Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Poisevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиева Ландыш Саяповна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 224 учащихся |
| У нас учат: | 20 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Геология фәненнән олимпиада нәтиҗәсе 25.12.2025

Геология фәненнән Республика олимпиадасының муниципаль этабында 8нче класс укучысы Давлитова Мәрьям призер булды. Мәрьямне, укытучысы Чулпан Равиловнаны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
Рус теленнән олимпиада нәтиҗәсе 22.12.2025

Рус теле фәненнән Республика олимпиадасының муниципаль этабында 8нче класс укучысы Кабанова Евгения, 11нче класс укучысы Закирова Эльвина призер булдылар. Укучыларны, укытучылары Гөлназ Амирхан кызын зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
Рус әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәсе 20.12.2025

Рус әдәбияты фәне буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабында 9нчы класс укучысы Хабутдинова Зөһрә призёр булды. Зөһрәне, укытучысы Рузана Роберт кызын уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада нәтиҗәсе 17.12.2025

Татар әдәбияты фәненнән Республика олимпиадасының муниципаль этабында 8нче класс укучысы Галин Ильяс, 11нче класс укучысы Нуриева Ләйлә призер булдылар. Укучыларны, укытучылары Гөлназ Кашаф кызын уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
Татар теленнән олимпиада нәтиҗәсе 15.12.2025

Татар теле фәне буенча Республика олимпиадасының муниципаль этап нәтиҗәләре:
4нче класс укучысы Шәмсиева Гүзәл - призёр;
5нче класс укучылары Тазиева Ясминә, Хабибрахманова Ясминә - призерлар;
6нчы класс укучылары Фатхетдинова Нәзилә, Кашапова Зилә - призерлар;
7нче класс укучылары Сарварова Лилиана, Гильфанова Гөлназ - призерлар;
8нче класс укучылары Закирова Элина, Шагалиева Зәлия - призерлар;
9нчы класс укучысы Тимерова Әминә - призёр;
11нче класс укучылары Закирова Эльвина - җиңүче, Ханнанова Рәмилә, Гимранова Ләйсән - призерлар.Укучыларны, укытучылары Айзирә Хәбиповна, Гөлназ Кашафовна, Фәния Хаҗиповнаны зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!!!
Алга таба да уңышларыгыз күп булсын! -
Хезмәт фәненнән олимпиада нәтиҗәсе 10.12.2025

Хезмәт фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында 8нче класс укучысы Давлетов Ильмир, 9нчы класс укучысы Ахмадиева Ильвина, 10нчы класс укучысы Давлитова Зәмирә призер булдылар. Укучыларны, укытучылары Алмаз Назимович һәм Зәлинә Назифовнаны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
Азат Закиров исемендәге районкүләм бию конкурсы 09.12.2025

Әлфия Авзалова исемендәге район Мәдәният сараенда Азат Закиров исемендәге район бию конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Мәктәбебезнең кызлары күмәк Рус биюе 3 урын, хореография-соло номинациясендә Зарипова Лилиана шулай ук 3 урынга лаек булдылар. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
"Кулларыма каләм алам" иҗади бәйгесе 09.12.2025

Минзәлә шәһәрендә узган "Кулларыма каләм алам" зонакүләм иҗади бәйгесендә Пучы урта мәктәбенең 6 нчы класс укучысы Фәтхетдинова Нәзилә "Яшь прозаик" номинациясендә 1 нче урын, 6 нчы класс укучысы Кашапова Зиля "Яшь шагыйрь" юнәлешендә 2 нче урын яуладылар.
Укытучылары Гөлназ Муллагалиева "Иҗади мөгаллим" юнәлешендә 1 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз! -
Хокук фәненнән олимпиада нәтиҗәсе 03.12.2025

Хокук фәне буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабында 8нче класс укучысы Фазуллин Данияр, 9нчы класс укучысы Латыйпова Тансылу җиңүче, Исламова Ләйсән призер булдылар!
Укучыларны, укытучылары Гөлшат Әхмәтшәех кызын зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин! Йомгаклау этабында да уңышлар телибез!
-
Педагог-китапханәчеләр семинары 29.11.2025

28 ноябрь көнне Әтәс мәктәбендә район мәктәп китапханәчеләренең "Мәктәп китапханәсе - уку, аралашу, иҗат өчен киңлек" темасына киңәшмәсе узды.Семинарда "Яңа исемнәр барлар чак" проекты кысаларында яшь язучы, шагыйрә Әтәс авылы кызы Алинә Хәбибуллина белән очрашу узды. Мәктәп укучылары тарафыннан Г. Гыйльмановның "Булат нигә яхшы укый?"әкият-тамашасы сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Авыл китапханәчесе Гарипова Мәүҗидә апа "Китапханәченең балалар белән эшчәнлеге"темасына үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әлеге киңәшмәдә китапханәче Гөлшат Хавил кызы да Фазуллина катнашты. Семинар-киңәшмә җанлы, эшлекле үтте.







