул уңайдан мәктәп китапханәсендә 4 сыйныф укучылары өчен "Без Тукайлы халык!" исеме астында китапханә дәресе уздырылды. Бу катлаулы чорда аның шигырьләре күңелләрдә дәрт уята, шифа өсти, аклыкка-сафлыкка, тугрылыкка өнди, хезмәткә көч бирә. Тукаебызны зур горурлык хисләре белән искә алабыз.Тукай рухы күңелләребездә мәңге яшәр!
-
Геология фәненнән олимпиада нәтиҗәсе 25.12.2025

Геология фәненнән Республика олимпиадасының муниципаль этабында 8нче класс укучысы Давлитова Мәрьям призер булды. Мәрьямне, укытучысы Чулпан Равиловнаны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
Рус теленнән олимпиада нәтиҗәсе 22.12.2025

Рус теле фәненнән Республика олимпиадасының муниципаль этабында 8нче класс укучысы Кабанова Евгения, 11нче класс укучысы Закирова Эльвина призер булдылар. Укучыларны, укытучылары Гөлназ Амирхан кызын зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
Рус әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәсе 20.12.2025

Рус әдәбияты фәне буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабында 9нчы класс укучысы Хабутдинова Зөһрә призёр булды. Зөһрәне, укытучысы Рузана Роберт кызын уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәсе 17.12.2025

Татар әдәбияты фәненнән Республика олимпиадасының муниципаль этабында 8нче класс укучысы Галин Ильяс, 11нче класс укучысы Нуриева Ләйлә призер булдылар. Укучыларны, укытучылары Гөлназ Кашаф кызын уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
Татар теленнән олимпиада нәтиҗәсе 15.12.2025

Татар теле фәне буенча Республика олимпиадасының муниципаль этап нәтиҗәләре:
4нче класс укучысы Шәмсиева Гүзәл - призёр;
5нче класс укучылары Тазиева Ясминә, Хабибрахманова Ясминә - призерлар;
6нчы класс укучылары Фатхетдинова Нәзилә, Кашапова Зилә - призерлар;
7нче класс укучылары Сарварова Лилиана, Гильфанова Гөлназ - призерлар;
8нче класс укучылары Закирова Элина, Шагалиева Зәлия - призерлар;
9нчы класс укучысы Тимерова Әминә - призёр;
11нче класс укучылары Закирова Эльвина - җиңүче, Ханнанова Рәмилә, Гимранова Ләйсән - призерлар.Укучыларны, укытучылары Айзирә Хәбиповна, Гөлназ Кашафовна, Фәния Хаҗиповнаны зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!!!
Алга таба да уңышларыгыз күп булсын! -
Хезмәт фәненнән олимпиада нәтиҗәсе 10.12.2025

Хезмәт фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында 8нче класс укучысы Давлетов Ильмир, 9нчы класс укучысы Ахмадиева Ильвина, 10нчы класс укучысы Давлитова Зәмирә призер булдылар. Укучыларны, укытучылары Алмаз Назимович һәм Зәлинә Назифовнаны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
Азат Закиров исемендәге районкүләм бию конкурсы 09.12.2025

Әлфия Авзалова исемендәге район Мәдәният сараенда Азат Закиров исемендәге район бию конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Мәктәбебезнең кызлары күмәк Рус биюе 3 урын, хореография-соло номинациясендә Зарипова Лилиана шулай ук 3 урынга лаек булдылар. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар теләп калабыз!







